Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмаралылар "Меркурий" системасына кушыла

1 июльдән җитештергән терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен электрон сертификатлау үтмичә сатып булмаячак

Тормышыбызга электрон хезмәтләр көннән-көн ныграк үтеп керә. 1 июльдән Россиядә электрон “Меркурий” системасы эшли башлаячак. Җитештергән ит, сөт һәм башка продукцияне сату өчен белешмәләр электрон вариантта кирәк булачак. Ягъни электрон сертификатың булмаса, продукцияңне сата алмаячаксың. Ә әлеге системага тоташмаган кибет, мәктәп, балалар бакчалары, медицина һәм башка учреждениеләргә продукция кайтмаячак, диләр. Бу турыда тулырак итеп район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин аңлатты.

Мин беренче тапкыр әлеге хезмәт турында бер-ике ел элек Зур Сәрдектәге участок ветеринария пунктына баргач ишеткән идем инде. Ул вакытта, әлеге программаны ачып, ничек эшләгәннәрен дә күрсәттеләр. “Һәр шәхси хуҗалык турында мәгълүматны электрон вариантта теркәп барабыз, анда аның ничә малы бар, аларга ясалган прививкалар - барысы да аермачык күренеп тора. Белешмәләрне дә тиешле урыннарга электрон рәвештә җибәрәбез”, - дигәннәр иде. Ул вакытта әлеге системаның уңайлыклары турында күп сөйләсәләр дә, артык игътибар бирмәдек. Хәзер исә бу система бөтен Рәсәй күләмендә кулланылышка керәчәк.

- Меркурий – ул электрон ветеринария сертификаты алуның федераль дәүләт мәгълүмати системасы (ФГИС) дигән сүз. Ягъни моннан соң барлык ветеринария белешмәлекләре электрон формада рәсмиләштереләчәк, - диде Рифат Кәримуллин. – Алга таба “Меркурий” системасына тоташмаган предприятие, крестьян-фермер хуҗалыгы һәм башка оешма үзенең җитештергән терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен электрон сертификатлау үтмичә сата алмаячак. Бу шулай ук терлек азыгына, аучылык продукциясенә дә кагыла.

Димәк, товар җитештерүче генә түгел, ә аны кабул итүче оешмаларның да әлеге системага теркәлгән булулары зарур. Әгәр чылбырның икенче башы теркәлү узмаган булса, продукция бу ноктага җибәрелми. Чөнки кабул итүче як электрон документ килгәч, аны расларга тиеш, диделәр. Әгәр бу функция үтәлми икән, товар җибәрелми.

Бу авыллардагы итчеләргә дә кагыла: мал сугым цехына китерелгәндә, ветеринария пунктыннан бирелгән белешмәсе булырга тиеш. Терлек анда эшкәртелә, ветеринария-санитария экспертизасы уздырыла, шуннан соң ветеринария табибы документ рәсмиләштерә.

- Алып-сату район эчендә башкарылганда да “Меркурий” системасы аша эшлибез. Әлеге хезмәт турында районда аңлату эшләре алып барылды. Күп оешмалар теркәлү уздылар, әмма шул ук вакытта аның кирәклеген аңлап бетермәүчеләр дә бар әле, - диде баш ветеринария табибы. - Электрон сертификатлау үтү өчен, интернет челтәрендә “Меркурий” системасына кереп, заявка бирергә кирәк. Шуннан соң район ветеринария берләшмәсе тарафыннан логин бирелә. Элек документлар кәгазь формада кулланыла иде. Әлбәттә, ул бер ноктадан икенчесенә барып җиткәнче “үзгәрергә” дә мөмкин. Ә электрон документта мәгълүматларны алмаштырып, үзеңчә дөресләп куеп булмый. Анда документацияне тутырган кеше турында, продукциянең күләме, составы, җитештерелгән көне, саклау вакыты, хәтта китергән машина номерына кадәр күренеп тора.

Шулай ук әлеге хезмәт хисабына ветеринария-озату документлары, тиз вакыт аралыгында рәсмиләштерелеп, тиешле урынга барып җитәчәк. Мисал өчен, бер төбәктән икенче төбәккә озатылган продукциянең сыйфатын, сертификатның дөреслеген тикшерү эшләре озак вакытны алырга мөмкин булса, хәзер бу эш җайга салыначак, ди белгечләр.

- Моннан тыш, кайда күпме чимал киткән, аннан күпме продукция җитештерелгән – барысы да аермачык билгеле булачак, - диде Рифат Кәримуллин. - Мәсәлән, районда бүгенге көндә 250 тонна сөт җитештерелә, ул кайсы заводка озатылган, аннан күпме һәм ниләр җитештерелгәнлеге турында системаны ачып карап белергә мөмкин. Сер түгел, бүгенге көндә 21 килограмм сөттән янәсе бер килограмм “табигый” май ясала. Кибетләрдә дә продукциянең ветеринар-озату документлары юк. Әлеге система ярдәмендә ялганга чик куелачак. Иң мөһиме – товарның сыйфаты контрольгә алыначак. Ә җитештерүче тиешле документтан башка продукцияне сатуга чыгара алмаячак. Барлык сатып алучылар да кибетчеләрдән әлеге документны сорап карый ала.

Әгәр хуҗалыкта үстерелгән мал иткә суела икән, ул вакытта электрон документ кирәк түгел. Шәхси хуҗалыкта сатарга дип үстерелгән терлек махсус сугым пунктларында гына суелырга тиеш. Анда барлык ветеринария таләпләре үтәлә, иткә санитар-ветеринария экспертизасы ясала, ветеринария хезмәткәре электрон документын тутыра, һәм шуннан соң хуҗа итен кирәк җиргә илтеп сата ала.

Таләпләрне үтәмәгән очракта, беренче юлы кисәтү ясалса, алга таба кесәңне шактый гына юкартырга туры киләчәк. Штрафлар күләме шәхси хуҗалыкларга 3-5 мең сум, җаваплы затларга – 30-50 мең сум, оешмаларга 300-500 мең сумга кадәр җитәчәк, дип яза республика газеталары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X