12 июль 2016 яңалыклары
-
Кече Чура авылында Питрау бәйрәме гөрли (фотолар)
Районыбызның Кече Чура авылында бүген зурлап Питрау бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев, башкала кунаклары, дин әхелләре котлады. Мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, фольклор ансамбльләрнең чыгышы белән башланып киткән бәйрәм төрле уеннар, күңел ачулар, җыр-бию белән үрелеп бара.
-
Кече Чура авылында яңа мәдәният йорты ачылды (фото)
Бүген Кече Чура авылында сөенечле вакыйга булды - "Авыл клублары" республика программасы буенча сафка баскан өр-яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәриповлар катнашты....
-
Янсыбыда зират чистарту буенча өмә оештырыла
17 июльдә Янсыбы авылында зират чистарту буенча өмә үткәрелә. Якташларны, авылдашларны өмәгә көтеп калабыз. Башлана сәгать 8.00дә. Авыл имамы
-
Татлы хыялым (шигырь)
Уйлаганым минем уйлар микән, Минекеме икән хыяллар?! Көн артыннан көннәр үтә тора, Сорау арты сорау куялар. Үз-үземә сорау бирәмен дә, Табам аннан аңа җавабын. Үзем теләп алган рәхәтем бит - Яратуым - татлы газабым! Үтсен көннәр, әйдә айлар үтсен... Мең сорауга меңдер җавабым. Синең янда мин бик бәхетле бит, Бәхетле...
-
Кукмаралылар Питрау бәйрәмен билгеләп үтә
Питрау ул - табигатьне олылау, аңа табыну, матурлыкка, табигатькә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә. Питрау - ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне нәкъ көн уртасында кошлар...
-
Лилия Муллагалиева өендә туй гөрләде! (ФОТО)
Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе Лилия Муллагалиева өендә бәби туе узды. Туй димичә, ни дисең: мәҗлестә 100ләп кеше кунак булган! Лилия әйтүенчә, бәйрәмгә иң якын кешеләре генә җыелган. - Бәби туен өй янында ачык һавада үткәрдек. Алдагы көн яңгырлы булгач, борчылган идем, бик тырышып әзерләндек бит. Әмма Аллаһы Тәгалә...
-
Ике яше дә тулмаган бала 4нче каттан егылып төшкән
Фаҗига Бөгелмәдә була. Балага 1 яшь тә 4 ай гына булган, дип яза "Бугульминская газета". Ул ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне әтиләре олырак балалары белән юыну бүлмәсендә булган. Ә дүртенче баласына авырлы әни кеше ял итәргә ятып торган. Бүлмәдә тәрәзә ачык калган була. Беренчел фаразлар буенча бала тәрәзә төбенә...
-
Аучылар колагына: ау тыелган кош-корт исемлеге билгеле булды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 июльдә кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды. Ату рөхсәт ителмәгән ау объектлары исемлегенә көртлек тә кергән. Аучыларга 2016-2017 еллар җәйге-көзге-кышкы һәм 2017 елгы көзге сезонда аларны ату турында онытып торырга туры киләчәк. 2017 елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян,...
-
Мәчкәрдә “Якташлар очрашуы” була
16 июльдә Мәчкәрә авылы болынында "Якташлар очрашуы" була. Программада: Казан артистлары чыгышы, төрле уеннар, ярышлар, дискотека. Башлана 17.00 сәгатьтә.
-
Райондашыбыз Мәгъмүрә Мәрданова иҗаты
Мәгъмүрә Мәрданованың исеме газета укучыларга яхшы таныш. Ул шигърияткә гашыйк. Иҗатында туган якның матурлыгы, яшәү яме, якты матур киләчәккә ышаныч яктыртыла. Тукай образын үз итә, аның иҗатының халык күңелендә мәңгелек булуын ассызыклый. Ана темасы да шигырьләрендә тирән чагылыш таба. Шигырьләре даими рәвештә районның "Хезмәт даны" газетасында басылып тора. Ул -...