Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Сергей Димитриев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары белән очрашты

Анда сүз коры һава торышы булганда игеннәрне саклап калу, малларга җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплау турында барды.

Район башлыгы Сергей Димитриев эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары белән очрашты. Анда сүз коры һава торышы булганда игеннәрне саклап калу, малларга җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплау турында барды. 

Очрашуда катнашучылар "Урал" җәмгыяте басуларын карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

- Язгы кыр эшләрен вакытында төгәлләсәк тә, табигать шартлары игенчеләрне шактый сыный. Безнең территориядә явым-төшем бик аз булды, ә кичләрен салкын һава торышы сакланды. Бу үләннәрнең үсешенә тискәре йогынты ясады. Бүгенге көндә төп бурыч - игеннәрне саклап калу. Безнең эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 43 мең мөгезле эре терлек исәпләнә, әле моннан тыш шәхси хуҗалыклар бар. Бу малларны ашату өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплап калырга кирәк, - диде Сергей Димитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk