Авыл хуҗалыгы

Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша

Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, Вахитов исемендәге, "Урал", "Рассвет" хуҗалыклары, "Лесной" агрофирмасы игеннәрне тулысынча җыеп ала алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә игеннәрнең 88 проценты (29300 гектар) җыеп алынган, барлыгы 91347 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 31,2 центнер уңыш чыга....

Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, Вахитов исемендәге, "Урал", "Рассвет" хуҗалыклары, "Лесной" агрофирмасы игеннәрне тулысынча җыеп ала алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә игеннәрнең 88 проценты (29300 гектар) җыеп алынган, барлыгы 91347 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 31,2 центнер уңыш чыга. Басу-кырлардан 19500 тонна салам җыеп алынган.10200 гектар җир туңга сөрелгән. Районыбызның кайбер хуҗалыклары көзге чәчүгә керешеп, 3100 гектарга арыш чәчелгән.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев