Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында язгы чәчүгә югары уңыш бирүче элиталы орлык әзерлиләр

Барлык чәчүлек материалның яртыдан күбесен элита һәм оригиналь репродукцияле орлыклар тәшкил итәчәк.

Кукмара районында чәчүлек орлыкның 55 проценты оригиналь һәм элита репродукцияле. Бу хакта Кукмара районының баш агрономы Илдар Габбасов хәбәр итте.

“Кукмара районында чәчүлек материал хәзерләү эшләре бара. Хәзерге вакытта планга карата 123 процент күләмендә орлык тупланган. Әлеге орлыкларның 55 проценты оригиналь һәм элита репродукцияле”, - ди баш агроном.

Моннан тыш, тагын 10 тонна оригиналь орлык сатып алынган. Районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче дүрт хуҗалык исәпләнә. Аларда сатуга дигән 1000 тоннадан артык чәчүлек материал бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk