Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмарада шәхси хуҗалыкларга капчыкларда терлек азыгы китерү проекты башланган

Район башлыгы Сергей Димитриев әйтүенчә, 2020 елга тәүлегенә 300 тонна сөт җитештерү бурычы куелган

Кукмара районында шәхси хуҗалыкларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү проекты башланган. Аның асылы турында “Татар-информ” хәбәрчесенә район башлыгы Сергей Димитриев сөйләде. “Шәхси хуҗалыкларда терлекне “корм-үзәкләр” аша тукландыру максатын куябыз. Бу әле Россиядә моңарчы булмаган яңа эшчәнлек”, - диде ул.

“35кг капчыкларга кислород керми торган итеп тутырып, өч һәм күбрәк сыерлы шәхси хуҗалыкларга илтәчәкбез. Сөтнең үзкыйммәтендә иң зур өлешне терлек азыгы алып тора. Сөтнең үзкыйммәтен төшереп, халыкның эшчәнлеген җиңеләйтеп, мәшәкатьләрен киметеп, азык белән тәэмин иткәч, яхшы гына үсеш алырга тиешбез, дип уйлыйм”, - диде Сергей Димитриев. Мондый капчыкларда терлек азыгы бер елга кадәр саклана.

Ул бу эшкә тотынганчы күп илләрне йөреп кайтканнарын әйтте. “Израильдә, Төркиядә, Европа илләрендә дә булдык. Аларда күптән шушы эшчәнлек бара. Хуҗалыклар ун көн баланслы азык белән ашатты, сөт 9 литрдан 11 литрга кадәр артты. Экономиканы санасак, рентабельлек 53 процентка үсте. Бер сыер тоткан кешенең кереме ике тапкыр артачак дигән сүз. Халык кызыксыныр дип ышанып калабыз”, - диде район башлыгы.

Аның сүзләренчә, капчыкларга азыкны август башында гына тутыра башлаганнар. “Сынау режимында бу көннәрдә халыкка өләшә башлыйлар. Район буенча бу яхшы гына эшләп китсә, өч зонага куярга планлаштырабыз”, - диде Сергей Димитриев.

Бүген районда көненә 280 тонна сөт савалар. “2016 елда 200 тонна күрсәткеченә чыккан идек. 2018 елда 250 тонна сөт савуга ирештек. Үзебезгә бурыч итеп 2020 елга 300 тоннага чыгу бурычын куябыз. Районда дүрт зур комплексны да эшкә җигеп, 2023-2024 елларга 450-500 тонна сөт җитештерүне фаразлыйбыз”, - диде Димитриев.

Бүген Кукмара районы Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче һәм Лаеш районнары барысы бергә җитештергән сөттән дә күбрәк сава. Кукмарада көненә 280 тоннан сөт савылса, саналган дүрт районда ул 236,7 тонна тәшкил итә.

Гөлнар Гарифуллина

Гөлнар Гарифуллина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191106/

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk