Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы директоры Анатолий Тимофеев: Руслан белән Ландыш – безнең хуҗалыкта эшләүче иң яшь гаилә

Өч бала тәрбияләүче гаиләнең иртәсе сәгать дүртенче яртыдан ук башлана.

«Мин башкача өйдәге эшнең күплегеннән зарланмаячакмын!» Үрәсбаш авылында яшәүче Ландыш һәм Руслан Ивановлар хуҗалыгында булып кайтканнан соң, телевидениедә эшләүче хезмәттәшләремнең берсе әнә шулай диде. 
 

Мин – авыл баласы
 

...Өч бала тәрбияләүче гаиләнең иртәсе сәгать дүртенче яртыдан ук башлана. Кояш белән бергә йокыдан торып, фермага эшкә барганчы мал карый алар. Бүгенге көндә Ивановлар хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр саны - 13, шуларның бишесе – савым сыер, калганнары – тана, үгез һәм бозаулар. Өстәвенә атлары бар, тавык-чебешләре дә берничә дистәдән артык.

«Авылда туып-үскәч, шәһәр тормышын, фатирда яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Әти-әнием күп еллар хуҗалыкта эшләде. Алар, хәтта ферманың бер мал торагын үзләренә арендага алып, шунда терлекләр дә карады. Мин көн саен мәктәптән кайткач, яннарына булышырга бара, малларның асларын чистарта, азык тарата, су эчертә идем. Бәлки мал-туарны яратуым да шул вакыттан башлангандыр. Әти пенсиягә чыкканчы хуҗалыкта алдынгы тракторчыларның берсе булды. Аның өй янына кайтып туктаганын көтеп кенә торам, шул арада йөгереп чыгам һәм трактор кабинасы эченә кереп утырам, ватылган көннәрендә, мазутка пычрана-пычрана, төзәтергә булыша идем», - ди Руслан.

Техника «җене» кагылган егет унберенче сыйныфтан соң автомәктәптә укып таныклык ала да 2006 елда үзенең хезмәт юлын туган авылындагы күмәк хуҗалыкта башлап җибәрә. 

«Уналты ел трактор руле артында инде мин. Нинди эшкә билгелиләр, шуны башкарам. Техника җылы гаражда торгач, кышкы салкыннарда да кабынмый калганы юк. Көйсезләнеп китсә, запас частьлар үзвакытында кайта. Инде берничә ел дәвамында трактор белән малларга азык хәзерләү вазыйфасын башкарам. Печән, салам, кукуруз силосы, сенаж, фураж саласың да, ул миксерда яхшылап болгатыла һәм фермалардагы малларга кертелә. Көн дәвамында сыер, тана, үгез һәм бозауларга төрле рацион белән 17-18 рейс азык таратыла», - ди ул.

Авылны үз иткән шәһәр кызы 
 

Русланның тормыш иптәше Ландыш тумышы белән Кукмараның үзеннән. «Безнең авылга кунакка кайта иде ул. Читтән бераз күзләп йөргәннән соң, чибәр, тырыш һәм акыллы әлеге кызны: “Минем булачак хатыным”, - дип, күңелнең бер читенә кертеп куйдым. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. 2005 елда өйләнештек. Өч балабыз бар. Шөкер, бик яхшы яшибез. Ландыш – ул яраткан тормыш иптәше генә түгел, нык терәк тә. Мин аның белән бик бәхетле», - ди Руслан. 

Без килгәндә, хуҗабикә фермада бозаулар янында кайнаша, аларга су эчертә иде. Үрәсбаш авылына килен булып төшкәннән соң, фермага эшкә урнаша, ун ел сыерлар сава, соңгы биш елда яшь бозаулар карый.

«Хәзер авыл кызларының күбесе шәһәргә китү ягын карый. Авылда эш күп, диләр. Ә менә мин кечкенәдән авыл тормышын яраттым, шуның өчен биредә төпләнгәнебезгә беркайчан үкенгәнем булмады. Без өйләнешкәч тә, хуҗалык җитәкчесе Үрәсбаштан өй алып бирде, аның хакын эшли-эшли түләп бетердек. Хәзер инде янкормалар төзеп, йортны тулысынча яңарттык дияргә дә була. Фермада бозауларны карау ике сменада оештырыла. Беренче смена иртәнге сәгать биштән башлана. Яңа туган бозауларны кабул итеп алабыз да аларга өч ай дәвамында көнгә биш тапкыр сөт эчертәбез. Бераз калыккач, рацион алыштырыла. Сабый балалар шикелле тәрбиялибез үзләрен, шөкер, малларның барысы да көр», - ди Ландыш.

Фермада гына түгел, хатын-кызның өйдә дә эше бик күп. Барысына да ничек җитешә икән ул?

«Йокыдан иртә торсаң, ялкауланмасаң өлгерергә була. Без Руслан белән эшкә чыгып киткәнче малларга башак болгатып ашатабыз. Аннары биш сыерны аппарат ярдәмендә савабыз, сөтне күмәк хуҗалыктан җыючыга тапшырабыз. Сөткә бер литрын 29 сум исәбеннән түлиләр. Ул акчалар – тормышны алып бару өчен бик зур файда. Балалар да безнең эш графигына күнекте инде. Улыбызга 17 яшь тулды, уртанчы кызыбыз тугызынчы сыйныфта укый, ә төпчегебез балалар бакчасына йөри. Җәй көне бакчада чүп утау, су сибү, үрдәкләрне саклау, кош-кортларны ашату кебек эшләрдә балалар – иң зур ярдәмчеләребез», - ди әңгәмәдәшем.
 

Мал азыгы хәзерләү – беренче планда

 
«Безнең пай җирләре бар. Анда печән һәм ашлык чәчәбез. Шулай ук хуҗалык та ни сорыйсың, шуны бирә. Печән, салам, ашлык, фуражны үзвакытында күп итеп хәзерләп куйсаң, ел әйләнәсе бер мәшәкатең ким була. Тракторыбыз бар, агрегатлар да үзебезнеке. Печән вакытларында, көзен урып-җыю чорында туганнар булыша, бергәләп эшлибез. Улыбыз Артур да соңгы елларда кул арасына керә башлады. Узган ел 16 яшенә ат бүләк иткән идек. Тәрбияләү тулысынча аның өстендә», - ди Руслан.

Артур Кукмара аграр көллиятенең агрономия бүлегендә укый. Көрәшче дә икән әле.
«Әти-әни өйдә булмаганда, малларны үзем карыйм. Кайчан су эчертәсе, кайчан печән саласы – барысын да беләм. Хәзер үземнең атым булгач, җаваплылык тагын да артты. Ул чиста инглиз токымлы. Укудан кайткач, көн саен асларын чистартам, урамга йөртергә алып чыгам, сөйләшәм. Аның холкы тыныч, минем һәр сүзне тыңлый. Киләчәктә Сабантуйларда чабышта катнашырга хыялланам», - ди ул.
 
Анатолий ТИМОФЕЕВ, Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы директоры:

Руслан белән Ландыш – безнең хуҗалыкта эшләүче иң яшь гаилә. Гаилә башлыгын инде бала чагыннан беләм. Тәртипле, акыллы, тырыш ул. Тормыш иптәше Ландыш та, Кукмарадан булуына карамастан, җәй көне гел авылга туганнарына кунакка кайта, сеңлесе белән бергә ындырда эшли иде. Шулай ук хезмәт сөючән кыз. Фермага эшкә чакыргач та, тәкъдимне кире какмады. Аның хезмәт күрсәткечләре бик яхшы. Хәзер күп яшьләрне авылда калдырып булмый бит. Ивановлар гаиләсе исә – читкә китеп эшләүчеләргә үрнәк.
 

 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев