Кукмара районында «Туган авылны торгызыйк» муниципаль программасы буенча мини-сөт ферма төзелде
Хәзерге вакытта дүрт мал торагында 48 сыер исәпләнә.
Кукмара районында «Туган авылны торгызыйк» муниципаль программасы буенча төзелгән мини-сөт фермаларының саны бер-бер артлы арта бара. Әлеге программаның әһәмияте бик зур. Җирлек үсә, яңара, салым базасы булдырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта районның дүрт авылында шундый фермалар уңышлы эшли. Без исә Югары Өскебашта булып, эш барышы, программаның үзенчәлекләре белән танышып кайттык.
Әлеге сөтчелек комплексы биш ай дәвамында төзелеп, бер ай ярым элек эшли башлаган. Хәзерге вакытта дүрт мал торагында 48 сыер исәпләнә. Көнгә 700 килограмм сөт җитештерәләр. Февраль аенда тагын икенче партия маллар кайтырга тиеш икән. Алдагы елларда тагын дүрт мал торагы төзергә исәплиләр.
«Мин үзем Ижевск якларыннан, Кукмарада беренче елын гына эшләмим, әлеге объект та беренчесе генә түгел. Төзелеш өлкәсендә тәҗрибә зур, 13 ел мал тораклары салабыз. Әмма бу программада беренче тапкыр катнашу, тере хайваннар белән тәүге тапкыр эш итәм. Без кооператив составындагы кешеләр белән сөйләштек тә әлеге эшне башлап җибәрдек. Мал тораклары төзелешенә акча керттек, инде дәүләттән 12 миллион сум күләмендә субсидия алуга ирештек. Әлеге программа нигезендә ярдәм бик зур. Проектның чыгымнарын кире кайтару вакыты да бик кыска — бер ел ярым эчендә ул капланып бетәр дип ышанабыз», — дип сөйләде «Ансар» кооперативының генераль директоры Евгений Наговицен.
Кара-чуар токымлы нәселле таналарны читтән алып кайтмадык, Татарстанныкы, диделәр. Алар тәүлеккә 30 килограммнан артык сөт бирергә сәләтле икән. Хәзерге вакытта таналар бозаулый башлаган, сөт савуга керешкәннәр. Ә бозауларны исә туу белән саталар. Аларны тәрбияләү өчен физик һәм матди чыгымнар таләп ителми. Хуҗалар үзләренә малларының сакланышын булдыруны бурыч итеп куялар.
«Максатыбыз — ферманы, андагы эш барышын булдыра алган кадәр автоматлаштыру. Мәсәлән, тирес чыгару, сөтне тиешле температурага кадәр суыту, саклау барысы да автомат рәвештә, бер кнопкага басу белән башкарыла. Сөтне суытканда конденцатор бүлеп чыгарган җылылык вентиляция торбалары аша кудырылып, бинаны җылыту өчен тотыла. Әлеге җайланмалар Россиядә эшләнгән, импортны алыштыра. Саву залы „елочка“ формасында ясалган, ул бер сәгатькә 72 тирәсе сыер саварга сәләтле. Әлеге заманча технологияләр күп кул көчен алыштыра, шуңа күрә тәүлеккә бер сыер савучы, көтү яңарту технологы һәм тракторчы гына кирәк. Ә ветеринария табибларын читтән чакыртабыз, билгеле, маллар авырмасын өчен, профилактик чаралар башкарасы. Мәсәлән, кварталга бер мәртәбә тоякларын каратабыз. Терлек азыгының сыйфатына зур игътибар бирелә. Аны күрше хуҗалыклардан сатып алабыз, лабораторияләрдә тикшертәбез. Әмма, моннан тыш, өстәмә кушылмалар да сатып алырга туры килә, чөнки барысы да тиешле таләпләргә туры килеп бетми. Сыйфатлы продукция җитештергәндә генә аңа яхшы бәя була. Мәсәлән, мин сөтнең бер литрын 40 сумнан сатарга сөйләштем. Бу — бик яхшы хак. Мин монда уңыш күрәм, бу — киләчәк. Иң мөһиме — терлекләр белән дөрес итеп эшләү, аларны вакытында орлыкландыру, вакцина ясау, районга төрле чирләр үтеп кермәүне тәэмин итү. Акчаны кызганмаячакмын, территориягә санитар керү-чыгу юлы эшләтәчәкмен. Чөнки шушы бер ялгышлык аркасында гына да бөтен бизнесны юкка чыгарырга мөмкин», — диде Евгений.
Фермадагы эшне автоматлаштыру, яңа җиһазлар алып кайтуны алга таба да дәвам итәргә планлаштыралар. Сыерларга тарагыч, душ куймакчы булалар. Шулай ук мал торакларында вентиляция торбаларын да көйләп бетерәсе бар, диделәр. Тәрәзәләр урынына абзарларның дивары махсус пленка белән капланган. Ул минус 70 градуска кадәр салкынга, плюс 50 градуска кадәр эссегә чыдамлы, диделәр. Алга таба барысы да монтажланып беткәннән соң, аны, һава йөрсен өчен, бераз төшереп куя торган итеп булачак. Аннан суык һава кереп, бина эчендәге бөтен аммиакны шахта аша урамга куачак.
«Әлеге пленка җылылыкны сакламаса да, поликарбонатларга караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Ә сыерларга артык җылылык кирәк түгел, алар өчен иң оптималь температура — ул минус 8 градус. Иң мөһиме — эчә торган сулары җылы булсын. Әле биредә эшлисе эшләр бик күп. Маллар тәрбияләүнең барлык нечкәлекләрен дә өйрәнеп бетерергә һәм аны эштә кулланырга кирәк. Әгәр башкалар көнгә уртача 32 килограмм сөт сауганда, без 45 килограммга чыга алабыз икән, бу бик яхшы булачак», — дип аңлата Евгений.
Шамил Сәмигуллин, тракторчы:
Авылда шушындый ферма төзелү — бик зур эш. Мин монда ферма салына башлаганнан бирле хезмәт куям. Аңа кадәр колхозда эшләдем. Иртәдән алып кичкә кадәр шушында кайнашам: трактор белән тирес чыгарам, мал карыйм, ашауларын эттереп йөрим...
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев