Кукмарадан мал табибы Илназ Ибраһимов: «Хезмәтемне яратам, малларны терелтүгә үз өлешемне кертә алгач, күңелгә рәхәт»
Бүгенге көндә ул «Урал» җәмгыятендә баш мал табибы булып эшли.
Бүгенге көндә гаиләсе белән Олыяз авылында гомер итүче Кукмара егете Илназ Ибраһимов ветеринар хезмәте турында кечкенәдән хыяллана. Фикерендә нык торган егеткә әти-әнисе дә каршы килми.
«Минем әни ягыннан Җәүдәт Гобәйдуллин исемле абыем озак еллар “Урал” хуҗалыгында баш мал табибы булып эшләде. Кечкенә чагында Олыязга кайткач, гел аңа ияреп йөри идем. Шулай итеп, ветеринария эше белән кызыксынып киткәнемне сизми дә калдым. Шул юнәлештә укырга теләвемне белгәч, абый: “Пычрак эш бит, нәрсәгә ул сиңа?” – дип үгетләде. Әмма мин, хобби өчен генә булса да дип, барыбер ветеринария академиясен сайладым һәм бик яратып укыдым», - диде Илназ.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, егет Олыяз авылына кайтып урнаша һәм «Урал» хуҗалыгында хезмәт юлын башлап җибәрә. Бүгенге көндә ул «Урал» җәмгыятендә баш мал табибы булып эшли.
«Хезмәтемне яратам, малларны терелтүгә үз өлешемне кертә алгач, күңелгә рәхәт. Шәхси хуҗалыклардан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Күбесенең проблемасы – яңа бозаулаган сыерның тернәкләнеп китә, аягына баса алмавы. Монда төп ялгышлык буаз сыерны дөрес ашатмау белән бәйле дип аңлатам. Аларга булыша алудан канәгатьлек хисе кичерәм», - диде ветеринар.
«Урал» җәмгыятендә 1350 мөгезле эре терлек бар, шуның 560ы - савым сыерлар. Фермага эшкә килгәннән соң, Илназның һәр иртәсе мал торакларын йөреп, терлекләрне карап чыгудан башлана.
«Авыру малларны аерым төркемгә җыябыз. Иң элек алар янына керәм, терлекче, сыер савучылардан сорашам. Сыерның кәефен алардан да яхшырак белүче юк: кайсы сөтен бирми, кайсы ашамый, кайсы аягына баса алмый... Шулай ук компьютерда да сыерларның көнгә күпме сөт бирүе күренеп тора, хәтта датчик күпме йөргәнен исәпкә ала. Бу да күп авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Шик туа икән, көндезге савым вакытында бу сыерны “ловушка”га куеп аерып алабыз һәм ни өчен сөтен киметүен ачыклыйбыз: иң беренче температурасын тикшерәбез, яңа бозаулаган булса, ашказаны күчмәгәнме дип карыйбыз... Сәбәбен белгәч, икенче көнгә кадәр тиешле чарасын күреп, аны үз төркеменә кертергә тырышабыз. Бозаулар да шундый ук игътибарга ия. Хуҗалыкта малларны тәрбияләү, дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Җитәкчебез Нияз Хәбибрахманов – яңалыкка омтыла торган кеше. Мәсәлән, бүгенге көндә паразит суалчаннарга каршы ашауга кушып кына бирелә торган даруны сынап карыйбыз, чөнки укол кадаган вакытта маллар стресс кичерә. Ул үзен яхшы яктан күрсәтсә, аны алга таба кулланачакбыз. Малларның иминлеге ветеринарның гына хезмәте түгел, бу – бөтен коллективның бердәм булып эшләве нәтиҗәсе», - дип, эше белән таныштыра Илназ.
Илназны әле эштән кайткач, шәхси хуҗалыгында тагын бер ферма көтеп тора. Өч ат, бер пони, сарыклар, кәҗә... дип санап китте ул. Ничек барысына да өлгерәләр, диген, чөнки аның гаиләсе ишле: тормыш иптәше Лилия белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Яхшы, белемле, намуслы һөнәр ияләре барлыкка килсен өчен, балаларга үзләре теләгән хезмәт юлын сайларга мөмкинлек бирергә кирәк, ди Илназ.
«Әти-әниләр балаларына үзләренең фикерләрен тагалар, һәм нәтиҗәдә эшен яратмаган, битараф һөнәр ияләре барлыкка килә. Ә ул турыдан-туры хезмәтнең сыйфатына да йогынты ясый. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Яратып эшләмәгән эштә – бер бәрәкәт, яратып эшләгән эштә – ун бәрәкәт”. Димәк, күңелгә ятышлы хезмәт ун тапкыр файдалы, нәтиҗәлерәк була», - ди ветеринар.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев