Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте, беренче булып, язгы кыр эшләренә кереште

Хуҗалыкта берничә көн элек кенә уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр.

Быел яз башка елларга караганда үзенчәлекле булды. Гәрчә ел елны кабатламый. Биек-биек булып өелгән кар көртләре тиз генә эреп бетмәс кебек тоелган иде, әмма алар күз ачып йомганчы гөрләвекләр булып акты. Димәк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен елның иң җаваплы вакытлары җитте. Традиция буенча, язгы кыр эшләренә керешер алдыннан игенчеләр «Урал» хуҗалыгына җыелды.
Ураллылар, елдагыча, әзерлекнең алгы сызыгында. Машина-трактор паркында рәт-рәт тезелгән техника моңа дәлил булып тора. Менә команда бирелер дә, куәтле чәчү агрегатлары таккан тракторлар юлга кузгалыр кебек…

Хуҗалыкта берничә көн элек кенә уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр. 

«Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, аларның «Рассвет» белән берлектә 8 мең 739 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 96 гектарын парга калдыралар, 5 мең гектардан артыгын азык культуралары алып тора, калганында бөртеклеләр игәргә планлаштыралар. Уҗым культураларыннан тритикале — 139, бодай — 579 гектарга, сенаж өчен аларның катнашмасы 326 гектарга чәчелгән.

— Хуҗалыкта җирләрне эшкәртү өчен техникалар да җитәрлек: сиксән биш берәмлек трактор, утыз йөк машинасы, унөч тырма агрегаты, культиваторлар, ике чәчү комплексы, дүрт СЗ-3,6 агрегатлары, катоклау җайланмалары — барысы да төзекләндерелде, — дип сөйләде ул.

2023 елда барлык техникаларын төзек тоту өчен, 31 миллион сум акча тотылган. Техника паркы 35 миллион сумга яңартылган: бер автомобиль, ике трактор, «Туман» агрегаты, төягеч, каток, бөртек чәчкеч, тырма таккыч һәм башкаларны сатып алганнар. Киләчәктә бер кукуруз чәчкече кирәк булачак, диделәр. 

— Көннәр уңай торса, язгы кыр эшләрен 15 көндә башкарып чыгарга мөмкинлегебез бар, — диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов. — Барлыгы 1850 тонна орлык әзерләп куйдык, ихтыяҗ 1000 тоннаны тәшкил итә. Чәчүлек материалны яңартып торабыз, бодай, арпа, борчак орлыкларының яңа сортлары сатып алынды. Аларны агулау өчен дүрт агрегат бар. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 93 килограммнан минераль ашлама тупланды. 

Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 43 мең сумнан артып китә. Язгы кыр эшләре чорына да өстәмә түләүләр билгеләнгән. 

— Безнең хуҗалыкта эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә. Механизатор эшне «бишле» билгесенә башкарса, аңа 30 процент, «дүртле» алучыга 15 процент өстәмә түләү каралган. Ә «өчле» билгесе өчен түләү юк. Шуның өчен эш башланганчы, һәр механизаторга агропаспортлар бирелә, анда түләү бәяләре күрсәтелә. Һәр эшләгән гектарын ул язып бара, ә агроном билге һәм кул куя, — дип сөйләде хуҗалыкның баш икътисадчысы Радик Мөхетдинов.

Илдар Габбасов, районның баш агрономы:

— Районда кыр эшләре бу атна башында башланып китте. Крестьян-фермер һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә 5 мең 300 гектар мәйданда уҗым культуралары, 15 мең 900 гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылачак, 53 мең гектар мәйданда дым каплатылачак. Минераль ашламалар белән авырлыклар юк, район буенча ул тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 74 килограммнан тупланды. Бик күп чәчүлек материал яңартылды, әзерлек 130 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта орлыклар чистартыла һәм җылытыла, киләсе атнага исә агулауга керешәчәкбез. Ә чәчү кампаниясен 10-14 көндә башкарып чыгарга планлаштырабыз. Чәчүлек мәйданнары зур булган хуҗалыкларга исә тагын да җиң сызганып эшләргә туры киләчәк.
Районда азык культураларына зур игътибар бирелә. Аларны 41 мең 900 гектар мәйданда игү планлаштырыла, 28 мең 800 гектар җирне бөртеклеләр алып торачак. Хуҗалыкларда мал күп, терлекләрнең саны 43 меңнән артып китә. Чәчүлек мәйданнары булмаган предприятиеләр дә бар. Аларның да малларын җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев