Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында кыр эшләре башланды

Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иген кырларының 6878 гектарын - уҗым культуралары, 15667 гектарны күпьеллык үләннәр алып тора.

Кукмара аграрийлары күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру, тырмалау эшләренә кереште. 

Районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында сөрүлек җирләре белән иң зур мәйданнарны биләгән «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең баш агрономы Денис Трофимовның сүзләренә караганда, алар басуга бер атна элек чыкканнар. 

«Кыр эшләренә яхшы кәеф белән керештек, инде алдагысы хәерле булсын. 1600 гектарда уҗым культураларыннан арыш белән бодай чәчелгән иде. Көзге кыр эшләре вакытында яңгырлар булмады, тик шуңа да карамастан уҗымнарның торышы бик яхшы, җир җылы булгач, тиз күтәреләләр. Быел бер гектарны да бозып чәчәргә туры килмәстер дип уйлыйм. Ямь-яшел иген кырларын күреп, күңел сөенә. 1400 гектарда күпьеллык үләннәребез бар. Игеннәрне тукландыру өчен тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә бер гектарга 50 килограммнан ашлама тупладык. Чәчүлек материал да җитәрлек күләмдә әзерләнде», - диде ул.

Хуҗалыкта язгы культураларны 7 меңнән артык гектарда игәргә планлаштыралар. Быел кырларның күп өлешен азык культуралары алып торачак, дип сөйләде агроном. Былтыргыга караганда әлеге мәйданнарны 500 гектарга арттырганнар, чөнки үткән ел җәй коры килү сәбәпле, азык запаслары кимегән, ә хуҗалыкның 4 мең ярымнан артык мөгезле эре терлекне ашатасы бар, шулай ук, хәтерләсәгез, әсәнбашлыларның Гаврилов исемендәге хуҗалык терлекләрен дә азык белән тәэмин итүләре турында язган идек. 

«Үткән ел барлык басуларны да сукалап калдырырга өлгердек. Кукмарада ясалган “Смарт-Кукмор-5000” агрегатының да ярдәме тиде, бер тирән сука сатып алган идек. Шулай ук үткән ел машина-трактор паркы  “Фиат” чәчү комплексы, К-742 тракторы, 22 метрлы киң тырма, ике ККШ-9,2 катогы белән баеды. Әлеге техникаларның барысы да язгы кыр эшләрендә катнаша. Механизаторлар составы тупланган. Ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк. Трактор, агрегатлар ватылмыйча, кыр эшләрен исән-сау башкарып чыгарга язсын», - дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш инженеры Фирдүс Сабирҗанов.

Хәзерге вакытта  хуҗалык басуларында  биш техника эшли: бер ашлама сипкеч һәм дүрт тырма. Чәчү кампаниясе башлангач, биш чәчү комплексы, гади СЗП чәчкечләре, кукуруз чәчү агрегатлары кырга чыгачак. Бүгенге көндә төп бурыч – тизрәк тырманы төгәлләп, дым саклап калу, диделәр.

Түбән Комар авылыннан Владимир Валеевны К-700 тракторы белән җир тырмалаган вакытта очраттык. Әлеге мәйданнарны көздән үзем сукалаган идем, хәзер тырмалыйм, аннары чәчәрмен дә, диде ул.

«Җир өлгереп кенә килә әле, бик йомшак, дымлы, шуңа күрә трактор авыррак бара. Ярый әле парлы тәгәрмәчләр куелган, баткан булыр иде. Туфрак бер өч көннән өлгереп җитәчәк», - диде механизатор. 

Арпаяз авылыннан Рамил Мөлеков (рәсемдә) «Туман» агрегаты белән күпьеллык үләннәргә минераль ашлама сибә иде. Аның әтисе дә гомер буе хуҗалыкта тракторда хезмәт куйган, урып-җыю вакытларында комбайн иярләгән, алтынчы сыйныфтан улы Рамилне дә үзенә ярдәмче итеп алган. Шушы хуҗалыкта техника арасында үстек инде без, диде механизатор. 

«Биредә 1994 елда армиядән кайтканнан бирле эшлим, берара читкә китеп бәхетемне сынап карадым, хуҗалыкның авыр вакытлары иде ул, әмма кабат әйләнеп кайттым. “Беларус” тракторын да иярләдем, слесарь да булып тордым. Ә бу техника хуҗалыкка яңа гына кайтты әле. Бик яхшы итеп эшләнгән, бөтен уңайлыклары да каралган. Язгы эшләрне көтеп алдык, басуда эшләве үзе бер күңелле бит. Кырлар әкренләп өлгереп килә, кар яткан урыннар да бар әле. Җилләгән басулар булса, вакытны әрәм итмәскә тырышабыз, кичке сәгать сигезләргә кадәр эшлибез. Язны иртә, соң килде дип әйтеп булмый, һәр  ел фасылының үз вакыты», - диде Рамил абый, тимер атын мактап.
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иген кырларының 6878 гектарын - уҗым культуралары, 15667 гектарны күпьеллык үләннәр алып тора. Хәзерге вакытта аларны минераль ашламалар белән тукландыру һәм тырмалау эшләре бара. 51760 гектарда дым каплатыла. Быел сабан культураларын 28574 гектарда игәргә планлаштыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk