Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Восток” җәмгыятеннән Әмир Гыйльметдинов: Техника гына сынатмасын!

Кыр уртасында берүзе җир эшкәртүче Әмир абый Гыйльметдинов янына килгәч: -Басуда үзегезгә генә күңелсез түгелме? - дип сорап куйдым. -Юк, - диде ул. -Алда да техникалар бар бит, хәзер куып җитәм мин аларны. Быел трактор җайлы бара, туфрак тигез булып кала, үткән ел кәсле иде. -Тимер атыгыз көйсезләнмиме соң? -Юк,...

Кыр уртасында берүзе җир эшкәртүче Әмир абый Гыйльметдинов янына килгәч:

-Басуда үзегезгә генә күңелсез түгелме? - дип сорап куйдым.

-Юк, - диде ул. -Алда да техникалар бар бит, хәзер куып җитәм мин аларны. Быел трактор җайлы бара, туфрак тигез булып кала, үткән ел кәсле иде.

-Тимер атыгыз көйсезләнмиме соң?

-Юк, үзем шикелле ул минем, чыныккан, - диде алдынгы механизатор.

Әмир Гыйльметдинов Ядегәр авылыннан. "Восток" җәмгыятендә өченче елын эшли, аңа кадәр районда төрле оешмаларда хезмәт куйган. Әти-әнисенең нигезен таркатмас өчен, яңадан бирегә кайтып төпләнгән икән. Яз-көз кырда, ә кыш көне ферма тирәсендә эшли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев