5 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралылар, “Халык участок инспекторы” конкурсының йомгаклау этабында катнашучы Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик
(5 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 1 ноябрьдән "Халык участок инспекторы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның регионара этабында рйаон эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Айдар Фәйзуллин 10603 тавыш туплап беренче урынны алган иде. Якташыбыз Татарстанны федераль...
-
Район газетасына языл һәм “Әниләрне сөендерик” дигән акциядә катнашып бүләк от
(5 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 27 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне - күңелгә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул газиз әниләрен мәңгелеккә югалтканнарда сагыш-моң уятса, иң сөекле кешеләренең исәнлегенә шөкер итеп яшәүчеләргә әниләрен тагын бер тапкыр сөендерү өчен менә дигән форсат та. Бәйрәмгә бүгеннән үк бүләкләр әзерли башлыйк. "Хезмәт даны" газетасына...
-
“Унлап егеткә кыз урлап бирдем...”
Кыз урлау - татарның элек-электән килгән йоласы. Сугышка кадәр гаиләләр, башлыча, кыз урлап төзелгән. Кыз белгән егетенә барса - бер хәл, күп вакытта алар гомердә дә күрмәгән, белмәгән ишетмәгән егетнең хатыны булып куйган. Тәкъдире шундый: кыз шушы ир белән яшәп китәргә, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш булган. Чөнки урлаганнан соң кире...
-
Кукмарада хәзер газета-журналларны киосктан да алырга була
(5 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). "Почта" автобус тукталышында газета-журналлар һәм башка товарлар сата торган киоск эшли башлады. Анда шулай ук чиратсыз барлык төр түләүләрне түләргә, "Товары-почтой" каталогы буенча һәм подпискага заказлар бирергә мөмкин.
-
Бүген РДКда бәйрәм дискотекасы була
(5 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Бүген, 5 ноябрьдә район Мәдәният йортында Халык бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм дискотекасы була. Башлана 20.00 сәгатьтә.
-
Татарстанда тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде
18 декабрь - Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. Республикада тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында кабул ителгән карар нигезендә, 18 декабрь Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү...
-
Кукмарада халыкны балаларга кагылышлы хокукый мәсьәләләр буенча кабул итү булачак
(5 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 18 ноябрьдә район Башкарма комитеты бинасында һәм "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр халыкны балаларга кагылышлы хокукый мәсьәләләр буенча кабул итү булачак. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 2-67-39, 2-70-55.