Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әтиемне бер күрсәм иде...

Әлеге язмамны барлык әтисез үскән сугыш елы балаларына багышлыйм.

Сугыш! Нинди авыр сүз ул. Әлеге сүз артында никадәр яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар, җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, чынга ашмаган хыяллар... Сугыш дисәләр, кайнанамның сугыш урлаган балачагы турында сөйләгәннәре күз алдыма килә.

Кайнанам Миннур Хисаметдинова (Закирова) Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында – 1942 елда Нократ Аланы районының Иске Пенәгәр авылында туа. Әтисе Закир сугышка киткәндә, ул әле әнисенең карынында гына кала. Ә Закир бабай хәбәрсез югала. Шуңа күрә ул әтисен бер тапкыр да күрмәгән, бер тапкыр да «әти» дип әйтә алмаган, аның турында әнисе сөйләве буенча гына белгән. 

«Әтиеңне сугышка июль аенда алдылар. Китәсе көнне, бакчага чыгып, үзе утырткан карлыганнарны авыз итеп карады», - дип сөйли аңа әнисе.

Авылыбыз ирләренең яртысыннан артыгы яу кырларында һәлак була. Сугыш беткәч, исән калганнары авылга кайта башлый. Бәлки безнеке дә кайтыр дип, алар әнисе белән бик озак еллар әтиләрен көтә. Чөнки әле теге авылда, әле бу авылда хәбәрсез югалган яки тоткында булган кешеләрнең кайткан хәбәрләре ишетелгәләп тора. Тик юкка гына көтәләр шул...

Ә теге карлыганнар инде картаеп, җимешләре вакланып бетсә дә, «әтиемнең төсе» дип, аларны әни кистермәде. Аның үлеменнән соң кайнатам Зыятдин куакларны яңартып утыртты.

Сугыш елларында һәм аннан соң да авылда хәлләр бик авыр була.

«Бер без генә түгел, ил белән күрдек. Ашарга, ягарга, өскә кияргә кием юк. Без кичергәнне сезгә күрергә язмасын иде. Хәзерге рәхәт тормышка ияләнгән кешеләр андый авырлыкларга түзмәс», - дип әйтә иде кайнанам.

Аның әнисе Заһидә әби Нократ елгасының аргы ягында урнашкан Яңа Пенәгәр авылыннан була. Авылдашларыбыз күп еллар элек урман эчендәге бу авылга ачлыктан качып барып урнаша. Авыл атамасы шуннан килеп чыккан. Берничә кышны шул авылда үткәрәләр. Чөнки урман эчендә ягарга утын бар. Әбиләрдә бер өйдә өч гаилә бергә яшәдек, дип сөйләде әни. Ә көннәр җылыткач, яңадан Иске Пенәгәргә кайталар.

Аларга Закир бабайның апасы Әсмабикәнең ире Хисмәт бабай гел ярдәм итеп яши. Ул үзе  сугышта контузия алып, госпитальдә ятып кайта.

«Әле ярый Хисмәт җизни бар иде. “Киленем Заһидә, өегездә һәрвакыт керосин, сабын, шырпы, тозны күбрәк итеп саклагыз. Дөнья хәлен белеп булмый”», - дия иде ул, үзе күпне күргән, сугышка хәтле ачлык елларында дүрт баласын югалткан кеше буларак, - дип сөйли иде әни.

Кайнанамның үзенең дә сугышка кадәр өч туганының кайсы авырып, кайсы ачлыктан үлә.

«Кызым, тик торырга тырышма. Тик торганчы, тун итәгеңне уа тор, диләр. Син бер өстәл сөрткечеңне булса да юып куй. Чистасын алганда үзеңнең күңелең сөенер. Бер кәҗә бәтие дә асрарга тырышыгыз. Сезгә бер кышлык ит ул», - дип, Хисмәт абзый үзенең алтын киңәшләрен бирә.

Кайнанам аның сүзләрен гомер буе истә тотып яшәде. Сабын белән тозны күпләп алып куя иде, керосин да һәрвакыт келәттә торды. Ул үлгәч, аның сандыгыннан унлап зур кап шырпы табып алдык. Андыйлар хәзер кибеттә сатылмый. Берсен ирем авыл китапханәсендәге музейга алып төшеп бирде.

Әле сугыштан соң да тормыш тиз генә рәтләнми. Кайнанам 7 сыйныф бетерүгә, тауда урнашкан фермага бозаулар карарга керә. Бозауларга эчерергә суны коедан чиләк-көянтәләп китерәләр. Аякка кышын да резин итекләр кия алар.

Әтисеннән калган өйләре бик тузгач, әни өч сменада хезмәт куя: иртән һәм кич фермада бозаулар карый, ә көндез Кукмара бистәсендә төзелештә эшли. Шулай тырышып, әнисе белән кечкенә генә яңа йорт салып керәләр. Аны райондагы алдынгылар слетларына йөртәләр. Авыл яшьләре бик тату, дус яши, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп торалар, һәр бәйрәмне гөрләтеп уздыралар.

Кайнанам Кукмарадагы мех һәм тегү фабрикаларында эшли. Шулай яшьләй интегүләр эзсез үтми: аяклары авырта башлау сәбәпле, 48 яшендә сәламәтлеге буенча инвалидлык бирәләр. Аның тормышы авыр булса да, ул бик җор телле, юмарт иде, киңәшләшергә бөтен күрше-тирә килде. Оныклары мәктәптән кайтуга, тәмле ризыклар пешереп каршы алды, һәрвакыт хәлләребез белән кызыксынып торды. Ул гел кызыклы мәкаль-әйтемнәр кулланып сөйләшә иде:

«Аптыраган – артын мичкә терәгән», «Теләп алган картам, аяк терәп тартам» һәм башкалар. Тормышта кыенлыклар килеп туса, аның сүзләре гел исемә килеп төшә.

2006 елда 64 яше дә тулмаган әниебез авырып үлеп китте. 

«Бик кечкенә чакта, әти нинди була икән ул, хәзер кайтып керсә, таный алмабыз инде, дип уйлый идем. Аллага шөкер, әтисез үссәк тә, кеше арасында ким-хур булмадык, югалмадык. Әтиемне генә бер күрәсе иде, истәлеккә фотосы да юк бит», - диюләре исемнән чыкмый.

Әни тормышны яратты. Ләкин әтисен бер күрә алмау ачысы аны гомер буена озата барды. Сугыш күпме баланы әтисез итте шул. Ә хәзер... Никадәр балалар әтиләре исән килеш ятим үсә. Бай, җитеш тормышта яшәсәләр дә, һәр сабыйга әти кирәк, чөнки ул – яклаучы да, саклаучы да. Бу турыда яшьләр бераз уйлансын иде. 

Рәфилә ХИСАМЕТДИНОВА,
беренче гимназиянең

фото: гаилщ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk