14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 15 октябрьдә синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура иртән +2, көндез +3 градус тирәсе булачак, кичкә 0 градуска төшә. Атмосфера басымы 759 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз.
-
СССР чорында сберкассада "янган" акчаны компенсацияләүгә ел саен 5,5 млрд сум бүленәчәк
2017-2019 еллардагы РФ федераль бюджетыннан гражданнарның Саклык банкындагы реформага кадәр булган кертемнәренә һәм "Росгосстрах" взносларына компенсация түләүгә һәр елны 5,5 млрд сум акча планлаштырылган. 2017 елга бюджет проекты һәм 2018-2019 елларга план чәршәмбе көнне Финанс министрлыгы сайтында басылган, дип хәбәр итә "Интерфакс". Киләсе өч елдагы компенсацияле түләүләр 2010-2016 еллардагы түләүләр...
-
Илфак Шиһаповның бала үстерәсе килә
Нурлат ягыннан искиткеч күңелле хәбәр килеп иреште: 72 яшьлек бер бабайның үзеннән 34 кенә яшькә яшьрәк хатыны бәбәйләгән. Күңелгә рәхәт булып китте, чөнки сер булса да әйтим, инде 48 тулса да, әле бер булса да бәбәй таптырып, үстерәсе килә минем. Чынлап, мәгәр. Яратам балаларны. Почти ике тапкыр өйләнеп, торып караган...
-
Поч.Кучук мәктәбендә географиядән олимпиада узды
Олимпиада география фәне укытучысы Ямбулатова Светлана Николаевна истәлегенә багышланган иде. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнашты.
-
Өлкәннәргә күп кирәкми: кечкенә генә игътибар, җылы сүзгә дә сөенеп, куанычларын уртаклашалар
Октябрь аенда редакциябезгә хатлар аеруча күп килә. Сәбәбе дә бар: халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызның күп оешмаларында очрашулар, мәдәният йортларында төрле кичәләр үткәрелә, ветераннарга күчтәнәчләр өләшенә. Олыларга күп кирәкмени, әнә шул кечкенә генә игътибар, җылы сүзгә дә сөенеп, куанычларын уртаклашып, безгә хат юллыйлар, телефон аша рәхмәтләрен ирештерәләр. Быел "Урал" хуҗалыгы...
-
Кукмарада ташбакага да чират
Беркөнне төш турында базарга кердем. Халык күп түгел, ыгы-зыгы юк, бер өстәл янына гына кешеләр өелгән. Чират торырлык ни саталар икән дип, мин дә башымны тыктым. Уф, нәни ташбакалар икән, Мәскәүдән алып килгәннәр, берсе 250 сумнан. Кечкенә генә аквариумдагы суда йөзеп йөриләр. Инде берничәсе генә калган, ә аерым сатыла торган...
-
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Тылсым”га йөрүчеләр белән очрашты
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырдылар. Очрашу әңгәмә формасында барды, сорауларга җаваплар бирелде
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Ялгызлык белән көрәшеп булмый» (Гаилә архивыннан ФОТОЛАР)
Илгиз Габдерәкыйпов - Вәсилә Фәттахованың ире. Элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч, ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли. - Илгиз, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? - Исәнмесез. Очрашуга хастаханәдән килдем. Әлеге вакытта әни анда балалар белән дәвалана. Стресстандырмы, Кәрим чирләде. Камиләгә...
-
Очсыз бәягә “Хезмәт даны”на языл һәм акциядә катнаш!
"Хезмәт даны" газетасына бәя төшә - язылып кал! 23 октябрьгә кадәр газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. "Хезмәт даны" газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен 525 сум 72 тиеннән язылу мөмкин булачак (хәзерге бәясе - 600 сум). Вакыт тиз уза,...
-
“Агач утырту көне” акциясе кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев юкә агачы үсентесе утыртты (фото)
31 октябрьгә кадәр кадәр республикада "Агач утырту көне" акциясе бара. Аның кысаларында районның авыл җирлекләрендә, поселокта агач үсентеләре утыртыла. "Чиста шәһәр" җәмгыяте Казандагы питомниктан 150 төп юкә үсентесе алып кайтып, үткән атнада Җиңү паркы каршындагы юл кырыена әлеге агачлар утыртылган иде инде. Бүген исә поселокның Ленин урамы буйлап, юл читләренә...
-
Рейс автобусы һәлакәткә очраган: үлүчеләр дә бар
14 октябрь иртәсендә "Кавказ" трассасында "Мәскәү - ереван" пассажир автобусы һәлакәткә очраган. Автобуста 45 кеше булган, дип хәбәр ителә. Аларның бишесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Сәламәтлегенә зыян килгән 27 кеше хастаханәгә озатылган. Алар арасында дүрт бала да бар. ЮХИДИ хезмәте китергән мәгълүматлар буенча, автобус автомобиль ташучы йөк машинасы машинасы...