Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чишмәбаш авылында яшәүче урамнарга лаеклы кешеләрнең исемен бирүне тәкъдим итә

    "Китапларда чын тарих сурәтләнсә дә, аларны уку бар кешегә дә насыйп булмый шул. Шуңа күрә авыл урамнарына авылдашларыбызның исемнәрен кушсак, бөек шәхесләрне киләчәк буын онытмас иде", - ди ветеран.

    Күптән түгел Чишмәбаш авылындагы йорт номерларын яңарттылар. Ләкин номерларны гына түгел, урам исемнәрен дә үзгәртергә кирәк дип уйлыйм мин.

    Авылда Хәсән һәм Нәбиулла Вәлиуллиннар яшәде. Алар икесе дә сугышка бишәр улларын озатты, әмма берсе дә туган якларына әйләнеп кайтмады. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга җыенганда алар яшәгән Центральная урамына Вәлиуллиннар дисәк, дөресрәк булыр иде. 

    Авылның югары очындагы урамга Победа дигән исем биргәннәр. Кайда, нәрсә җиңгән соң бу урам? Мин аны Мостафиннар исеме белән атар идем. Мостафа абый – колхоз төзелешенә зур өлеш керткән кеше. Ул төзелеш бригадасын җитәкләде, ферма, ат абзары төзетте. Зур, ике катлы амбар әле дә тора. Ә улы Нотфулла авыл советы рәисе булып эшләп, Зур Сәрдек мәктәбе укучылары тырышлыгы белән авылның буеннан-буена агачлар утыртты. Посадка авылны кардан саклады. Элек урамдагы кар күплектән, капка өстеннән йөрделәр. Икенче улы Рхулла колхозда трактор бригадиры булып хезмәт куйды. Авылга мәчет салуда да зур өлеш кертте.

    Нотфулла һәм Рхулла – Бөек Ватан сугышы ветераннары. Нотфулланың улы Илдар мәктәп төзетте, мәктәп директоры булып эшләде. Җәй айларында да ял итмичә, комбайнда тир түкте, ләкин урып-җыюның соңгы көнендә фаҗигале төстә вафат булды. Менә шушы гаиләне истә тотып, урамны Мостафиннар дип атар идем.

    Аргы як урамны заманында Мәчет урамы дип йөрттеләр. Андагы мәчетне инде сүттеләр. Гаяз Салихов мулла вазыйфасын башкарды. Аны бер гаепсезгә кулга алып аттылар. Нигә аргы якка аның исемен бирмәскә ди әле?

    Мәрхүм Заһит улым “Чишмәбашым – гомер юлдашым” дигән китабында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында язды. Үземә Аш-Буҗи, Уразай авылы тарихы китапларын бүләк иттеләр. Уразай китабына ул авылның мәчете турында язган мәкаләм кергән. “Аш-Буҗи авылы тарихы” китабын мин комбайнда эшләгәндә агроном булган Фәнис Хәмәтдинов, өйгә килеп, үз кулы белән бүләк итте. Китапта авыл халкының фотосурәтләренә күп урын бирелгән. Андагы хезмәттәшләремне күреп, алар белән күрешеп сөйләшкәндәй булдым. Лаеклы ялга чыкканнан соң 34 ел үтсә дә, Фәниснең мине зурлап искә алганына күңелем булды.

    Китапларда чын тарих сурәтләнсә дә, аларны уку бар кешегә дә насыйп булмый шул. Шуңа күрә авыл урамнарына авылдашларыбызның исемнәрен кушсак, бөек шәхесләрне киләчәк буын онытмас иде.

    Габделвахит ШӘМСЕТДИНОВ, 
    Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, 
    Чишмәбаш

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: