Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташларыбызның хезмәт каһарманлыгы

Райондашларыбызның сугыш чорындагы батырлыгын, кыюлык-тәвәккәллеген раслаучы дәлилләр Милли китапханәдәге китаплар, газета-журнал төпләмәләрендә теркәлгән

Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы бик тантаналы рәвештә билгеләп үтеләчәк. Татарстанның һәм татар халкының илбасарларны тар-мар итүгә керткән өлеше гаҗәеп зур. Халкыбыз ул-кызларының сугыш кырларында күрсәткән батырлыгы һәм республикабыз хезмәтчәннәренең тылдагы каһарманлыгы язма һәм басма тарихи чыганакларда, архив документларында, фронт белән тылны күзгә күренмәс  җепләр белән бәйләп торган шәхси хатларда, музей экспонатларында, үз күзләре белән күргәннәрнең истәлек-хатирәләрендә, вакытлы матбугат язмаларында, әдәби әсәрләрдә һәм кино  тасмаларында, “Хәтер Китапларында” киң чагылыш тапкан, геройларның күкрәкләрен бизәгән күпсанлы орден-медальләр дә моны ачык раслый. Бүгенге буын боларны күрергә-ишетергә, укырга-өйрәнергә, үрнәк һәм гыйбрәт алып яшәргә, шулай ук киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлы.

Үзләренең ватанпәрвәрлеге, кыюлыгы-тәвәккәллеге, акылы-аңы, эш сөючәнлеге, һөнәргә осталыгы белән башка бер генә төбәк вәкилләреннән дә ким саналмаган райондашларыбыз авыр сугыш чорын ил белән бергә лаеклы кичергән: фронтта да, үз туган җирендә дә шулай ук Җиңүне якынайткан.

Моны раслаучы дәлилләр Милли китапханәдәге китаплар, газета-журнал төпләмәләре белән танышканда шактый еш очрый. Кызганыч, күбесе язып-күчереп алынмаган, аерым теркәлмәгән. Хәзерге вакытта кулыбызда булганнарын исә газета укучыларга тәкъдим итүне кирәк санадык.

1. “Татария в период Великой Отечественной войны (1941–1945 гг.): сборник документов и материалов” (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963) китабында.
Тракторчы хатын-кызлар һәм хатын-кызларның трактор бригадалары арасында барган социалистик ярыш турында партиянең Татарстан өлкә комитетына Наркомземның сәяси бүлекчәсе биргән белешмәдән (1942 елның 11 июне):

“Кукмара районының Янил МТСы хатын-кыз тракторчылары Ольга Иванова белән Александра Смирнова СТЗ тракторында – 160 гектар, ә шул ук МТСның тагын бер тракторчысы Галия Димиева СТЗ тракторында үз сменасы дәвамында 140 гектар җир сөргән”.

Төньяк-Көнбатыш фронтта булып кайткан Татарстан хезмәтчәннәре делегациясенең (составында артистлар Галия Кайбицкая, Фәйзулла Туишев та булган) партия өлкә комитетына язган хисабыннан (1943 елның 27 сентябре):

“Шефлык иткән дивизиягә килүебез якташларыбыз өчен бәйрәм булды. Аларны хәрби сакта торудан азат итеп, беренче рәт эскәмияләренә утырттылар. Барысы да безнең белән бик рәхәтләнеп туган телдә аралашты. Сугышчан казанышлары, туган җирдә калган гаиләләре, балалары турында сөйләделәр, аерым очракларда ярдәм итүне үтенделәр. Якташларыбыз арасында хөкүмәт бүләкләренә лаек булган сугышчылар да аз түгел: Балтач районы Норма авылыннан Әсхәд Гатауллин, Тәкәнеш районының Татар Толлысы авылыннан Гаян Минһаҗев, Куйбышев районы Татар Тахталысы авылыннан К.Хәйретдинов, Ворошилов районы Иске Мунча авылыннан Айлимөхәммәт Әхмәтҗанов, Калинин районы Адай авылыннан Габбас Гыйльмуллин һәм башкалар. Алар фашист илбасарларын аяусыз кыйнарга сүз бирде. Подразделение командирлары да, дивизия башлыклары да якташларыбызның хәрби хезмәтен, кыюлыгын югары бәяләде”.

ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты әзерләгән “Татарстандагы авыл комсомоллары һәм яшьләренең сугыш елларындагы геройларча хезмәте” дигән хәбәрдән (1945 елның 30 декабре):

“Яшьләр трактор бригадаларының социалистик ярышына ел саен йомгак ясала. 1944 елгы ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районының Янил МТСыннан Сәгурә Мостафина җитәкли торган яшьләр трактор бригадасы алды. Әлеге бригада У-2 маркалы ике тракторда 1380 гектар эш башкарып, еллык планны 278%ка үтәде. 4842 кг ягулыкны экономияләп, республика ярышында беренче урынга һәм комсомол өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагына лаек булды”.

“Вәлиев Закир – Кукмара районының Янил МТСыннан, комсомол әгъзасы, 1941 елдан бирле комбайнер булып эшли. Ул ел саен комбайндагы эш күләме планын арттырып үти. 1944 елда “Коммунар” комбайны белән 616 гектардан уңыш җыйды. 1945 елда шул комбайнында 535 гектар җирдә эш башкарды, 946 кг ягулыкка экономия ясады”.

“Кукмара районының “Әсәнбаш” колхозыннан комсомолец Заһит Сафинның яшьләр транспорт бригадасында 3 кеше. Алар көн саен өч ат белән дәүләткә 45-48 центнер ашлык илткән. Бу бригада беренче урынны һәм ВЛКСМ өлкә комитетының күчмә вымпелын алды”.

2. Җәмил Гыйльмановның “Татарская АССР в Великой Отечественной войне (1941–1945 гг.)” (Казан: Татарстан китап нәрияты, 1977) китабында.
Кукмара районында чыккан “Большевик” газетасының 1941 елгы 16 декабрь саныннан:

“Яшь эшчеләр мөмкин кадәр яхшырак эшләргә карар биргән. Мисалга, Кукмараның “Красный текстильщик” фабрикасында хезмәт куючы уналты яшьлек Игорь Щеголев комсомол җыелышында болай дигән: “Мин фабрикага күптән түгел генә мәктәптән килдем. Янәшә торып эшләгән иптәшем Илдар Шәрипов кичә армиягә китте. Үзем өчен генә түгел, дошман белән көрәштә шушы иптәшемә җиңелрәк булсынга, аның өчен дә эшләүне бурычым дип саныйм”.
Архив материалларыннан:

“Кукмараның “Красный текстильщик” фабрикасында С.Фатыйхова дистәләгән яшь эшчеләрне үз эшенең нечкәлекләренә өйрәтте”.

“Кукмара районының “Дружба” колхозында Е.Петрова белән Е.Павлова көн саен лобогрейкада ике норма күләмендә уңыш җыйдылар”.

“Армиягә һәм сәнәгать җитештерүенә мобилизацияләү нәтиҗәсендә, колхозлардагы эшче көчләрне югалту авылларда калган кешеләргә эш күләмен арттыру, еллык уртача хезмәт көннәре санын күбәйтү исәбенә каплана. Мәсәлән,  Кукмара районындагы өч колхозда (Ленин исемендәге, Сталин исемендәге һәм “Кызыл сукачы”) колхозчыларның эшләгән хезмәт көннәре бер ярым мәртәбә арткан”.

“Красная Татария” газетасының 1942 елгы 16 август саныннан:

“Татарстанның унике тракторчы хатын-кызы: Хәтимә Сираҗиева (Юртыш МТСы), Бикә Гыйззәтуллина (Янил МТСы), Екатерина Хватина (Чүпрәле МТСы) һәм башкалар – СССР Наркомземы боерыгы нигезендә “Социалистик авыл хуҗалыгы отличнигы” билгесе белән бүләкләнделәр. ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Социалистик ярышка җитәкчелек итү комиссиясе карары нигезендә әлеге унике тракторчыга “Советлар Союзының иң яхшы тракторчы хатын-кызы” дигән исем бирелде”.

Кукмара районында чыккан “Большевик” газетасының 1942 елгы 16 декабрь саныннан:

“Кукмараның “Ил” артеле итек басучысы Сәидә Закирова, “Красный текстильщик” фабрикасында станокта эшләүче Хәсби Хисмәтуллина сугышның беренче айларында ук: “Без фронтка киткән ирләребезне алмаштырдык. Әмма хәзер алар өчен генә түгел, армиягә алынган башка ир-атлар өчен дә ике кеше, өч кеше урынына эшләячәкбез”, - дип белдерделәр”.

“Кызыл Татарстан” газетасының 1941 елгы 14 август һәм 1944 елгы 11 август саннарыннан:

“Аерым мәктәпләр һәм укытучылар сугыш елларында да менә дигән нәтиҗәле эш үрнәкләре күрсәтә. Мисал өчен, Арча районының Сеҗе мәктәбе яхшы күрсәткечләре белән дан алды; Кукмара районының Өлге башлангыч мәктәбе укытучысы Нәфисә Хисамова, Әгерҗе районының Кодаш башлангыч мәктәбе укытучысы Халисә Халитова үз укучыларының йөз процентлы өлгерешенә ирештеләр”.

Менә нинди фидакарь, батыр якташларыбыз белән горурлана алабыз без. Исемнәре әлеге язмаларда аталганнарның балалары, туганнары да кадерле һәм газиз кешеләренең истәлеген кабат хәтерләрендә яңартсын! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын, каһарманнарның даны мәңгелек!


Ирек ҺАДИЕВ,
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең
фәнни эшләр буенча директор урынбасары,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk