Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Инвалид булып кайтып киләм. Әти-әниләр, гаиләм ничек каршы алыр?»

    1943 ел, апрель айлары. Казаннан килгән пассажир поезды Кукмара станциясендә туктады. Төшкән кешеләр арасында озын буйлы, ябык гәүдәле, аркасына солдат котомкасын аскан фронтовик бер ир күренде. Вокзалга да кереп тормыйча, Кукмара урамы буйлап атлады.

     

    Ул Чишмәбашта туып-үскән, сугыш башлану белән фронтка китеп, уң кулын югалтып кайтучы Хаҗип Харисов иде.

    «Туган якның язы нинди матур. Тынлык. Халкыбыз тыныч яши, тыныч йоклый», - дип сөенеп куйды.

    Көн кичкә авышып бара, 25 чакрым җирне аңа тизрәк үтәргә кирәк. Адымын тизләтеп, Янсыбы урамын да узды. Купка авылына әле ерак. Башында төрле уйлар: фронт, иптәшләре, гаиләсе, балалар, әти-әнисе, Мөкәрәмә...

    «Ил яралы, мин дә яралы. Инвалид булып кайтып киләм. Әти-әниләр, гаиләм ничек каршы алыр? Колхоз эшенә мин яраклы түгелдер инде?» - дигән уйлар бөтерелә. 

    Юл пычрак, кичке тынлык. Ул Сәрдек елгасына якынлашты. Шаулап, сулы елга ага, ә күперне язгы ташкын алып киткән. Ул тирән кайгыда. Нишләргә?

    «Сугышта исән калып, якын гына араны үтә алмый үлеп ятаргамы? - дип, бераз уйлап торгач, йөзеп чыгарга ниятләде. - Туган ягым елгасы, мине сакла, әти-әни, балаларым хакына ярдәм ит».

    Ул котомкасын муенына асты да елгага керде. Тиз арада елга аны еракка алып китте. Котомка ага, муенын кыса, тын алырга, суларга ирек бирми, җитмәсә, елга ярында тотынырга агач та юк. Ниһаять, елга юнәлешен үзгәртте, Хаҗип борылышта чүп-чар, такта кисәкләрен күрде. Сул кулы белән тактаны алып, ярга кадады, бераз хәл җыеп, таянып тора алды. Аякларын ярга терәде дә талпынып, көчәнеп, яр читенә ауды. «Рәхмәт сиңа, елгам, тагын исән калдым», - диде ул, сөенеп.

    Чишмәбашка кайтып кергәндә беренче әтәч тавышлары ишетелде. Авыл әле йокыда. Ак мәчет ягыннан киртә аша кереп тәрәзә какты. Ишектә әтисе Харис абзый күренде:

    «Хаҗип, улым», - дип кычкырып җибәрде. Шул тавышка хатыны Мөкәрәмә йөгереп чыкты. Өйнең иңе буйлап эшләнгән сәке өстендә йоклап ятучы әнисе Маһирә, кызлары Илһамия, Сөембикә, Кәүсәрияләр дә торды. Мич ягылды, самавыр кайнады. Хаҗип документларын кибәргә куйды, киемнәрен алыштырып, кызлары янына чәй эчәргә утырды.

    ...Сугыш бетте. Ил ярасын төзәтә башлады. Яуга киткәннәрнең яртысы сугыш кырларында ятып калды. Кайтучылардан да күбесе инвалид иде. Шулай да алар колхоз эшендә актив катнашты. Хаҗип агайга да эш табылды, һәркөн колхозда ат белән хезмәт куеп ялга чыкты. Әти-әниләрен, гаиләсен карады, 7 баласына әти булып яшәде. Илһамия, Сөембикә, Кәүсәрия, Нурия (кече яшьтә вафат булды), Нурания, Вәрәкыялар арасында бердәнбер улы Гариф туды. Ул таза, тулы гәүдәле, көчле егет булып үсте. Сабантуйларда горур авыл батыры иде. Авылның иң сөйкемле, эшчән, түзем, үрнәк кызы Минегөлгә өйләнеп, Илназ, Гөлназ, Ниязларга тормыш бүләк иттеләр. Хәзер алар да үз тормышы белән яши.

    Төп йортта Нияз әнисе белән туганнарын җыйды. Алар үткәннәрне искә алып, альбомнар, фоторәсемнәр карап утырды. Бабасына охшаган Айнур талпына-сөртенә йөрергә, яшәргә ашыга. Тормыш шулай дәвам итә. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

    Сания ВӘЛИУЛЛИНА, Башкортостан

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: