9 август 2013 яңалыклары
-
Балыклыда "Алачык коесы" сафка басты
Аллаһ Тәгалә һәр тереклекне судан барлыкка китергән. Һәм һәр тереклек суга мохтаҗ. Шуңа галимнәр, иң изге һәм игелекле садака - су бирү дип әйтәләр. Бер гөнаһлы кеше чүлдән барганда сусап кое эзләп таба. Шунда авырлык белән төшеп төбендә су табып сусавын бастыра. Кире менсә, эчәсе килүдән телен чыгарган эт басып...
-
Кукмарада легаль булмаган алкоголь продукциясе буенча "Кайнар линия" эшли башлады
Гражданнардан легаль булмаган алкоголь продукциясе, самогон, балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сату фактлары турында 2-60-54, 2-80-54 телефоннарына хәбәр итүне сорыйбыз. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
"Шәфкать" үзәгендә "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясе узды
Кукмарадагы "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 8 бала быел 1 сыйныфка укырга бара. 9 августта үзәк коллективта аларның тананалы төстә мәктәпкә озату кичәсе үткәрелде. Анда балалар гына түгел, ата-аналар да катнаштылар. 1 сыйныф укучыларына үзәккә даими рәвештә иганәчеләр ярдәме күрсәтүче Ясирә Гарифуллинага, Нурфия Төхвәтуллинага, Ясәви Гәрәев, Илфат Мөбарәкшиннар тарафыннан әзерләнгән портфельләр...
-
Зур Кукмарада кышкы сезонга әзерләнә башлаганнар
Зур Кукмара авылында яңа су башнясы сафка бастырылды һәм тугызы төзекләндерелеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев хәбәр итүенчә, су башняларяның насослары, аларга су килү торбалары алмаштырылган. Зур Кукмара авылының зираты каршындагы поселокка тиздән Рудник ягыннан яңа су линиясе дә салыначак. Моның өчен 990 метр ара казылып, әлеге эш өчен...
-
“Ворекъян” яшьләр фестивалендә Кукмарадан да катнаштылар
Удмурт республикасының Якшур-Бадья районында ачык һавада "Ворекъян" дип аталган яшьләр фестивале үтте. Әлеге фестивальгә безнең районнан үзенең концерт программасы белән Зинаида Антонова да чакырулы иде, аңа бу күңелле чараны җыр белән ачып җибәрү хокукы бирелде. Фестиваль удмурт халкының традицияләренә таянып, табигать кочагында күңел ачулар, күргәзмәләр, конкурслар, уеннар, бәйләргә һәм балалайкада...
-
Кукмарада "Авто-леди - 2013" автоярышы узачак
Иртәгә, Кукмарада, кичке сәгать биштә, гүзәл затлар арасында инде традициягә әверелгән "Авто-леди - 2013" автоярышы узачак. Биредә үзләренең шәхси автомбильләре яки машина йөртүгә хокук турында рәсми документка ия булган ханымнар һәм туташлар катнаша ала. Бәйгегә килүчеләрнең Кукмара районы пропискасы булуы мәҗбүри. Әлеге ярыш ике этапта узачак. Беренче этапта юлда йөрү...
-
Туембашта Рамазан ае уңаеннан җыен узды
Кичә, 8 августта, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтте. Шул уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, гает вәгазе сөйләнде. Туембаш авылы мәхәлләсендә исә балалар җыены гөрләде. Биредә авыл мәдрәсәсенә сабакка йөрүче балалар милли уеннарда катнашып, үзләренең төрле сәләтләрен күрсәтә алды. Мәчет ишегалдында урнаштырылган казанда пылау...
-
Игътибар! Өр-яңа бәйге дәвам итә! "Джоконда елмаюы"!
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Сезне "Джоконда елмаюы" дигән өр-яңа конкурсыбызда катнашырга чакырабыз! Конкурста катнашу шартлары бик гади. Аның өчен naz8gul@mail.ru яки http://vk.com/id208115664 электрон почталарына гаҗәеп, серле һәм матур итеп елмаеп төшкән фотоларыгызны һәм үзегез турында анкета тутырып җибәрергә генә кирәк. Фотолар әлеге сайтта да урын алачак. Җиңүчегә исә - Кукмарада ФОТОСЕССИЯ...