2 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Кукмараның үрнәк гаиләләре белән очрашты (+фото)
Бүген районыбызның иң уңган, иң булган, үрнәк гаиләләре район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очрашуда катнашты. Киез итек-киез комбинаты кафесында узган очрашуга авыл хуҗалыгы, мәгариф системасы, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, асрамага бала алып үстерүче, күп бала тәрбияләүче гаиләләр һәм районыбызның үсешенә күпъеллык хезмәтләре белән үзләреннән зур өлеш керткән өлкәннәр...
-
Кукмараның кайбер урамнарында 4 сентябрьдә газ килү вакытлыча туктатылачак
Газүткәргечтә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Кукмараның Пугачев, Почта, Эшчеләр тыкрыгы, Ленин, Ст. Разин, Чернышевский, Пионер, Садовая, Планетарная, Маяковский, Казанцев һәм алар янәшәсендәге урамнарда газ белән тәэмин ителү 4 сентябрьдә сәгать 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр туктатылып торачак. Газ приборлары алдындагы краннарны ябуыгызны һәм газдан файдаланмавыгызны сорыйбыз. 17 сәгатьтән соң газ булмаган...
-
Кукмарада “Уңыш – 2014” операциясе бара
30 сентябрьгә кадәр республикада "Уңыш - 2014" операциясе барачак. Операция барышында полиция хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерүләр үткәрәчәк. Шулай ук бөртекле культураларны, фураж, терлек азыгын урлау фактларын ачыклау, бу хәлне булдырмау өчен максатчан оператив кисәтү чаралары үткәрү күздә...
-
Иске Юмья китапханәсендә Республика көненә багышланган дәрес үтте(+фото)
Татарстан күпмилләтле республика. Биредә татар, рус, удмурт, мари, чуваш һәм башка халыклар дус-тату яшиләр. Иске Юмья авылы китапханәсендә Республика көненә багышланган "Татарстан - минем республикам" дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты балаларда ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү, туган илеңне, телеңне яратырга өйрәтү иде. Дәрес Татарстан гимны тыңлау белән башланып китте. "Син туган...