8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә кукмаралыларны нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар иртәгә, 9 декабрьдә болытлы һава торышы фаразлый, бераз кар явачак. Иртән -10, көндез -9 градус салкын булачак. Атмосфера басымы 738 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: https://w-dog.ru
-
Кукмарада газета-журналларга язылу ункөнлеге бара
Аның кысаларында республика матбугат чараларының кайберләренә 10-20 процент ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Шулай ук "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе - 600 сум, өч айга - 300 сум. фото http://pochepgazeta.ru
-
Купка үзешчәннәре балалар өчен бәйрәм оештырды (фото)
Купка авылы мәдәният йортында сәнгать үзешчәннәре катнашында балалар өчен "Әкият дөньясына сәяхәт" исемле кичә уткәрелде, дип хәбәр итә "Наш Кукмор". .
-
«Хатыным гына коткарды мине»
Хәле чыдый алмаслык булган чакта да, кеше тормыш шартларына яраклаша, җайлаша белә. Мөмкинлекләре чикле очракта да, алар тулы тормыш белән яши. Яшәештә үз урыннарын табудан тыш, һәр мизгелгә сөенә һәм аны кадерли белә. Өстәвенә, алардан оптимизм да ташып тора. Фотосурәттәге шәхесләр зур ихтирамга лаек. Әнфис әфәнде белән Алиса ханымның карашлары...
-
Грипп һәм ОРВИ аркасында 27 балалар бакчасы һәм мәктәп ябылган
Татарстанда авыру эпидемия дәрәҗәсендә түгел. Россиянең өч регионында грипп һәм ОРВИ авыруларының нык артып китүе аркасында алты мәктәп, 20 балалар бакчасы һәм бер интернат-мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА «Новости» хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары...
-
Иртәгә Кукмарада “Йөрәктән-йөрәккә “ дигән бәйрәм концерты узачак
Халыкара инвалидлар көне кысаларында 9 декабрьдә район Мәдәният йортында "Йөрәктән-йөрәккә " дип аталган бәйрәм концерты була. Башлана -14.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Сөйгәненең автомобиленә ут төрткән
Казанлы үзенең 24 яшьлек йөргән кызының машинасына ут төрткән. Ул шулай итеп аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс» машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта. Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли. Чаллы...
-
Сугыш вакытында окоп казуда катнашкан райондашларыбыз игътибарына!
Бөек Ватан сугышы чорында Казан артына окоплар казуда катнашкан райондашларыбызның 2-60-73 телефоны аша район Башкарма комитетының архив бүлегенә хәбәр итүләре сорала. фото: http://eremborsp.ru
-
69 яшендә 8нче бала әтисе булырга җыенучы якташыбыз Ренат Ибраһимов: «146 яшькә кадәр яшәячәкмен!» (ФОТО)
Ренат Ибраһимов - татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел. Җырчының исеме чит илдә дә яхшы таныш. Ренат әфәнденең 69 яшендә дә энергиясе ташып тора, тавышы әле дә көчле, ә киләчәккә...
-
Үрәсбаш авылы китапханәчесе яшьләр белән коррупция хакында сөйләште (фото)
Үрәсбаш авылында "Коррупциягә каршы көрәш" темасына яшьләр белән әңгәмә уздырылды. Чарада катнашучыларга коррупция, аның төрләре хакында мәгълүмат бирелде, коррупцияне ничек булдырмаска һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеге хакында сөйләнде. Әңгәмә ахырында яшьләр үзләренең тормышларыннан алынган мисаллар китерделәр, дип хәбәр итә Үрәсбаш авылы китапханәчесе Любовь Дмитриева.
-
Кукмарада терроризмга каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде (фото)
Утырышта Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен, укучыларның кышкы каникуллары чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, Лубян, Зур Кукмара, Поч.Кучук авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды. Шулай ук комиссия утырышлары карарларының үтәлешен, дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек советының эшенә анализ ясалды. фото: http://kukmor.tatarstan.ru