Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» җәмгыяте терлек үстерү буенча районда алдынгылар рәтендә

Биредә бозаулардан тәүлеккә уртача 1200 грамм артым алалар.


«Уңыш» җәмгыяте оешып эшли башлаганга дүрт ел булды. Соңгы вакытта ул шактый үзгәрешләр кичерде: хуҗалыкның инвесторы Мостафиннар гаиләсе ярдәме белән техника парклары яңарды, терлек үстерү буенча районда алдынгылар рәтенә чыктылар. 

Әлеге хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмә дә терлекчелек мәсьәләләренә багышланган иде, ул уку формасында үтте. Чарада катнашучылар Югары Шөн авылындагы фермада булып, кечкенә бозауларны дөрес итеп тәрбияләү ысулларын карадылар, Кәркәүч авылындагы паркка яңа кайткан куәтле техникалар  белән таныштылар.

Пленар өлештә киләчәккә бурычлар билгеләнде, бүгенге икътисадый хәлләрдә эш алымнары, авырлыклардан чыгу юллары турында сөйләшенде.

«Ел саен үзебезнең алга зур бурычлар куябыз. Билгеле, аларның барысын да берьюлы үтәп бетерү мөмкин түгел. Әйтик, 2021 елда безнең хуҗалык базасында үткәрелгән очрашу вакытында продукция җитештерүдән 300-350 миллион сум күләмендә керем алырга планлаштырабыз, дип сөйләгән идем, әмма әлеге сан 239 миллион сум гына булды, рентабельлек – 20 процент. Акча кеременең төп өлешен сөтчелек һәм итчелек продукциясе бирде, бары тик 23 миллион сумы гына  игенчелектән алынды. Без моны корылык нәтиҗәсендә басу-кырлардан көтелгән уңышны җыеп ала алмау белән бәйле дип уйлыйбыз», - диде «Уңыш» җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Галимуллин. 

Бүгенге көндә «Уңыш» җәмгыятендә өч меңнән артык мөгезле эре терлек бар, шуның  910сы – савым сыерлар. Көндәлек тулаем савым 19 тоннага якын, бер сыер тәүлеккә уртача 20 килограммнан артык сөт бирә. Быел тәүлеклек тулаем савымны 21 тоннага җиткерергә планлаштыралар. 

«Хуҗалыкта кечкенә бозауларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирәбез. Сыер кайчан бозаулауга карамастан, беренче сәгатьләрдә үк яңа туган бозауга угыз сөте эчертәбез, көндез әлеге эшне - терлекчеләр, төнлә каравылчылар башкара. Утыз көнгә кадәрге бозауларга – сөт, престартер ашатабыз, шулай ук көнгә ике тапкыр чиста, җылы су эчертәбез. Бу - шулай ук мөһим фактор. Су эчкән мал башка азыкны да яхшырак ашый. Аннан соң катнаш азык ашатырга өйрәтәбез. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы тармагында да көннән-көн технология үзгәрә, яңа эш методлары кулланыла. Без дә заманадан артта калмаска тырышабыз. Әлегә кадәр савым сыерларга монокорм ашатып, югары продуктлылыкка ирешү турында сөйләшә идек. Хәзер исә тиешле рацион буенча җитештерелгән монокормны бер айлык бозауларга да ашата башладык. Шуның нәтиҗәсендә бозаулардан тәүлеккә уртача 1200 грамм артым алуга ирештек», - диде Раил Галимуллин.

Уңышлылар методы буенча алты айга кадәр тана бозауларны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртергә ярамый, бу малларда бары тик стресс кына тудыра. Шулай ук хуҗалык җитәкчесе абзарларда терлекләр өчен яхшы микроклимат булдырырга кирәклеге турында да сөйләде. Биредә абзарларның иске, элеккедән калган икәнлеге күренеп тора, әмма аларда ишекләр киң итеп ачылган, саф һава, түшәмнәрдән дә тамчы тамып, тәрәзәләр парланып тормый. «Бәлки әлеге абзар үрнәк итеп куярлык та түгелдер. Тишек-тошык урыннар да бар, һава йөрсенгә, түшәмнәрдәге берничә сайгакны алып куйдык. Әмма монда бозауларның торышы өчен иң яхшы шартлар», - диде ул.  

Быел хуҗалыкның техника паркы да шактый яңарган, семинарда катнашучыларны паркның ишегалдына тезеп куелган куәтле техникалар һәм тагылма агрегатлар каршы алды. Үткән ел хуҗалыкта продукция җитештерүдән алынган 30 миллион сум чиста табышның барысы да машина-трактор паркын яңарту өчен файдаланылган. Өчешәр өр-яңа К-700 тракторы, «Фиат» чәчү агрегатлары, ике тырма, ашлама сиптерү җайланмалары һәм башкаларны сатып алганнар.

«Ә 2022 елда исә төп игътибарны мал торакларын яхшыртуга бирергә уйлыйбыз. Билгеле, моны үзебезнең матди мөмкинлекләр белән генә җиңеп чыгып булмаячак, кредитлардан файдаланырга туры киләчәк. Ташлы Елга авылында саву залы белән сыерларны бәйсез асрау өчен абзар төзергә, азык үзәге урнаштырырга планлаштыралар. Болар да терлекчелек продукциясенең күләмен арттыруга үзенең нәтиҗәсен бирер дип ышанабыз», - диделәр.

Шулай ук семинар барышында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә дә тукталдылар. «1 апрельгә без язгы кыр эшләренә йөз процент әзер булырга тиеш», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев. Минераль ашламаларны, еш ватыла торган запас частьларны алдан кайгыртып куярга, импортны алыштырырлык товарларны эзләргә, аларны өйрәнергә кирәклеге дә ассызыкланды, чөнки илдәге вакыйгалар авыл хуҗалыгы тармагына да йогынты ясамый калмаячак. Димәк, аларга да бүгенге замана шартларына яраклашырга туры киләчәк.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk