Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарадан Илшат Вәлиуллин: Әфганстанга үз теләгем белән киттем

    Хәтерендә күңелләрне айкарлык, йөрәкләрне чеметеп алырдай вакыйгалар, хатирәләр саклана: колак яныннан сызгырып пулялар да очкан, хезмәттәш солдатларның үлемен дә күргән, үзенә дә дошман белән кара-каршы очрашырга туры килгән.

    “Мин Әфганстанга үз теләгем белән киттем. Себердә бер ел эшләгән арада суыклардан тәмам туйдым, шуңа күрә һәрвакыт җылы якларга эләксәм ярар иде, дип теләдем. Әмма моңа бер дә үкенгәнем булмады”, - диде Кукмарада яшәүче әфганчы Илшат Вәлиуллин, әллә шаяртып, әллә чынлап.

    Илшат абый белән аралашкан вакытта аның гади, тыйнак булуына һәм барлык хәлләргә дә тыныч, аек акыл белән каравына игътибар иттем. Югыйсә, хәтерендә күңелләрне айкарлык, йөрәкләрне чеметеп алырдай вакыйгалар, хатирәләр саклана: колак яныннан сызгырып пулялар да очкан, хезмәттәш солдатларның үлемен дә күргән, үзенә дә дошман белән кара-каршы очрашырга туры килгән. Сугыш кырындагы батырлыклары өчен райондашыбыз “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

    Илшат абый армия сафларына Нижневартовск шәһәреннән алына. Чыгышы белән Березняк авылыннан булган егетне Себер якларына нинди җилләр китергән соң?!

    "Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга китеп, төзелеш техникумына укырга кердем. Ә аннан соң мине Нижневартовскига эшкә билгеләделәр, - диде ул. – Ярты ел тирәсе хезмәт куйгач, хәрби комиссариат аркылы Төмәнгә өйрәнүләр үтәргә җибәрделәр. Без анда ике атна дәвамында казарма режимында яшәдек, парашютны сүтеп җыярга, сикерергә өйрәндек. Ул чакта Әфганстанга китәсебезне белмәсәк тә, үзебезчә хыялланып йөри идек.
    Илшат абыйга өйрәнүләр үткәндә өч тапкыр парашюттан сикерергә туры килә. Ул бу вакытта алган хис-кичерешләре белән дә бүлеште".
    - Безне аэродромга йөк машинасы белән алып бардылар. Халык телендә “кукурузник” дип аталучы Ан-2 самолеты белән бер чакрым күккә күтәрелдек. “Пошел” дип җилкәгә кагып төшереп җибәргән арада курку турында уйлау түгел, сизми дә каласың. Әйләнә-тирә картадагы кебек күренә, өйләр шырпы капларын хәтерләтә. Һавада шундый тыныч, бер-беребез белән сөйләшәбез, кычкырабыз, җырлыйбыз, барысы да аермачык ишетелеп тора, - диде әңгәмәдәшем, хатирәләрен яңартып.

    Өйрәнүләрдән соң озак та үтми, аларны армиягә алалар, поездларга утыртып, Фирганәгә озаталар.

    "Киткәндә җылы киемнәрдән булсак, тора-бара бүрекләрне, курткаларны тишкәләп бетердек, ботинкалар босоножкины хәтерләтә иде. Һава алмашын авыр кичергән егетләр дә булды", - диде ул.

    Солдатлар Фирганәдә алты ай өйрәнүләр үтә. Ә аннан соңгы “тукталыш” Әфганстанның Кабул шәһәре була. Биредә ул сапер батальонына эләгә, озакламый яшь солдатны яраланган хезмәттәше урынына БТРга пулеметчы итеп билгелиләр.

    "Операцияләр барышында без, алдагы рәтләрдә барып, минаэзләгечләр белән шикле урыннарны тикшерә идек. Шулай берсендә колонна белән юлга кузгалдык, тиешле урынга барып җиткәндә караңгы төшкән иде. Бер егет белән суга киттек, калганнар учак ягып калды. Күп тә үтмәде, минометтан учакка атып шартлаттылар. Машинага утырып, мин дә ут ачтым, шулай итеп, беренче чирканчык алдым, - диде әфганчы. - Операцияләр бер атна, ун көн дәвам итә иде. Әхмәтшах операциясе вакытында Панджшер тарлавыгында егерме көнгә тоткарланырга туры килде. Безне разведротага ярдәмгә алдылар, кышлакны (авыл) тикшергән вакытта бер дувалга (өйгә) кердек. Анда хатын-кызлар җыелганнар, елашалар, берсен яткырганнар, авырый, диделәр. Командир сизеп алып, өстен ачып җибәргән иде - ул ир кеше булып чыкты. Башта аннан сорау алдык, җавап бирмәде, аннан соң мин сезгә пулемет яшерелгән урыннарны күрсәтәм, дип, безне алдалап йөртте, корал гына табылмады, кайткач, аны махсус бүлеккә тапшырдык. Ә берсендә дошманнарны тотарга Газни провинциясенә җибәрделәр. Бормалы юллардан җәяүләп тауга күтәрелдек, сапер буларак алда идек. Шул вакыт өстәрәк тыз-быз йөргән, урыннан-урынга күченгән тавышлар ишетелде, атыш башланды, без тизрәк җиргә яттык. Тынычлангач, тауга менеп караганда анда кеше калмаган иде. Икенче көнне шул урынны яңадан тикшергәндә бик күп сугыш кирәк-яраклары тупланган складка юлыктык, аны өч-дүрт вертолетка төяп озаттык.
    Дошманнарның разведкасы да тик ятмый, билгеле, алдан әзерләнеп, совет солдатларын тауларда көтәләр. Атышлар ун-унбиш минут тирәсе дәвам итә, һәм алар коралларын билгеләнгән урынга яшереп качалар, агач арасында киемнәренең җилфердәгәне генә ишетелеп кала иде, ди ветеран. Саперлар үзләре дә корал күчерә торган юлларга миналар урнаштыралар. Моның өчен аларны институттан килгән кешеләр махсус укыта".

    Сугыш кан коюсыз гына булмый: Илшат абыйга хезмәттәшләренең авыр яралардан сыкравын гына түгел, үлемен дә күрергә туры килә.

    "Шулай берсендә кышлакны тикшереп чыккач, ранецларга ятып йокымсырап, калганнарны көткәндә, дувал өстеннән берничә тапкыр ату яңгырады. Без, автоматларны алып, артларыннан йөгергәнче, алар тау арасына кереп югалды. Кире килгәндә, бер егетебезнең башы яраланган иде, ул вафат булды, - диде ветеран. - Безнең кайтыр вакыт җиткән иде инде, взвод командиры: “Сез хәзер монда каласы кешеләр түгел”, - дип, операциягә яшьләрне алып чыгып китте, шунда өч егет минага шартлап үлде".

    Илшат абый армия хезмәтеннән Нижневартовск шәһәренә кайтып, бергә хезмәт куйган иптәшләренең хәлен белә, эшләрен тәмамлый, ә аннан соң туган якларына юл тота. Улларын исән-сау күргәч, әти-әнисенең шатлыктан күзләре яшьләнә. Яшь егет башта “Алга” хуҗалыгына төзүче булып урнаша, аннан соң Кукмарага китеп төпләнә. Хәзерге вакытта ул металл савыт-сабалар заводының кою цехында мастер булып хезмәт куя. Авылларында фельдшер булып эшләгән Мамадыш кызы белән гаилә коралар. Тормыш иптәше Роза апа – беренче гимназия укучыларының яраткан шәфкать туташы. Кызлары Эльвира  да әнисенең юлын – табиб һөнәрен, ә уллары Рөстәм икътисад өлкәсен сайлаган. Бүгенге көндә аларның үз тормышлары. “Балаларга, оныкларга сугыш афәтләрен күрергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын”, - диде әфганчы.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: