Сергей Димитриев: Барлык технологик мөмкинлекләрне эшкә җигеп, булган уңышны саклап калырга кирәк
«Тойма» җәмгыятендә семинар үткәрелде.
«Районда барлык чәчү эшләрен дә тиешенчә, үзвакытында башкарып чыктык. Шытымнар да начар булмады, зур уңышка өметләнгән идек. Әмма барысы да кеше факторына гына бәйле түгел. Корылык бар хезмәтне юкка чыгарырга мөмкин. Әгәр эссе һава торышы тагын бер атна, ун көн дәвам итсә, хәл тагын да катлауланачак. Шуңа күрә барлык технологик мөмкинлекләрне эшкә җигеп, булган уңышны саклап калырга кирәк», - диде район башлыгы Сергей Димитриев «Тойма» җәмгыятендә үткәрелгән семинар барышында.
Әйе, бүгенге эссе көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында төп бурыч - чәчүлекләрне саклап калу. Ә моның иң нәтиҗәле ысулы – үләннәрне яфрактан өстәмә тукландыру, ди белгечләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу эшне тиешенчә башкару өчен, районда техника белән авырлыклар юк, барлыгы 10 үзйөрешле, 2 «Туман», 10 прицеплы сиптергеч бар. Чәчүлек мәйданнарны бүлеп карасак, бер агрегатка якынча 1800 гектар җир туры килә икән. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да игеннәрне икенче тапкыр яфрактан тукландыруны төгәлләп килә, «Урал», «Уңыш», Вахитов исемендәге хуҗалыкларда бу эш инде дүртенче тапкыр башкарыла.
«Тойма» хуҗалыгының бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, шуңа күрә семинар өйрәнү, фикер алышу формасында булды. Чөнки тоймалылар – районда беренчеләрдән булып, үләннәрне яфрактан өстәмә тукландыру буенча эшчәнлеген башлап җибәргән хуҗалык. Соңгы елларны алар, тагын да алга атлап, органик ашлама - гумат җитештерә башлаганнар, моның өчен завод урнаштырганнар. Шулай ук лаборатория булдырганнар, аның ярдәмендә үләннәрне тикшерәләр һәм, нинди микроэлементлар җитмәгәнлеген ачыклап, минераль ашлама кертәләр. Бу зур нәтиҗә бирә. Шулай ук тоймалыларның, башка хуҗалык басуларына чыгып, үсемлекләрнең анализын алу мөмкинлеге дә бар.
«Без электән үк гумат белән эшли идек. Ләкин аны читтән сатып алу бик кыйммәткә төшә. Әле аны сипкәндә дә инжекторлар тыгылып интектерә иде. Моннан берничә ел элек “Восток” хуҗалыгының басуларында йөргәндә, игеннәрнең уңдырышлылыгын күреп, агроном Илфат Мөхәрләмовтан сәбәбен сорадым. Ул гуматның нәтиҗәлелеге турында әйтеп, үзләрендәге суалчан цехын күрсәтте. Шуннан соң әлеге тәҗрибәне үзебездә дә кулланып карарга булдык. Мондый эссе һава торышы сакланганда гуматның игеннәргә файдасы искиткеч зур. Ул үсемлекләр өчен стресска каршы чара ролен үти, ягъни антидепрессант булып тора. Суалчан эшкәрткән биогумуста микроэлементлар бик күп, үсемлек аларны химик препаратларга караганда җиңелрәк үзләштерә. Без бүгенге көнгә кадәр үләннәрне өч тапкыр яфрактан тукландырдык, алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез. Мәсәлән, хәзерге вакытта арпаларда 24-28 бөртек исәпләдек, куелыгы бер квадрат метрга 400-450 сабак туры килә. Әгәр шушы күрсәткечләрне саклап кала алсак, бер гектардан уртача 30 центнер тирәсе уңыш җыеп алыныр, дип өметләнәбез», - диде «Тойма» җәмгыятенең агрономы Мөнир Галимҗанов.
Бүгенге көндә зур уңыш турында хыялланып булмый, барысына да әзер торырга кирәк, явым-төшемнәр көтелмәсә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре берьеллык үләннәрне җыеп алуга керешәчәк, дип белдерә белгечләр. Бу аларга күпмедер дәрәҗәдә азык запасы туплап калырга ярдәм итәчәк.
«Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер кыш чыгарлык былтыр хәзерләнгән азык запасы бар әле, шуңа күрә бу яктан авырлыклар булыр, дип уйламыйм. Безнең максат – эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын да кайгырту. Хәзерге вакытта алар 130-150 сумнан күпләп печән сатып алуга кереште. Бу – бик кыйммәт бәя. Мин мал хуҗаларына мондый бәягә ашыгып печән сатып алмаска киңәш итәм. Районда эшләп килүче азык цехлары шәхси ярдәмче хуҗалык малларын да сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә сәләтле. Шуңа күрә борчылып, уйланмаган карарлар кабул итәргә кирәк түгел. Монокорм сатып алу күпкә отышлырак, чөнки аның составында терлекләргә кирәкле барлык компонентлар да бар», - диде район башлыгы.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев