Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районыннан яшь мал табибы Айсинә Халикова: Әлеге һөнәрне ни өчен сайлавым әле дә минем өчен сер

Айсинә 2023 елда ветеринария академиясен тәмамлаган. Укыган вакытта да практиканы биредә узган. Шуннан соң тормышка чыгып, бала белән декрет ялында булган. Ә «Урал» хуҗалыгында хезмәт юлын бер ел элек башлаган.

Хуҗалык көчле, хезмәт хакларын вакытында түли, шуңа күрә эшкә яшьләр дә килә. Сүз «Урал» хуҗалыгы турында. Сыер савучы, ветеринария табибы, осеменатор булып хезмәт куючы яшь егет-кызларны билгеләп үтте хуҗалыкның баш зоотехнигы Нурсил Галиев. Олыяз авылыннан Айсинә Халикова да күптән түгел генә бирегә мал табибы булып урнашкан. 

Ә яшьләрнең фермада эшләве — авылның яшәве, дигән сүз. Алар — яңалык алып килүчеләр: технологияләрне кулланалар, заманча караш белән эш итәләр, инициативалы һәм җаваплы. 

Билгеле, фермада эшләү җиңел түгел. Әмма иртә таңнан торып, мал каршына чыгып, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, терлекләрнең сәламәт булуы, сөт күләменең артуы зур горурлык хисе тудыра.

Айсинә 2023 елда ветеринария академиясен тәмамлаган. Укыган вакытта да практиканы биредә узган. Шуннан соң тормышка чыгып, бала белән декрет ялында булган. Ә «Урал» хуҗалыгында хезмәт юлын бер ел элек башлаган. 

«Ни өчен әлеге һөнәрне сайлаганымны белмим, чөнки әтием вахта белән йөреп эшли, ә әнием — кибетче. Мин исә мәктәпне тәмамлаганда кинәт кенә әлеге карарга килдем. Авылда, маллар арасында үскәч, һөнәрне үзләштерүе авыр булмады. Чөнки үзебез дә шәхси хуҗалыкта терлек асрап тордык. Ә менә кайнанам фермер хуҗалыгында сыер савучы булып эшли, ирем дә — мал җанлы кеше, атлар ярата», — диде ул. 

Айсинәнең тормыш иптәше Фирдүс безнең газета укучыларга таныш. Чабышкы атлары асраучы тырыш егет турында без әле күптән түгел генә язган идек. Халиковлар шәхси хуҗалыкларында атлардан тыш, сыер, үгезләр дә тоталар. Шуңа күрә Айсинәнең белемнәре тормышта һәрвакыт кирәк булып тора.

«Фермада эшем иртәнге сәгать сигезенче яртыда башлана. Ветеринария табибы булсам да, компьютер артында күп утырырга туры килә, чөнки бөтен хисап шунда теркәлеп барыла. Баш ветеринария табибы Райнур абый Шәрәфиев белән килешеп эшлибез. Ул белмәгәннәрне өйрәтә. Беренче вакытта авыр кебек тоелса да, бүгенге көндә мин канәгать. Хезмәт хакларын да вакытында алабыз, алга таба да исән-сау эшләргә язсын», — диде Айсинә Халикова.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев