Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында авыл хуҗалыгы семинары булды

Анда бүгенге көндә иң куркыныч тудырган чирләр: тилчә, нодураль дерматит, кош гриппы, дуңгызларда африка чумасы, котыру авырулары турында сөйләштеләр.


 

Республикада маллар арасында эпидемиологик хәл тотрыклы булмау сәбәпле, бу айда авыл хуҗалыгы семинары пленар өлештән генә торды. Районда терлек саны күп, территориягә чир керсә, хәл бик аяныч булачак, шуңа күрә булдыра алган кадәр сакланырга кирәк, дип билгеләп үтте белгечләр. Ә күрше-тирә өлкә һәм республикаларда йогышлы авыруларның учаклары әледән-әле кабынып тора.

«Без - республикада иң күп терлекле район. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән крестьян фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең саны 55 меңнән артык», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Бүгенге көндә илдә иң куркыныч тудырган авырулар: тилчә, нодураль дерматит, кош гриппы, дуңгызларда африка чумасы, котыру чире... Йогышлы авыру аркасында билгеле бер территориядә бөтен терлекне, кош-кортларны юк итәргә туры килгән очракларны зәңгәр экраннардан даими рәвештә күрсәтеп торалар. Шуңа да карамастан, мал асраучылар, терлек белән алу-сату итүчеләргә җаваплылык, игътибарлык җитеп бетми.

«Шулай ук мал суеп йөрүче кешеләр дә әлеге чирне таратучы булып торалар. Безнең районда да мондый хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче кешеләр бар. Вакытлыча аларга бу эшне туктатып торырга туры киләчәк», - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.

Шулай ук Рифат Нәкыйп улы республикада котыру чиренең кискенләшүе турында да кисәтте. Гыйнвар аенда кешеләрне төлке, эт, мәче тешләү, тырнау белән бәйле очраклар бик күп теркәлгән.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk