Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны карау үткәрелде

Районда барлыгы 2815 техника теркәлгән, шуның 750гә якыны — агро-сәнәгать комплексларында, калганы — оешма һәм шәхси хуҗалыкларда.

Ел саен язгы чәчү алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны карау үткәрелә. Без Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек начальнигы Алмаз Вәлиев белән «Рассвет» хуҗалыгында булып кайттык. 

Кукмара районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны карау үткәрелә

Билгеле булганча, рассветлылар «Урал» хуҗалыгының ныклы канаты астында эшчәнлек алып бара. Ике хуҗалыкның бергә техникалар саны 136га җитә. «Рассвет» хуҗалыгының 4 мең гектарга якын җире бар. Әлеге мәйданнарда кыр эшләрен башкару өчен 26 техника исәпләнә, шуның 20се — тәгәрмәчле, 6сы — чылбырлы трактор. Быел шушы техникаларны ремонтлап аякка бастыру өчен 1 миллион 800 мең сум тирәсе акча тотылган. 

«Яңа елга хәтле без авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтладык, тырма, культиваторлар, ә аннан соң трактор, автомобильләрне төзекләндерә башладык. Хәзерге вакытта техникалар әзерлек сызыгына куелды. Бүген алар тикшерү уза, әгәр аннан соң ниндидер күрсәтмәләр бирелсә, яңадан төзәтеп бетерәсе була. Техникалар механизаторлар белән комплектланган, барысы да — тәҗрибәле егетләр, аларга ышанабыз, кыр эшләрендә сынатмаслар дип уйлыйбыз. „Урал“ хуҗалыгының ярдәме зур, күп эшне алар белән бергә башкарабыз. Әмма шуңа да карамастан үзебез дә мөмкин кадәр файдалы булырга тырышабыз», — диде «Рассвет» хуҗалыгының инженеры Айдар Шакиров. 

Кукмара районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны карау үткәрелә

Ремонт эшләрен башкару өчен хуҗалыкның газ ягып җылытыла торган гаражлары бар. Запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән дә авырлыклар юк, диделәр. Тагылма агрегатларны үзләрендә, ә комбайннарны «Урал»дагы ябулы корылмаларга саклауга куйганнар. 

«Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекне начар димәс идем. Әмма техника — техника инде ул, төрле хәл булырга мөмкин. Әгәр басуда ватыла икән, техник ярдәм машинасы бар. Аңа бөтен кирәкле инструментларны төйибез дә чыгып китәбез», — диде инженер. 

«Рассвет» хуҗалыгында чылбырлы тракторларны да исәптән төшермиләр әле. Алай гына да түгел, соңгы елда техника паркы тагын шундый ике яңа тракторга баеган. 

«Бервакыт хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка парлы тәгәрмәчле тракторларга күчмибезме дип сүз кузгаткан идем, безнең һава шартларында чылбырлы тракторлардан башка яхшы уңыш алып булмый, диде. Чыннан да, чылбырлы тракторлар белән иртә яздан эш башларга була. Тәгәрмәчле техника белән кырга иртә керсәң, йә үзе бата, йә җирне катыра. Чылбырлы тракторның бер сантиметр җиргә басымы — 500 грамм, ә парлы тәгәрмәчле К-700неке 750 грамм туры килә икән. Чылбырлы тракторларга да ел буе эш бетми. Кыш көне ферма тирәсендә эшлиләр, юл ачалар, ә язын кырга чыгып китәләр», — дип сөйләде «Урал» хуҗалыгының баш инженеры Мәгъфүр Гаязов. 

Механизатор Азат Шакиров Кукмара аграр көллиятен тәмамлаган, аннан соң Казанда югары белем алган. 2015 елдан бирле әлеге хуҗалыкта хезмәт куя.

«Монысы — өченче техникам. Ел әйләнәсе „Беларус“ тракторында йөрим. Аңа бер дә эш бетми: кыш көне ферма тирәсендә малларга ашау кертәм, язын чәчүгә, тырмага чыгам, җәен печән пресслыйм. Билгеле, фермада эш җиңелрәк, ул инде көйләнгән дип әйтергә мөмкин, „сюрприз“лар килеп чыкмый. Ә басуда бераз авыррак, әмма анда үзенә күрә бер күңелле, эшләгән кешегә кайда да рәхәт. Үземә бик ошый, гомумән, кечкенәдән техника яратам, әти шулай тәрбияләде. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, запас частьлар белән тәэмин итеп торалар, проблемалар юк», — ди ул.

Алмаз Вәлиев, район буенча «Технадзор» начальнигы:

Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларга карау уздыру 23 мартта «Вахитов» җәмгыятендә башланып китте. Районда барлыгы 2815 техника теркәлгән, шуның 750гә якыны — агро-сәнәгать комплексларында, калганы — оешма һәм шәхси хуҗалыкларда. Техник карау вакытында транспорт чарасы ГОСТ таләпләренә туры китереп ремонтланган, юылган, буялган булырга тиеш, шулай ук документларын тикшерәбез һәм механизаторның таныклыктагы категориясе туры килүенә һәм башкаларга игътибар итәбез. Әгәр кисәтү була икән, аңа карау акты бирәбез, бу техника карау үтмәгән дип санала. Барлык кимчелекләрне төзәткәннән соң, рөхсәт талоны тапшырыла.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk