Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмарага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Министр Җиңү парадында катнашты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Кукмарага килде. Ул иң элек Җиңү парадында катнашып, кукмаралыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң башкала кунагы «Урал» җәмгыятенең Өлге авылы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты, «Әсәнбаш Агро» җәмгыятенең Березняк авылындагы ферма төзелеше белән танышты.

«Быел районда язгы кыр эшләре оешкан рәвештә барды. Хәзерге вакытта кукуруз, рапс чәчәсе берничә көнлек эш кала. Соңгы вакытта районда игенчелек тармагына зур үзгәрешләр керде, кырда дөрес итеп, тиешле технорлогияләрне кулланып эшләргә өйрәндек. Шулай ук егәрле бик күп техникалар сатып алынды. Соңгы көннәрне районның шактый өлешендә көтеп алынган яңгырлар явып үтте. Хәзер игеннәрне тиешенчә карап-үстереп, яхшы уңыш аларбыз дип өмет итәбез», - диде район башлыгы Сергей Димитриев, башкарылган эшләр белән таныштырып.

Быел районда төп игътибар сыйфатлы терлек азыгы хәзерләүгә биреләчәк. Сөрүлек мәйданнарның 38 мең гектарындан артыгында - азык, ә 32 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Хуҗалыкларга ел ярымга җитәрлек терлек азыгы хәзерләү бурыч итеп куела.

«Районда җир бик кадерле, шуңа күрә чүп үләне үскән, файдаланмыйча яткан мәйданнарны барлап, тәртипкә китерү өстендә зур эш алып барыла. Хуҗалыкларга рентабельле эшләү өчен җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен төшерүне бурыч итеп куйдык. Быел яз иртә килде, шуңа күрә үләннәрдә аксым югары вакытта соңга калмыйча сенаж салып калырга кирәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Марат Җаббаров районда башкарыла торган эшләргә югары бәя бирде.

«2022 елгы авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча Кукмара Тукай районыннан кала республикада икенче урынга чыкты. 2021 елда сез тугызынчы идегез. Монда сөт җитештерүдәге уңышларыгыз зур роль уйный. Шулай ук игенчелектә дә бик каты эшләдегез. Хәтта кара туфраклы районнарны узып барасыз. Эшкәртелмәгән җирләрегез калмады. Моңа машина, һава юлы белән килгәндә дә игътибар итәбез. Әмма карап бетерәсе мәсьәләләрегез дә бар, хезмәт хакларына игътибар бирергә, тәртипкә салырга кирәк. Беренче апрельгә булган күрсәткечләр буенча шәхси хуҗалыкларда мал саны 500гә кимү күзәтелә. Моның да сәбәпләрен ачыклап бетерәсегез бар», - диде ул.

Шулай ук очрашу барышында хуҗалыкларны борчыган сөт бәяләре белән бәйле мәсьәләләр, дәүләт ярдәмнәре турындагы сораулар да күтәрелде. Сөт бәясе төшү аркасында район ай саен 150 миллион сумнан артык югалта дип билгеләп үтте Сергей Димитриев. «Бу мәсьәлә буенча республика күләмендә шөгыльләнәбез, бер чишелеше чыгар дип уйлыйбыз», - диде министр.


Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X