Кукмарада урып-җыю яхшы темп белән бара
Быелгы һава торышы үзвакытында авыл хезмәтчәннәрен шактый гына борчылырга мәҗбүр итсә дә, бүгенге көндә басу-кырлардан ындыр табакларына олау-олау ашлык кайта.
Күңел сөенә... Быелгы һава торышы үзвакытында авыл хезмәтчәннәрен шактый гына борчылырга мәҗбүр итсә дә, бүгенге көндә басу-кырлардан ындыр табакларына олау-олау ашлык кайта. «Яңгырлар булмаса да, елына күрә уңыш әйбәт чыга», — ди игенчеләр. Әйбәт була күрсен. Хәзер инде төп бурыч — көннәр коры торганда, тиз арада югалтуларсыз җыеп алып урнаштыру.
Урып-җыю чорында басуларга чыгарга туры килсә, гел мәктәп чорындагы хатирәләр яңара. Чөнки ике ел рәттән миңа да әти белән бергә мәктәпнең комбайнында Вахитов исемендәге хуҗалыкта урып-җыюда катнашырга туры килде. Иртәнге сәгать биштә үк торып, «Нива» комбайнын көндәлек эшкә бер кат әзерләү, тыннарга кабарлык эсселектә көне буе басуда тузан, салам кылчыклары арасында (чөнки туракланган салам комбайннан арбага тутырыла, һәм ул тиз тула иде) эшләгәннән соң, төнге сәгать унбердә өйгә йокларга гына кайтулар әле дә онытылмый. Шуңа күрә игенченең бүгенге хезмәте, аның авырлыгы таныш, күңелгә якын. «Урал» җәмгыяте басуында комбайннарның таныш гөрелтесен ишетү, сап-сары арпа басуын иңләп килгән кыр корабларын күрү яшьлегемә алып кайтты.
«Урак өсте — үзе бер көтеп ала торган матур күренеш, сезнең кәефләр дә күтәренкедер дип уйлыйм. Уңыш начар түгел, сөендерерлек. Халыкка да, хуҗалыкка да җитә», — диде район башлыгы Сергей Димитриев, әлеге җәмгыятьнең комбайнчылары һәм механизаторларына урып-җыю эшләре белән танышырга дип басуга килгәч.
Әйе, җәмгыять җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов инде зур эшкә тотынганчы ук хуҗалык хезмәтчәннәренә узган елгы запастан калган арпаны 7 сумнан (ә өч тоннадан арткан өлешенә 8 сумнан) 240 тонна арпа, 75 тонна бодай өләшенгәнен әйтте. Ә сыер асраучыларга исә Зур Кукмара, Байлангар, Манзарас авыл җирлекләреннән алынган исемлек нигезендә бер сыерга бер тоннасы 8 сумнан барлыгы 100 тонна арпа бирелгән.
Бу хуҗалыкта урып-җыю эшенә 25 июльдә чыкканнар. 4 комбайн көндәлек 85-90 гектар җирне эшкәртеп бара икән. Без булган 132 гектарга игелгән «Нур» сортлы арпа басуында бер гектардан якынча 40 центнерга якын уңыш алына, диделәр. «Арпа буйга үсмәсә дә, башакка көчен бирде. Нәтиҗәдә уңыш югары», — ди Нияз Газинур улы.
Әнә 24 сезонын комбайн руле артында каршы алучы Байлангардан Расим Җәләев, заманча «Клаас Тукано-570» комбайныннан төшеп, яныбызга килде. Хезмәтен яратып башкаруы әллә каян күренеп тора. «Кәеф яхшы, комбайным яхшы, эшлисе дә эшлисе», — ди ул, елмаеп.
«Бүгенге көндә урып-җыеласы мәйданның яртысында урак тәмамланды, 28 июльдә беренче көшелне суктырдык. Менә бу 90 гектарлы басуга „Чепелев истәлегенә“ дигән сортлы арпа игелгән иде. Яхшы чыга, гектарыннан 35 центнердан уңыш бирә. Сабагы кыска булса да зарланырлык түгел. Әмма кояш туры карый торган тау битендә игеннәр көеп бетә язды. 5 майдан 1 июльгә кадәр безнең территориядә бер тамчы да яңгыр төшмәде. Алай да андагы арпадан 20 центнер уңыш (бу 2021 елгы корылыктан да күбрәк) алдык. Ә менә төньяк тау битендәге үрдә арпа мондагысыннан бер атна алданрак та чәчелгән иде, һаман җитешеп бетә алмый», — дип каршы алды Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы Газиз Сафиуллин.
Хуҗалыкта барлыгы 4444 гектар чәчүлек җире бар. Быел шуның 2155 гектарына бөртеклеләр, 400 гектарга кукуруз чәчкәннәр. Калганын берьеллык һәм күпьеллык үлән басулары, пар җирләре алып тора. Басуларда барлыгы биш комбайн эшли, шуның берсе борчак сугуда икән. Уңыш җыеп алынган участокларда МТЗ-80 тракторлары саламны төргәкләп бара.
Басу буйлап барганда ачык тәрәзәдән машина эченә яңа гына сукалаган җир исе кереп тулды. Бу, янә балачакка алып кайтып, хуҗалыкта бәрәңге чүпләгән вакытларны искә төшерде. Янил аграр көллиятен тәмамлап, Казан дәүләт аграр институтына укырга кергән Рәмис Газизов каршыдагы седераль рапс чәчелгән җирне көзге чәчүгә әзерли. Туфрак шуның кадәр йомшак, җылы. Көз көне биредә «Торнадо» сортлы тритикале чәчеләчәк икән.
Ятмас-Дусай егете Рәмисне мактап, Данил Һадиев хуҗалыкларга хәзер әнә шундый — теләсә кайсы техникага утырып эшли алырдай кадрлар кирәк, диде. Гаилә корып, Кукмарада яшәүче Рәмисне, институтны тәмамлагач, бирегә кайтыр дип көтәләр. Язлыкта, урып-җыю эшләре башланганчы, ул «Ягуар» азык хәзерләү комбайнында силос салу, сенаж хәзерләүдә катнашса, җир эшкәртеп бетергәннән соң, көзге чәчүгә тотыначак икән. Аннан соң аны институт көтә.
Данил сөйләшү барышында район башлыгына үзенең үтенечен дә җиткерде. «Туфракка берничә басуда фосфор җитми. Күмәк хуҗалыклар белән бергәләшеп районга тимер юл вагонында фосфор оны кайтаруны хәл итәсе иде. Безгә, әйтик, 60 тонна кирәк», — диде ул.
Район башлыгы аның үтенечен исәпкә алыначагын әйтте. Шулай ук Сергей Димитриев бер мәйдандагы бер үк культураны төрлечә технологияләр кулланып (бер өлешен яз көне яфрактан тукландырып карап, икенче өлешенә катлаулы ашлама кертмичә, карбамид белән генә чәчеп һәм башкалар) эшләп карагыз әле, һәр басуның юл картасы булу мондый тәҗрибәләрне үткәрергә мөмкинлек бирә, диде.
Район башлыгы шулай ук «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендәге бүгенге көндәлек эшләр, алдагы бурычлар һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Районыбызда шундый матур традиция бар: ел саен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре язгы чәчү һәм урып-җыю сезоны вакытында атналык эш күрсәткече буенча иң яхшы механизаторларны ачыклый. Һәм аларны акчалата бүләклиләр дә. Быелгы уракның беренче атнасының беренче батыры — «Восток» хуҗалыгының комбайнчысы, Югары Чура авылыннан Алексей Алексеев. Важашур авылы янындагы арпа басуында аңа Сергей Димитриев районның күчмә вымпелын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм акчалата премия тапшырды. Алексейның комбайн руле артына утырганына быел тугыз ел булган. Ул бүгенге көндә куәтле «Клаас Тукано-580» роторлы комбайнны иярли.
«„Нур“ сортлы арпа биредә 70 гектар басуда игелде. Гектарыннан 38 центнер уңыш чыга. Елына күрә яхшы күрсәткеч инде бу. Һава шартлары уңай, көне дә матур, бункер тулуга, басу кырында туктап торучы КамАЗ шоферлары белән рация аша гына элемтәгә чыгабыз, хәзер килеп җитәләр», — ди Алексей.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев