Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кукмарадан ирле-хатынлы Татьяна һәм Эдуард Константиновлар — икесе дә илебез тынычлыгы сагында

Ирле-хатынлы Татьяна һәм Эдуард Константиновлар — икесе дә илебез тынычлыгы сагында бүген. Бу хакта ишеткәч, күз алдыма иң элек нарасый балалары килеп басты.

 Ләкин... алар бит хәрби хезмәттә, һәм моның сәбәбе махсус хәрби операция генә түгел, билгеле. Бүгенге көндә алар бер-берсенә ышаныч, алга таба барырга көч-куәт бирә. Ә шул вакытта әби-бабай тәрбиясендә калган балалар, өзелеп-өзелеп, әти-әнисен көтә...

Ипле, сабыр холыклы Эдуард тумышы белән Кукмарадан, шәһәрнең 4нче номерлы урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында волейбол, баскетбол, футбол белән мавыга. Яшьтән хәрби булырга хыяллана ул. 2005 елда Казан артиллерия училищесына укырга керү бәхетенә ирешә. 

«Хезмәт юлым Алтай якларында башланды, миномет батареясы взводы командиры вазыйфасында. Бер елдан Таҗикстанга, Дүшәнбенең 201нче хәрби базасына күчерделәр. Биредә 858нче мотоукчы полкына билгеләнеп, булачак тормыш иптәшем Татьяна белән таныштым. Ул тумышы белән Самара өлкәсеннән, фельдшер булып хезмәт итте. Аннан дивизионның разведка начальнигы итеп билгеләндем. Биредә бик яхшы тәҗрибә, күнекмәләр алдым», — дип сөйли Эдуард.

Хәрби юлын сайлаганга беркайчан да үкенми ул. Соңыннан контрактын озынайтып, Оренбург өлкәсенең Тоцкое поселогына күчерелә. 2016 елда Чибәркүлгә батарея командиры булып китә. Махсус хәрби операция башланганчы, Эдуард Дагстанга, аннан Чечняга күчерелә. Мотоукчы полкына миномет батареясы командиры итеп билгеләнә. 2023 елда яңа хәрби частька дивизион штабы начальнигы итеп күчерелә. Тагын бер елдан гаубица дивизионы командиры була.

Кабул итәргә кыен булса да, Елизавета апа улы сайлаган юл белән килешә. Ләкин йөрәккә кушып булмый бит. Ул һәрчак баласы өчен яначак. Баласы, оныклары өчен. 

«Шул чакта, мондый хәлләр булыр дип, кем уйлаган. Быел оныкларның олысы — 7 сыйныфка, кечесе 2гә бара. Әти-әниләрен нык сагыналар. Алар анда вакытлыча гына, хәрби хезмәттә булгач, үз бурычларын үтәргә тиешләр дип аңлатып та карыйм. Ләкин үскәндә барыбер янда әниләр кирәк шул. Исән-имин әйләнеп кайтуларын көн дә телибез», — ди ул. 

Хезмәт иткәндә иң кыены — кеше үлемен күрү, аны кабул итеп булмый. Чөнки бер гаилә булып яшибез, ди Эдуард. Командир буларак, алар һәрчак кеше гомере өчен җаваплы. 

«Берсендә ут позициясендә снаряд килеп төште. Миномет командиры нык яраланды. Беренче ярдәм күрсәттек, ләкин эвакуация машинасы килеп җитмәде. Шуңа күрә яралыны 4 чакрымлап тирәсе үзебез күтәреп чыгардык. Бәхеткә каршы, исән калды. Андый очраклар күп булды инде», — диде ул.

Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен якташыбыз «Батырлык өчен», Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ә тормыш иптәше «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен» медальләренә ия булган. 

Шушы көннәрдә Эдуард, кыска вакытлы ялга кайтып, балаларын куандыру бәхетенә иреште. 

«Татьяна — көчле рухлы кеше, аннан беркайчан зарлану сүзе ишеткәнем юк. Улым кебек, үз бурычын намусы белән үтәүне өстен күрә», — диде Елизавета апа. 

Шушы балалар, яши генә башлаган кызлар-егетләр хакына булса да тынычлансын иде дөньясы дип теләргә кала. Күтәрелгән куллар буш төшмәс әле.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев