1 июнь 2014 яңалыклары
-
"Шәфкать"тә гаилә бәйрәме узды
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар төрле конкурс, уеннарда катнаштылар. Очрашу ахырында һәрбер гаиләгә бүләкләр, балаларга төрле номинацияләрдә медальләр тапшырылды. фото: http://8women.ru/ujut-i-domovodstvo/6664-davay-ne-ssoritsya-semya-bez-obid.html
-
Ветераннарның бәйрәмдә төшкән фотоларын район ветераннар оешмасыннан алырга кирәк
Игътибар! 9 майда башкарма комитеты каршында һәм Җиңү паркында фотога төшкән ветераннардан фоторәсемнәрне район ветераннар оешмасыннан килеп алулары сорала. Фотолар бушка бирелә.
-
Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе узачак
Вәгазьгә рәхим итегез! 5 июньдә Кукмара Үзәк мәчетендә "Мөселманнар җыены" кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелә. Анда "Казан нуры" мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов катнашуы көтелә. Вәгазь 19 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
Кукмарада кыр батырларының исемлеге билгеле булды
19 майдан 26 майга кадәр Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: "Урал" хуҗалыгыннан Равил Бәдретдинов (Т-70) - 17. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Равил Хәлиуллин (МТЗ-1221) - 14. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Мөҗип Хәмидуллин (МТЗ-82) - 14. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: "Восток" хуҗалыгыннан Ринат Рәхимҗанов (МТЗ-1221)...