Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Кукмарадан Руслан Бектемиров: «Зарланып утырырга вакыт юк»

Якташыбыз махсус хәрби операция зонасында элемтәче булып хезмәт итә. Шулай ук ул бүлекчә командиры вазыйфасын да башкара.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган райондашыбыз Руслан Бектемиров белән күптәннән танышмын. Хәзер генә түгел, электән көләч йөзле, акыллы, тырыш, игътибарлы, ярдәмчел булды ул. 

Русланның беркайчан проблемалар алдында югалып калмавына, нинди генә хәл килеп чыкса да, аның үз эченә бикләнмичә, синең белән авызын ерып, чын күңелдән сөйләшүенә шулай ук сокланмау мөмкин түгел. 2022 елда өлешчә мобилизацияләү башлангач та, беренче көннән үк хәбәр көтә ул.

«Мин армиядә башта Урал якларында мотоукчылар гаскәрләрендә, соңгы берничә айда Төньяк Кавказда ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Шуның өчен дә повестка тапшырачакларын яңалык дип кабул итмәдем. Безнең төп бурыч — Ватанны саклау, иминлекне тәэмин итү, җиңү яулап, туган якларга, якыннарыбыз янына кире әйләнеп кайту», — ди Руслан. 

Якташыбыз махсус хәрби операция зонасында элемтәче булып хезмәт итә. Шулай ук ул бүлекчә командиры вазыйфасын да башкара. 

«Өйдән чыгып киткәнгә ике елдан артык вакыт үтте. Бүлекчәдә кукмаралылардан мин генә, ә Татарстанның башка районнарыннан егетләр шактый. Без бер-беребезгә шулкадәр ияләшеп беттек ки, хәтта кайбер бертуганнар арасында да андый җылы мөнәсәбәт булмыйдыр. Биредә сине тәмле ашлар белән сыйлаучы, артыңнан җыештыручы, башыңнан сыйпап юатучы әниләр, хатыннар юк. Шуның өчен монда хәрби генә түгел, кирәк вакытта пешекче дә, табиб та, хәтта психолог та буласың. Блиндажда яшибез, үзебез ашарга пешерәбез, киемнәрне юабыз. Барысына да күнегеп беттек. Без, элемтәчеләр, батальондагы өзлексез элемтәне тәэмин итәргә тиеш. Хәрби бурыч үтәгәндә һәрчак алда барабыз, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, тиз арада проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Шөкер, алай озак вакытка өзеклекләр булганы юк. Әлеге вазыйфа бик күп өйрәнүне, яңалыклардан хәбәрдар, игътибарлы булуны сорый. Чөнки синең үз эшеңә салкын каравың кеше гомере белән бәйле көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуның өчен аеруча да тырышырга туры килә. Аннары бүлекчә командиры да булгач, оештыру белән генә бәйле түгел, ә хәрби мәсьәләләрне хәл итү эшләре дә йөкләнә. Зарланып, күңелсез уйларга бирелеп утырырга бөтенләй дә вакыт калмый», — ди әңгәмәдәшем.

Руслан Бектемиров узган ел «Сугышчан батырлыклары өчен» медаленә ия була. Россия Оборона министрлыгының әлеге зур бүләге райондашыбызга махсус хәрби операция зонасында өзлексез элемтә белән тәэмин иткәне өчен бирелә. «Медаль тапшырган көнне хәтерлисеңме?» — дим үзенә.

«Ул көнне миңа гына түгел, тагын берничә хәрбигә орден-медаль бирделәр. Шулхәтле әллә ни зур тантана булмады инде, вакыты ул түгел бит. Командир һәрберебезне чакырып алды да, кулны кысып, медальне күкрәккә такты. Әлбәттә, әлеге мизгелләрдә күңелне горурлык хисе биләп алды», — ди ул тыйнак кына.

Руслан үзенең пар канаты Ләйсән белән ике ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Самат, Кукмара өченче урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап, Казан милли тикшеренү техник университетының (элеккеге КАИ) техник көллиятендә беренче курста белем ала, Булат — 6 сыйныф укучысы. 

«Малайлар инде зурлар. Шуның өчен илдәге хәлләрне дә берникадәр дәрәҗәдә чамалыйлар. Мин өйдән шактый чакрымнар читтә булгач, бүгенге көндә әниләренә төп терәк — балалар. Телефоннан сөйләшкән саен үзләренә: „Әниегезне борчымагыз, саклагыз“, — дип кенә торам. Аллага шөкер, икесе дә тырышып укыйлар, безнең киңәшләрне истә тоталар, сүздән чыкканнары юк. Алга таба да шулай була күрсен. Райондашлар җибәргән гуманитар ярдәмне алабыз. „БЕК“ дип үземнең позывной язылган посылканы ачу аеруча да рәхәт. Ул чагында гүя күңелең белән туган якларга кайтып килгәндәй буласың. Мондагы хәлнең торышына карап, ярты ел узгач, чираттагы ялга җибәрәләр. Өйдән көч-куәт туплап киләсең дә кабат хәрби хезмәт эченә кереп „чумасың“...» — ди Руслан.

Егерме елга якын Русланның киң җилкәсе артында яшәп ияләнгән Ләйсәнгә пар канаты белән болай озак вакытка аерылышып тору җиңел булмаса да сер бирми, үзен нык тота ул. «Башкача мөмкин дә түгел, чөнки без аларга терәк булырга тиеш. Иң мөһиме: ике арада элемтә өзелмәсен, яхшы хәбәрләре килеп торсын. Сагыну-юксынуларга, вак-төяк борчу-мәшәкатьләргә генә түзәрбез!» — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев