Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе: Яңгырлы яздан зарланырга урын юк

Хуҗалыкта чәчү кампаниясенең яртысыннан күбрәген башкарырга өлгергәннәр инде.

Быелгы яз яңгырлы көннәре белән истә калыр, мөгаен. Кырчыларга да күкрәк киереп эшләргә мөмкинлек юк, куе болытлар килә дә басулардан техникаларны куалап чыгара. Әмма хафаланырга урын юк, вакыт бар әле, орлыклар җир куенына иңдерелгәннән соң, көннәр җылытса, бик тиз күтәрелеп китәрләр, ди тәҗрибәле игенчеләр.

Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов та яңгырлы яздан зарланырга урын юк, дигән фикердә. Алар чәчү кампаниясенең яртысыннан күбрәген башкарырга өлгергәннәр инде.

«Игенчеләр өчен ел бик матур килә дип әйтер идем, яңгырлары да кирәк. Билгеле, бераз соңга калу сизелә. Аллаһ боерса, җирдә дым бар, июнь айларында кояш чыгып җылытып та җибәрсә, ел яхшы килер, дигән өмет белән яшибез. Яңгырдан зарланырга ярамый, чөнки үткән ел ул бик сагындырды. Чәчкән җирләрдә тишелеш күренә башлады, кукурузлар да әкренләп борын төртә», - диде ул.

Әлеге хуҗалыкның Тырыш ягы белән бергә ун меңгә якын сөрүлек мәйданнары бар. Быел шуның 2300 гектарында сабан культуралары игәргә планлаштыралар. Иген кырларының 4450 гектарын азык культураларына бүлеп биргәннәр. Аның төп өлешен кукуруз алып тора, күпьеллык үләннәрнең мәйданнарын да ел саен яңартып торалар. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең саны – 9500. Шуның дүрт меңгә якыны – савым сыерлар. Хәзерге вакытта биредә тәүлеккә 110 тонна сөт савалар. Шулкадәр малны ашату өчен җитәрлек күләмдә азык запасы туплап калырга кирәк, диде җитәкче. 

Бүгенге көндә хуҗалык басуларында  бөртеклеләр һәм кукуруз чәчүдә барлыгы унике агрегат эшли. Алар көнгә 1000 гектарга якын эш башкаралар. Хуҗалыкта механизаторларга кытлык юк, чәчү кампаниясе башланыр алдыннан гына да коллективлары яңа эшче кулларга баеган, егетләрнең кайсы – трактор, кайсы КамАЗ руле артына утырган. Игенчеләр иртәнге сәгать алтыда кырда булалар һәм караңгы төшкәч кенә кайталар. Ә бөртек һәм кукуруз чәчүдә эшләүче берәр комплексның эше сменалы оештырылган, яңгырлар яумаганда алар тәүлек буе хезмәт куялар. Алты агрегатка автопилот урнаштырылган. Ул эшне тизләтте, сыйфатын яхшыртты, рәт аралары тигез кала, механизаторларны да ардыртмый, дип аңлатты Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Радик Кашафетдинов. Алдагы еллардагы матур традицияне дәвам итеп, быел да биредә дүрт көн саен механизаторның башкарган эш күләменә, сыйфатына карап нәтиҗә ясыйлар һәм җиңүчегә акчалата бүләк, күчмә әләм тапшыралар. 

Баш агрономның сүзләренә караганда, былтыр уҗым культураларын 1200 гектар тирәсе чәчкән булганнар. Әмма көз коры килү сәбәпле, игеннәрнең 30 процент тирәсен бозып, яңадан чәчәргә туры килгән.  

«Чәчүлек материаллар белән авырлыклар юк, үзебез җитештерәбез, бары тик кукуруз орлыгының 73 проценты – чит илнеке, аны сатып алырга туры килде», - диде ул. 

Шулай ук вахитлеләр быел, сыйфатлы орлык әзерләү өчен,  фотосепаратор сатып алганнар. Ул бөртекне төсе, үлчәме буенча аерырга сәләтле, бер чүп, орлыкның хәтта китеге дә калмый, диделәр. 

Вахитов исемендәге хуҗалыкта алты ел эчендә өч мегаферма калкып чыккан, әмма шундый зур төзелешләр алып баруга карамастан, машина-трактор паркын яңартуга да мөмкинлекләр табылган. «Класс Тукано» бөртек суктыру комбайны, БТЗ тракторы, «Компактор» культиваторы сатып алганнар. Шулай ук минераль ашламаларны җебетә торган агрегат урнаштырганнар. Быел иген кырларының яртысын сыек ашлама белән тукландырырга җыеналар. Әлеге агрегат бер тәүлеккә 100 тонна сыек ашлама җитештерә ала икән. 

«Туфракка минераль ашламаны каты килеш керткәндә аның 40-50 проценты гына үсемлеккә барып ирешә, ә сыек хәлдә ул 70-80 процент күләмендә үзләштерелә. Минераль ашламалар исә тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә бер гектарга 100 килограмм исәбеннән әзерләнде. Моннан тыш, кукуруз һәм сабан культуралары яфрактан өстәмә тукландырылачак», - диде Радик Кашафетдинов.

Вахитлеләрдә яңалыклар моның белән чикләнми. Алар кырчылык белән бергә авыл хуҗалыгының башка тармакларын да аксатмыйлар. Үткән ел Вахит, Поршур, Лельвиж, Тырыштагы ферма территорияләрен койма белән әйләндереп алып, капка төпләренә дезбарьерлар урнаштырганнар. Ул барлык санитар таләпләргә туры килә торган итеп ясалган, махсус эремә салынган. Хәзер читтән килгән машиналар территориягә бары тик әлеге үткәргеч аша гына уза, ә фермада эшләүчеләр  машиналарын капка төбендә калдыра. Төнгә барлык территория бикләнә, сменалы эшчеләр генә кала. «Проходной»да исә бармак эзеннән кешене билгели торган махсус җайланма куелган. Бу  хисапчыларга табель тутырганда бик уңайлы, компьютерда кешенең кайчан эшкә килгәне, киткәне күренеп тора, диделәр. Мәсәлән, бер ай эчендә соңга калган сәгатьләре җыела икән, моның өчен эш көне кыскартылырга мөмкин. Әлеге электрон җайланма вахитлеләргә 200 мең сум тирәсенә төшкән. 

«Башта халык бу яңалыкларны авыррак кабул иткән иде, хәзер исә барысы да җайланды, ияләнделәр, һәркем эшкә вакытында йөри. Шулай ук хуҗалык территорияләренә 110лап видеокамера урнаштырылды, баганаларга өстәмә яктырткычлар куелды. Әлеге җиһазлар барысы да эштә тәртип булдыру максатыннан эшләнде. Авыл хуҗалыгы тармагы да заманадан артта калмый», - диде Нәфыйк Хөсәинов. 
 
 Фото: Радик Кашафетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев