Сергей Димитриев: Бүген төп максат - чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгу
Кукмара районында язгы кыр эшләре башланды.
Тиз генә бетмәс кебек тоелган кар көртләре күз алдында эреп юкка чыкты. Димәк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң дулкынландыргыч, җаваплы вакытлар җитте. Тиздән – чәчү. Ә аңа кадәр «Урал» хуҗалыгы базасында традиция буенча соңгы әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар үткәрелде.
«Бүген төп максат - чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Моның өчен үткән елгы ялгышларны кабатламыйча, яңалыкка таба атларга кирәк. Әмма кырга чыгып киттек дип, терлекчелекне дә онытырга ярамый», - диде район башлыгы Сергей Димитриев, семинарда катнашучыларны сәламләп.
Ураллылар, елдагыча, язгы кыр эшләренә әзерлекнең алгы сызыгында. Хуҗалыкның «Рассвет» белән икесенә бергә 9 мең гектарга якын сөрүлек җирләре бар. Шуның 4 мең гектардан артыгында бөртеклеләр игәләр, калганын азык культуралары алып тора. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, күпьеллык үләннәр - 1760, берьеллыклар 1300 гектарны били, кукурузны – 1033, рапсны 231 гектарда үстерергә планлаштыралар. Моннан тыш, ураллылар бәрәңге игүдән дә туктамаганнар. Быел икенче икмәккә 87 гектар җир билгеләгәннәр. Бәрәңгегә сорау бар, быел килограммын 12 сумнан сата башлаган идек, соңгы вакытта килограммын 20 сумнан җибәрдек, диделәр.
«Быелгы чәчүгә барлыгы 1100 тонна орлык таләп ителә иде, аны 600 тоннага күбрәк әзерләп куйдык. Һәр культураның ике-өч сортын игәбез. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар тупланды. Шулай ук игеннәрне яфрактан тукландыруга да зур игътибар бирәчәкбез. Максатыбыз – кырлардан уртача 50 центнер уңыш җыеп алу», диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов.
Хуҗалыкта язгы эшләрне башкарып чыгу өчен техникалар җитәрлек: сиксән берәмлек трактор, уналты тырма агрегаты, культиваторлар, өч чәчү комплексы, СЗТ-3,6 чәчкечләре, катоклау җайланмалары – барысы да төзекләндерелгән.
«Бүгенге көндә “Урал” ягында – сигез, “Рассвет”та җиде агрегат дым каплата, уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тырмалап, минераль ашлама кертә. Куәтле техникалардан тыш, безнең ике дистә чылбырлы тракторлар да бар. Алар безгә кыр эшләрендә өстәмә көч булып тора», - дип таныштырды хуҗалыкның баш инженеры Мәгъфүр Гаязов.
Быел хуҗалыкта акчаларның төп өлеше төзелешкә тотылган. Шуңа күрә машина-трактор паркы артык яңартылмаган. «Рассвет» ягына гына бер агрегат СЗТ-3,6 чәчкече сатып алганнар.
«2020 елда яңа төзелә торган мегафермада 366 миллион сумлык эш башкарылды. Быел исә 500әр терлеккә исәпләнгән ике мал торагы төзергә, ике тирес лагунасы ясарга, әйләнә-тирәсен койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз. Бу эшләргә 206 миллион сумнан артык акча каралган. Склад белән бергә азык цехы да куелачак. Төзелешләрне кредит алмыйча, үз көчебез белән башкарып чыгарбыз, дип торабыз», - диде хуҗалык җитәкчесе.
Бүген дә хуҗалыкта төзелеш эшләре тулы куәткә бара. Машина-трактор паркы янында техникаларны саклауга кую өчен ангар төзиләр. Ул якынча сигез миллион сумга төшәчәк икән. Шунда бөтен заманча үзйөрешле техникаларны саклауга куярга планлаштыралар. Чөнки карлы, яңгырлы, кояшлы һава торышы техникаларга зыян салмыйча калмый, ә аларга запас частьлар сатып алу бик кыйммәткә төшә, дип аңлаттылар.
Соңгы елларны райондагы бер төзелеш оешмасы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү белән дә шөгыльләнә башлады. Семинар барышында алар үзләре ясаган культиваторны тәкъдим итте. “Биредә инженерлар, агрономнар җыелган, шуңа күрә үзгәртәсе җирләре юкмы - теләк-тәкъдимнәрегез, киңәшләрегезне җиткерә аласыз”, - дип мөрәҗәгать итте алар.
«Районда булдыклы, кулыннан эш килә торган кешеләр бик күп. Аларны күрә белергә һәм эшләү өчен мөмкинлекләр тудырырга гына кирәк. Алга таба сездән яңа чәчү комплексы кебек тагын да куәтлерәк техникалар көтәбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев