11 июнь 2017 яңалыклары
-
1 июльдән минималь хезмәт хакы арта
Татарстанның Профсоюзлар федерациясе минималь хезмәт хакын эшләүче халыкның яшәү минимумы белән тигезләү турындагы килешүгә кул куячак.
-
Социаль ипотека турында 3 сорау
Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен ничә ел бюджетта эшләргә кирәк һәм кредит ничә процент белән бирелә? Люция Хәлиуллина, Арча, Түбән Пошалым. Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен документлар тапшырганда, бюджет өлкәсендәге стаж роль уйнамый. Программа аша торак алган кеше ташламалы шартларда кредит рәсмиләштерә ала. Әлеге ипотеканың еллык...
-
Чәчкә: Операция алдыннан яулык ябып йөрдем
Эстраданың популяр җырчысы Чәчкә операция ясаткан. Хәзерге вакытта ул Казанның 12нче хастаханәсендә ята. Җырчының хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык. "9 июнь көнне колагыма операция булды. Моңа күптәннән әзерләндем. Башта бәби көттек, бала тугач, аны имездем. Шулай итеп, операция төрле сәбәпләр аркасында һаман кичектерелде. Соңгы вакытта урамда яулык ябып йөрергә туры...
-
Ике җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләре госпитализацияләнгән (фото)
Һәлакәт Каратун - Куланга трассасының 31нче километрында булган.
-
МЧС: Бүген Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил һәм томан
Томанда машинада хәрәкәт иткәндә, аеруча сак булырга кирәк.
-
Бердәм дәүләт имтиханы катлаулана
Якын киләчәктә Татарстан укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язмача гына түгел, ә телдән дә бирәчәкләр. Яңалык мәктәп программасына киләсе елдан ук керәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, укучыларга ике рәсем тәкъдим ителәчәк, аңа теләгәнен сайлап алып, шул хакта сөйләргә кирәк булачак. Яисә билгеле бер темага...
-
Синоптиклар җылы һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
Россиянең үзәгендә җылы һава торышы озак ялларның азагына кадәр дәвам итәчәк дип яза "Российская газета", Гидрометүзәкнең һава торышын фаразлау бүлеге мөдире Александр Голубевка сылтама белән.
-
Ураза турында хәдисләр
* Иман китергән хәлдә һәм савабын өмет итеп Рамазан аенда ураза тоткан кешенең гөнаһлары гафу ителер (Әл-Бохари, Mөслим). * Рамазан аенда Аллаһны искә алучылар гафу ителә һәм ихластан дога кылган кешенең догалары кабул була (Мөслим). * Уразага кергәнче сәхәр ашагыз, чөнки сәхәрдә зур бәрәкәт бар. Сәхәр ашаучылырга Аллаһның рәхмәте ирешә...
-
Газетага языл һәм бүләк от
Район газетасына язылу төгәлләнергә 2 атна калып бара. Шушы вакыт эчендә, ягъни 1 июньнән 24 июньгә кадәр "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында яңа акция игълан итәбез һәм абунәчеләр арасында 3 бүләк уйнатабыз. Бүләкләр: - 10 каз бәбкәсе; - 15 үрдәк бәбкәсе; - 25 килограммлы бер капчык катнаш азык. Өстәлегез мул...