Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Хәзерге вакытта монда ике мал торагы, саву залы, бозаулату бүлеге, салкын метод белән эшләүгә каралган терлек абзары бар.

Өркеш җирлегенә юл тоттык. Тау астындагы авыллар кышкы табигать кочагына сыенып утыра. Шушы яклардан булган хезмәттәшебез, радиода алып баручы Алсу Гаязетдинова әйтмешли, әкияти дөнья. 

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Югары һәм Түбән Арбаш авыллары арасында кызгылт сары төстәге биналар күренде. Бу Нурсил Тәҗмиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы фермасының мал тораклары икән. Ә хуҗалык җитәкчесе әлеге төсне юкка гына сайламаган.

«Мал тораклары төзегәндә кызгылт сары төсләргә өстенлек бирүебезнең, билгеле, үз сәбәпләре бар. Караңгылыкка күмелеп утырган авылыбызны бераз яктыртырга теләдем, матур булсын, дидем, эшкә килүче кешеләрнең кәефләрен дә күтәрергә теләдем. Фермага сөенеп барып, рәхәтләнеп эшләсеннәр, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән зур уңышларга ирешергә язсын», — диде ул. 

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Нурсил Тәҗмиев үзе дә Югары Арбаш авылыннан. Башта ул авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык рәисе булып эшләгән. Аннары авыл җанлы якташыбыз үз эшен булдырырга уйлаган. 

«Үзебезнең якта шушылай зур итеп сөтчелек комплексы төзү турында хыялым бар иде. Шул ният белән 2020 елда „Гаилә фермасы“ программасында катнашып грант оттым. 2021 елда абзарга беренче маллар керде. Бүгенге көндә фермада 400гә якын терлек исәпләнә, шуның 200гә якыны — савым сыерлар. Өч ел ярым эчендә көндәлек тулаем савымны 6 тоннадан арттыра алдык. Әле планлаштырган күрсәткечләргә ирешмәдек, шуңа күрә алга максатлар куеп эшлибез. Киләчәктә тәүлеклек савымны 10 тоннага җиткерергә уйлыйбыз», — дип сөйләде фермер.

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Комплекс 400 савым сыерга исәпләнгән. Хәзерге вакытта монда ике мал торагы, саву залы, бозаулату бүлеге, салкын метод белән эшләүгә каралган терлек абзары бар. Үгез бозауларны кечкенә чакта ук озатып баралар, ә таналарны сыер итү өчен калдыралар. Шуңа күрә таналарга махсус абзар төзи башлаганнар. 

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Авылларда фермалар төзелү — өстәмә эш урыннары да дигән сүз бит әле ул. Бүгенге көндә биредә ун кеше хезмәт куя. Югары Арбаштан гына түгел, күрше-тирә авыллардан да килеп эшлиләр дип сөйләде фермер. 

Хуҗалыкның 40–50 гектар җире бар, ә ферма территориясе 4 гектар мәйданны алып тора. Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгының сөрүлек җирләре юк. 

«Без бары тик сыерлар, сөт саву белән генә шөгыльләнәбез. Әлеге методны район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин тәкъдим итте. Һәм бу эш алымы, чыннан да, дөрес юл булып чыкты. Басулар, иген игү белән мәшәкатьләнмибез, аңа көч сарыф итмибез, моның өчен белемебез дә, техникаларыбыз да юк. Бөтен игътибарны малларны тәрбияләүгә бирәбез. Сенаж һәм силосны эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән сатып алабыз. Сыйфатын һәрвакыт лабораториядә тикшертеп торабыз. Аннары шуңа кирәкле микроэлементлар, үзебездә җитештерелгән азык катнашмасы кушабыз, шуны миксерда болгатып, малларга таратабыз. Билгеле, әзер монокорм да сатып алырга булыр иде, әмма ул минем таләпләргә туры килмәскә мөмкин. Башка кушылмаларны да үзем белгән, сыналган җитештерүчеләрдән алам. Рацион 30 литр сөткә исәпләнгән», — диде Нурсил Тәҗмиев.

Нурсил Тәҗмиев крестьян-фермер хуҗалыгында 200әр сыерга исәпләнгән ике мал торагы саву залы белән тоташкан. Ул исә «елка» тибында эшләнгән. Анда берьюлы 20 сыер савалар. Сөтне Биектау районына тапшыралар. Бүгенге көндә аның бер литры НДС белән 50 сум тора, диделәр. Шулай ук Нурсил Тәҗмиев — «Аман» кооперативы әгъзасы да. Савылган сөтнең бер тоннасын әлеге оешманың Кукмарада урнашкан цехына тапшырып, куертылган сөт җитештерәләр.

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Югары Арбаш авылыннан Нурсинә апа Вәлиханованың кечкенә бозаулар янында кайнашкан вакыты иде. Ул ике айга кадәрге бозаулар карый икән. Бирегә эшкә өч ел ярым элек урнашкан ул.

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

«Фермада эш сәгате иртәнге өчтә башлана. Иң элек малларга ашарга бирәм, кечкенә бозауларга җылы сөт эчертәм, алар белән эшне бетереп, чиләкләрен югач, сыерларны савып, төшке аш вакытында эчертү өчен сөтне җылыткычка әзерләп куям», — дип сөйләде терлекче.

Кукмара районындагы Нурсил Тәҗмиевның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 мөгезле эре терлек исәпләнә

Шушы эшләрне көнгә өч тапкыр башкара: төшке аш вакытында сәгать уникенче яртыда, кич белән сәгать дүрттә бозаулар янында була. 

«Гомер буе фермада хезмәт куйдым. 32 ел эшләп пенсиягә чыккан идем. Нурсил чакыргач, кызыгып, монда килергә булдым. Хезмәтем бер дә авыр түгел, рәхәтләнеп, сөенеп барам. Ничә ел эшләү дәверендә мондый хуҗа күргәнем булмады. Бик әйбәт ул безнең, эшләгән кешенең кадерен белә торган, вакытында хезмәт хакы түли, концерт-театрларга алып бара, коллектив белән бергә чәй эчүләр оештыра. Ирем Илгиз дә биредә көтү-яңарту технологы, ветеринария табибы булып хезмәт куя. Аның белән бергә йөрибез, хуҗабыз „Нива“ машинасы бирде. Ә сыер савучы, эшчеләрне тагын ике машина йөртә. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын», — диде Нурсинә апа.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев