Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Наил бәете

Кичә күршем Ситдика апа керде. 1941 елда әтисен сугышта хәбәрсез югалтып, тормышның бөтен авырлыгын күргән, гомер буе кул көче белән хезмәт куеп, үз икмәген тир түгеп тапкан, үзенә начарлык кылган кешеләргә дә гел ярдәм кулы сузып яшәгән, берсеннән-берсе уңган өч кыз, бер малай үстергән 86 яшьлек күрше әбиемнең күзләрендә яшь....

Кичә күршем Ситдика апа керде. 1941 елда әтисен сугышта хәбәрсез югалтып, тормышның бөтен авырлыгын күргән, гомер буе кул көче белән хезмәт куеп, үз икмәген тир түгеп тапкан, үзенә начарлык кылган кешеләргә дә гел ярдәм кулы сузып яшәгән, берсеннән-берсе уңган өч кыз, бер малай үстергән 86 яшьлек күрше әбиемнең күзләрендә яшь. 53 яшен тутырып килүче газиз баласын - улы Наилне мәңгелек дөньяга озатты ул. Шушы ачы хәсрәтен дәфтәр битләренә күчерергә булган. (Лилия Гаянова)

Бисмилләһ, дип башладым

Бу бәетнең башларын.

Илле ике яшеңдә

Гүргә керде башларың.

Казан юлын барган чакта,

Балам, ниләр уйладың?

Йөзләремне саргайтырга

Үскән икән буйларың.

Соңгы юлга чыккан чакта

"Китәм, әни", - димәдең.

Йөзләреңә карамадым,

Кайтырсың дип уйладым.

Казан урамнарында

Әҗәлләр йөргән икән.

Синең килеп җиткәнеңне

Ашыгып көткән икән.

Күлмәкләрең бик күп икән

Кайчан киеп йөрдең.

Әтиең янәшәсенә

Алдан барып өлгердең.

Сусаган чакта балама

Сулар да салалмадым.

Яннарымда җан бирмәгәч,

Бәхилләшә алмадым.

Ак күлмәк, кара чалбар

Килешә иде үзеңә.

Сине Ходай насыйп итсен

Җәннәтләрнең түренә.

Капка төбендә утырганда

Йортларыңа күз салдың.

Кайткач төзәтермен, диеп

Әниеңә сүз салдың,

Ләкин исән кайтмадың.

Сигез сәгать гомер өчен

Казаннарга юл алдың.

Бар өметем синдә иде

Кинәт кенә югалдың.

Еракларга сузылган

Кукмара урамнары.

Бигрәкләр әче икән

Кабернең тузаннары.

Тәрәзәне ачып куйдым,

Җилләр исмәсме диеп.

Әле һаман сагынып көтәм,

Балам кайтмасмы диеп.

Су буенда алан,

Эчләрендә балан.

Салкын гүрләрдә ята

Минем яраткан балам.

Балакаем, эзләреңне

Йөргән җиреңнән эзләдем.

Йөргән җиреңнән тапмадым,

Йөрәгемдә эзләрең.

Ак каен, моңлы каен,

Моңлы каеннар шикелле

Сагынам, балакаем.

Ситдика НӘҖИПОВА, Зур Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk