Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районы игенчеләре чык төшкәнче кырда

Бистәбезгә басулардан комбайннар гөрелтесе ишетелмәсә дә, тыз-быз йөреп торган ашлык ташучы машиналарны юлларда еш күрергә була. Әйе, районыбыз кырларында урып-җыюның иң кызу вакыты. Әнә, "Урал" җәмгыятенең Өлге басуында игенчеләр дә: "Уракның иң кызган чагында эштән бүлдерәсез инде", - дип бераз шелтә белдереп каршы алдылар. Чыннан да, кырчылар өчен вакытның һәр...

Бистәбезгә басулардан комбайннар гөрелтесе ишетелмәсә дә, тыз-быз йөреп торган ашлык ташучы машиналарны юлларда еш күрергә була. Әйе, районыбыз кырларында урып-җыюның иң кызу вакыты. Әнә, "Урал" җәмгыятенең Өлге басуында игенчеләр дә: "Уракның иң кызган чагында эштән бүлдерәсез инде", - дип бераз шелтә белдереп каршы алдылар.

Чыннан да, кырчылар өчен вакытның һәр минуты кадерле: көннәр аяз торганда игеннәрне югалтуларсыз җыеп калырга кирәк.

-Егерме икенче июльдә уракка төшкән идек, шуннан бирле бүленгәнебез юк әле. Шушы көннәрдә кайбер җирлекләрдә яңгырлар яуса да, бездә сибәләп кенә китте, эшне туктатырлык булмады, - ди "Урал" җәмгыяте (элеккеге "Кукмара" агрофирмасы) агрономы Илназ Галәветдинов. Шулай да игеннәр өлгереп җитеп, бөртекләре тулыланып китсен өчен үзвакытында яңгыры да кирәк, дип өстәде ул.

Ураллыларның 2700 гектар җирләрен бөртеклеләр алып тора. Бүгенге көндә бике, арыш, солыны сугып бетереп, арпага тотынганнар. Көнгә уртача 150-250 тоннага хәтле ашлык сугалар. Бер гектардан уртача 25-26 центнер уңыш чыга, икән. "Борчакны да ектык, бүген-иртәгә Дон комбайны аны сугарга керешәчәк, - диделәр. - Уракта барлыгы җиде комбайн катнаша, ашлыкны ике КамАЗ машинасы амбарга ташый. Бер комбайнга 350 гектар эш күләме туры килә. Механизаторлар белән дә авырлыклар юк. Урып-җыюны тагын унбиш-егерме көн эчендә төгәлләргә исәплибез. Һава торышы бозылып, техника ватылып, каршылыклар килеп чыга күрмәсен".

Кыр корабын иярләгән Илнур Камалиев та шул фикерне җиткерде.

Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев