Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...

Әйе, быел нәкъ менә җыр юлларындагыча күп кешенең бәрәңге уңышы ишелеп уңды. Казып алынганнан соң кап-кара җир өстенә сибелеп, кояш нурлары астында ялтырап ятучы берсеннән-берсе эре бүлбеләрне җыеп кына өлгер! Бәйрәм ялларында үрәсбашлыларны да бакчадан кермәделәр дияргә була. Кемдер бәрәңге сабагы чапты, кемдер казыды, җыйды... Һава торышы көйсезләнеп китеп, яңгырлар...

-Без берничә төр сорт бәрәңге утыртабыз. Чөнки бер елны - берсе, икенче елны икенчесе уңа дигәндәй... Әйтик, быел "Невский" һәм "Розара" төрләреннән шактый мул уңыш җыеп алдык. Ә менә сары эчле кызыл бәрәңге алай мактанырлык булмады, черекләре күп иде, - ди күршебез Лариса Макарова. - Балаларның каникуллары беткәнче, август аенда ук бәрәңгене казып, урнаштырып куярга тырышабыз.

Күпләр хәзер бакчаларына азык чөгендере утырта. Ә менә Макаровлар гаиләсе инде берничә ел кабакка да өстенлек бирә.

-Бакчаның өчтән бер өлешен кабак алып тора. Аны маллар аеруча яратып ашый, - дип сүзен дәвам итте Лариса ханым. - Теләсә кайда үсә, әрсез инде ул кабак дип җиңел генә уйлыйсы түгел, куе булса, аның уңышы берничә данәдән артмый. Шуның өчен орлыкларны 50 сантиметр ара белән утыртырга, ә ике рәт арасын 1,5 метр итеп калдырырга кирәк. Быел җәй яңгырлы килгәнлектән, тишелеп чыкканнан соң да, кәлшәләр яхшылап тернәкләнеп китә алмады. Әмма шулай да уңышы зарланырлык түгел үзе. Кыраулар төшкәнче җыеп аласы булыр. Кабакларны иң элек бакчадан келәткә, ә салкыннар башлангач, өй астына ташыйбыз. Берсе дә череми, көздән кышка кадәр ваклап турап сыер малларына бирәбез. Кабактан әзерләнгән ризыклар үзебезгә дә бик ошый. Орлыгын җыеп, яхшылап киптереп, капларга тутырып куйсаң, икенче язга инде әзер дигән сүз.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Бәлки, райондашлар арасында бәрәңге игү серләре белән уртаклашучылар табылыр. Бу хакта 2-65-60 телефонына шалтыратып безгә сөйли аласыз. Барлык җаваплар, фикер-тәкъдимнәр kukmor-rt.ru сайтында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев