12 май 2016 яңалыклары
-
Кыр батырлары менә кемнәр
27 апрельдән 3 майга кадәр Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: Вахитов исемендәге хуҗалыктан Николай Степанов (ДТ-75) - 18,81. "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов (ДТ-75) - 17,94. "Урал" хуҗалыгыннан Илназ Бикмөхәммәтов (ДТ-75) - 17,66. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: Вахитов исемендәге хуҗалыктан Равил Хәлиуллин (МТЗ-1221)...
-
Сабантуйлар кайчан булачак?
Сабантуйлар чоры башланды. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә аны бәйрәм итә башладылар да инде. Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә аны 8 май көнне үк билгеләп үттеләр. Шыгырдан һәм Урмай авылларында исә милли бәйрәмне 28 майда уздырырга ниятлиләр. 14 май көнне Сабан туе Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында үтәчәк. VII Бөтенроссия авыл Сабан туе 4...
-
Кукмара мөселман зиратында өмә үткәреләчәк
14-15 майда Кукмара мөселман зиратында өмә үткәрелә. Барыгызның да катнашуыгызны көтеп калабыз. Үзәк мәчет имамы Әхтәм хәзрәт
-
“Алтын каләм - 2016” конкурсы башлана
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында "Алтын каләм" ("Золотое перо") конкурсы башлануын хәбәр итә. Фестивальнең быелгы темалары: * "Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте" * "Балалар һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары - яшьләр үсешендәге факторларның берсе" * "Заманча һәм җаваплы шәхес формалаштыруда тәрбиянең роле" * "Яшьләр экстремизмга...
-
Кукмарада рус зиратын җыештыру буенча өмә үткәрелә
14-15 майда рус зиратын җыештыру буенча өмә үткәрелә. Башлана 8 сәгатьтә. Сергий атакай
-
Бөтенроссия конкурсында – беренче урын!
"Үзеңә ышан" Бөтенроссия дистанцион конкурсының "Иң яхшы методик хезмәт" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Рәзинә Фатхуллина беренче урынны алды.
-
Кукмарада велосипедта узыштылар (фото)
Район күләмендә Кукмара-Зур Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырылды. Старт Җиңү паркы каршындагы мәйданда бирелде. 24 велосипедчы Янсыбыдан Зур Сәрдеккә кадәр 12 чакрым ара үтте. Иң өлкән катнашучы Зур Кукмарадан 62 яшьлек М.Нуриев иде. Велоузышта катнашучыларны район Башкарма комитетының спорт бүлеге вәкилләре, Кукмара 1нче гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары сәламләде.