Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әсәнбаш“ агрофирмасы узган елны 34 миллион сум саф табыш белән төгәлләгән

"Без бүген бирегә эшкә нәтиҗә ясау өчен генә түгел, булган кимчелекләр, аларның сәбәпләре турында уртага салып сөйләшү өчен дә җыелдык. Кемгәдер, бәлки, кызарырга да туры килер", - дип кисәтеп куйган иде "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллин еллык хисап җыелышы алдыннан. Дөрес әйткән икән: һәр проблеманың"төбенә" төшеп анализладылар, һәр тармактагы...

"Без бүген бирегә эшкә нәтиҗә ясау өчен генә түгел, булган кимчелекләр, аларның сәбәпләре турында уртага салып сөйләшү өчен дә җыелдык. Кемгәдер, бәлки, кызарырга да туры килер", - дип кисәтеп куйган иде "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллин еллык хисап җыелышы алдыннан. Дөрес әйткән икән: һәр проблеманың"төбенә" төшеп анализладылар, һәр тармактагы резервларны барладылар.

Агрофирманың хезмәтенә бәя бирү өчен берничә санга күз төшерү җитә: узган елны алар 34 миллион сум саф табыш белән төгәлләгәннәр. Терлекләр саны, ит-сөт җитештерү арткан. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, инде февраль ае өчен исәп-хисап ясалган. Савымчыларның айлык уртача хезмәт хакы 15 мең, механизаторларныкы 19 мең сум, диделәр. Ел нәтиҗәләре буенча 400 мең сум премия түләнү дә хезмәт кешесенә игътибар зур һәм иң мөһиме - моңа мөмкинлек булу турында сөйли. Әмма агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин үзе бу хакта:

-Премия аванс белән бирелде, шуңа без быел яхшырак эшләргә, күрсәткечләрне сизелерлек арттырырга тиеш, - дип белдерде.

Җыелышта катнашкан "Сөт иле" җәмгыятенең генераль директор урынбасары Рафил Исмәгыйлев билгеләп үткәнчә, "Әсәнбаш" агрохолдинг составына кергән унбер агрофирма арасында иң нәтиҗәле эшләүчеләрдән саналса да, район лидерлары булган Вахитов исемендәге һәм "Урал" хуҗалыкларына тигезләшү өчен әле, ай-һай, нык тырышырга кирәк. Бигрәк тә сөтчелек буенча күрсәткечләрдән канәгать булмауларын белдерделәр. Иң күп акча кереме шушы тармактан алынса да, продукция җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр тагын да зуррак. Шулай ук югалтулар да күп. Азык күп тотыла, аның барысы да маллар алдына барып җитми: урлашу очракларына юл куела. Ә бу сөтнең үзкыйммәтендә чагылыш таба. Агрофирманың баш зоотехнигы Иван Рыбин да моны үз чыгышында дәлилләп күрсәтте. "Заря" бүлекчәсендә сөтнең бер литрын җитештерү өчен 13 сум 50 тиенлек чыгымнар тотылса, "Алга"да бу күрсәткеч - 14 сум 40 тиен тәшкил итә икән. Ләкин аңа карап продукциянең сыйфаты яхшырмаган бит: сөтнең литрын 18 сум 12 тиеннән сатсалар, зарялылар аны сөт комбинатына 19 сум 74 тиеннән озата. Шуңа бу бүлекчәдә терлекчелек 19 процент рентабельлелек белән эшли, ә "Алга", "Әсәнбаш" бүлекчәләрендә ит-сөт җитештерүдән зыян гына күрәләр.

-Монда уйланырга җирлек бар. Без һәр тиенне санап эш итәргә, продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен тырышырга тиеш. Өйдәге кебек, үземнеке дигән караш булдырырга кирәк. Шунсыз бер урында таптаначакбыз, - ди агрофирма җитәкчесе. - Исәпкә алу эшен югары дәрәҗәдә алып барырга кирәк. Алдынгы технологияләрне өйрәнеп, үзебездә куллану да файдага гына булачак.

Әсәнбашлылар үзләре дә көн үтсенгә генә йөри торган халык түгел. Үз көчләре белән фермаларда реконструкция эшләре алып баралар. Кыр эшләре дә вакытында башкарыла. Быел да җиңнәре сызганулы: инде тагылма машиналарның күбесе төзекләндерелгән. "Заря"дагы кебек, эшне "сытып" эшли торган терлекчеләре, техниканы биш бармагыдай белүче механизаторлары, менә дигән белгечләре булган агрофирма киләчәктә "Сөт иле" җәмгыятендә генә түгел, районда да иң алдынгылар сафында булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев