8 октябрь 2017 яңалыклары
-
Үзебезнең Гена, - диләр тырышлылар
Тир түгеп, йокысыз төннәр, озын көннәр буена кырдан кайтып кермәгән авыл кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән, икмәк үстерүче җир кешесенә хөрмәт күрсәтелмәгән, иртәнге сәгать өчтә торып фермада хезмәт куйган терлекченең дә дәрәҗәсе түбән төшкән вакытлар, Аллага шөкер, артта калды. "Ничек кенә кешеләрнең авыр хезмәтен җиңеләйтим, күңелләренә ышаныч орлыклары салыйм", - дип...
-
Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгыннан Алевтина Чернова эшендә төгәллек ярата
Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында селекция эше буенча белгеч Алевтина Чернова белән танышырга баргач, ул безгә иң элек ферма буенча "экскурсия" үткәрде. "Һәр көнне минем эш сәгате шулай башлана - "обход" ясыйм", - диде ул.
-
Кояш та ипигә охшаган (шигърият)
Хисләре ташыган күңелдәй, Уңышка күмелгән кырларым. Бодайлар әйтерсең, кояшның Туфрактан чагылган нурлары. Кырларны иңләгән игеннәр Офыкка агалар ургылып. Кояшка тоташкан теземнәр Бәхеткә сузылган юл булып. Кояш бит үзе дә гел мичтән Алынган ипигә охшаган. Табынның мәңгелек кояшы Ипидер, мин шуңа ышанам.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады