7 май 2013 яңалыклары
-
Алтын туйга килегез
Бүген, 7 майда Байлангар авылы клубында "Алтын туй" дигән гаилә бәйрәме уздырыла. Ул Мөнәвир һәм Фәүзия Хисамиевлар, Мәлик һәм Дания Саттаровларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулуга багышлана. Бәйрәм кичәсе кичке сәгать алтыда башлана. фото: http://blogger-ilf.ru
-
Кукмаралылар Универсиадага үз өлешләрен кертә
Казан шәһәрендә узачак Универсиада өчен спорт корылмалары төзү кызу темплар белән бара. Уеннарны рәсми ачу һәм ябу тантаналары һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак 45 мең урынлы "Казан Арена" стадионын төзү эшендә районыбыздан да йөзләгән кеше катнаша. Мәгариф тармагында эшләүче 160 кеше стадионда җыештыру, төзекләндерүгә зур өлеш керттеләр.
-
Кукмараның басу-кырларында эш кайный
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу өчен кызу эш кайный. Күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чәчелгән басулар тулысынча тырмаланды һәм тукландырылды. Хәзерге вакытта иртә сабан культураларын чәчү бара. Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, редакциябезнең иҗат төркеме "Әсәнбаш" агрофирмасында булып кайтты. Агрофирма басуларында...
-
"Шәфкать"тә күрше район балалары да дәва ала
6 майдан Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә тернәкләнү курсы узу өчен яңа балалар төркеме туплана башлады. Хәзерге вакытка "Шәфкать" үзәге Кукмара районыннан тыш, Теләче, Балтач, Саба районнарыннан балалар кабул иткән.
-
"Алдынгылар слеты"нда иң тырыш укучылар бүләкләнде
Район Мәдәният йортында "Алдынгылар слеты" узды. Әлеге чарага район Башлыгы стипендиатлары, укуда гел бишле билгеләренә генә өлгерүчеләр, фән олимпиадалары, төбәкара, Бөтенроссия конкурс-бәйгеләрендә җиңү яулаучылар, спортчылар, сәнгатьтә уңышка ирешүчеләр, аларның мөгаллимнәре, әти-әниләре чакырылган иде. Слетта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Җамалиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар тәбрикләде, үзләренең...
-
Кукмара егетләре билбау көрәшендә дә сынатмый
Иваново шәһәрендә өлкәннәр арасында билбау көрәше буенча Россия Кубогына ярышлар узды. "Зилант" спорт мәктәбе укучылары Олег Тихонов - икенче, Динар Шәфигуллин өченче урыннарны алып кайттылар. фото: http://sportacadem.ru
-
Кукмараның солдатка алынучы егетләренә бәйрәм оештырылды
Русиядә, шул исәптән Татарстанда 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Безнең районыбыздан 70тән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Район Мәдәният йортында хәрби хезмәткә алынучылар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда район һәм хәрби комиссариат җитәкчелеге, сугыш һәм тыл ветераннары, дин әһелләре катнашып, егетләргә хәерле юл, ил алдындагы...