Кукмара районы ветеринария хезмәте йогышлы чирләрдән сакланырга чакыра
Бүгенге көндә илдә иң куркыныч тудырган чирләр: тилчә, нодуляр дерматит, кош гриппы, дуңгызларда африка чумасы, котыру чире.
Республикада маллар арасында эпидемиологик хәл тотрыклы түгел. Ә күрше-тирә өлкә һәм республикаларда йогышлы авыруларның учаклары әледән-әле кабынып тора.
«Без - республикада иң күп терлекле район. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең саны 55 меңнән артык. Территориягә чир керсә, хәл бик аяныч булачак, шуңа күрә булдыра алган кадәр сакланырга кирәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев, әлеге мәсьәләнең никадәр җитди булуын искәртеп.
Бүгенге көндә илдә иң куркыныч тудырган чирләр: тилчә, нодуляр дерматит, кош гриппы, дуңгызларда африка чумасы, котыру чире... Йогышлы авыру аркасында билгеле бер территориядә бөтен терлекне, кош-кортларны юк итәргә туры килгән очракларны зәңгәр экраннардан даими рәвештә күрсәтеп торалар.
«Болар - хайваннарда очрый һәм бик тиз тарала торган аеруча куркыныч вируслы авырулар. Ә аеруча куркыныч дигән сүз ул, димәк, бу чир белән кеше авырырга мөмкин икәнен аңлата. Хайванда авыру билгеләре күренә икән, тиз арада ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру хайван белән элемтә булган кеше үзе дә табибларга күренергә тиеш. Шулай ук мал суеп йөрүче кешеләр дә әлеге чирне таратучы булып тора. Безнең районда да мондый хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр бар. Аларга бу эшне вакытлыча туктатып торырга туры киләчәк. Ветеринария хезмәте әйтеп торып кына бернинди уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый, монда барыбыз бердәм булырга кирәк», - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.
Районда иң күп мал - эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә. Шуңа күрә ветеринария җитәкчесе ябык режимга күчәргә тәкъдим итте, ягъни фермаларга санитар үткәргеч аша керергә, барлык техникаларга дезинфекция чаралары башкарырга.
Шулай ук Рифат Нәкыйп улы республикада котыру чиренең кискенләшүе турында да кисәтте. Күрше-тирә районнарда гыйнвар аенда кешеләрне төлке, эт, мәче тешләү, тырнау белән бәйле унга якын очрак теркәлгән.
«Чагыштыру өчен бер мисал китерергә телим. Күптән түгел кечкенә генә 62 хуҗалыклы Иске Оча авылында - 118, ә нинди зур Байлангарда 31 мәчегә прививка ясалды. Димәк, соңгысында котыру чиренең “учак”лары калды, дигән сүз. Ветеринария табибларының киләсе көне алдан хәбәр ителә, шуңа күрә песиләрне урамга чыгармыйча көтеп торырга кирәк. Кабат вакцина ясарга май аенда чыгачакбыз, һәркем игътибарлы булсын иде, бары тик прививка белән генә терлекләрнең һәм үзебезнең сәламәтлекне гарантияли алабыз. Тиздән чеби сату-алу сезоны башлана. Терлек яки кош-корт алган вакытта сатучыларның каян булуларын сорарга һәм тиешле документларын таләп итәргә кирәк», - диде ул.
Фото: район ветеринария берләшмәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев