3 июль 2013 яңалыклары
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре бәйрәм итә
Бүген, 3 июьдә Россиядә ЮХИДИ хезмәте оешуга 77 ел тулды. ЮХИДИ инспекторлары автомобильләр хәрәкәтен көйләү, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынмаучыларны ачыклау, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар. Көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы ЮХИДИ инспекторларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә, тормышларында уңышлар, иминлек, сабырлык...
-
Кукмара мәдрәсәсендә оешкан дини лагерьда 100дән артык бала ял итте
Бүген Кукмара мәдрәсәсе каршында оешкан җәйге лагерьның ябылу тантанасы узды. Дин сабаклары, кызыклы уеннар, бәйгеләр, Универсиада уңаеннан оештырылган спорт чаралары белән үрелеп барган әлеге лагерьда быел 100дән артык бала ял итте. Ябылу тантанасында исә "Иң актив", "Иң тиз килеп җитүче", "Иң тиз ашап бетерүче", "Иң пөхтә киенеп йөрүче", "Иң камил...
-
Кукмараның юбиляр сугыш һәм тыл ветераннарын Россия Президенты котлый
1 июльдә түбәндәге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары үзләренең гомер бәйрәмнәре - 90, 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр: Купкадан Банат Ризванова, Югары Күзмистән Минҗамал Кильмурзина, Кукмарадан Мәрфуга Вәккасова, Ксенья Ильиналар. 5 июльдә Кукмарадан Хафизә Хәмәтдинова, 22 июльдә Камышлыдан Махруза Сабитова, 24 июльдә Зур Кукмарадан Габидә Хәләветдинова, 29 июльдә Чарлыдан...
-
Күкшелдә фермерлар печән өләшә
Күкшел авыл җирлегендә фермерлар беренче кат чабылган печәнне өләшә башлады. Мәчкәрә авылыннан Мөнир Йосыпов, Нәзир Сафин, Күкшел авылыннан Габделбәр Баязитов, Раниф Сафиуллин әлеге яшелазыкны үз эшчеләренә, пай җирләре булган кешеләргә бирә башлаган. фото: http://www.barahla.net/goods/224/5813916.html
-
Олыяз мәктәбе районда иң мөһим төзелеш объекты булып санала
Беренче сентябрьдә куллануга тапшырылырга тиешле Олыяз урта мәктәбенең яңа бинасы быел районыбызда иң мөһим төзелеш объекты булып санала. Шуңа күрә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында атна аралаш сишәмбе көннәрендә үткәрелүче күчмә киңәшмәдә төзелешкә кагылышлы бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмый. Объектның кайсы ягына гына сугылсаң да, һәркайсы үз...
-
Республиканың Икътисад министрлыгы Кукмарада киңәшмә үткәрә
4 июльдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасының зур залында Татарстан республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре тарафыннан киңәшмә үткәрелә.Киңәшмәнең максаты - кече һәм урта эшмәкәрлек объектларына дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тормышка ашыру турындагы мәгълүматны физик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян(фермер) хуҗалыкларына җиткерү: -инновацион продукцияне тирәнтен тикшереп, җитештерүгә кертүче кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау,...
-
Кукмараның "Аргамак" командасы республикакүләм туризм ярышында өченче урынга чыкты
Әлки районының Базарлы Матак авылында инвалидлар арасында республикакүләм туризм ярышлары узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Валентина Борисова, Валерий Николаев, Илнар Сабиров, Динар Галимуллин, Нурислам Шәңгәрәев, Мөнир Гыймадиев, Ришат Шакирҗановлар җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. "Аргамак" командасын тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде. Кукмаралылар ярыштан өченче урын алып кайттылар. Котлыйбыз! фото: http://znanie.podelise.ru