Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре бара

Яз бигрәк ашыкты быел, кар көртләре күз алдында эреп юкка чыкты. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң дулкынландыргыч, җаваплы вакытлар - елны туйдырырлык көннәр башланды.

Тиздән – чәчү. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан көтеп алды. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, нәтиҗәсе искиткеч әһәмиятле бит.

Әнә районда иң зур чәчүлек мәйданнарны биләгән «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең игенчеләре дә бу араларда кырдан кайтып керми. Хуҗалыкның баш агрономы Илнур Зыятдиновның сүзләренә караганда, алар басуга 31 мартта чыккан. Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырырга өлгергәннәр инде, бүгенге көндә уҗым культураларын ашлыйлар, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплаталар. Агроном уҗымнарның торышыннан канәгать булуын белдерде. Кар тиз эреп бетү сәбәпле, гөмбә авырулары да баш калкытырга өлгерми калган. Ә үләннәрне корткычларга каршы көзлектә үк эшкәрткән булганнар. 

«Хәзерге вакытта басуларда өч К-744, бер КЕЙС, биш МТЗ-1221, өч МТЗ-82 тракторлары эшли. Карлардан сеңгән дымны саклап калу мөһим. Күргәнегезчә, кояш кыздыра, җил дулый, димәк, барысы да парга әйләнгәнче, эшне тиз тотарга кирәк. Яхшы уңышка өмет итү өчен хуҗалыкта бөтен мөмкинлекләр дә бар: ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар юк, техникалар да язгы кыр эшләренә тиешенчә әзер, чәчүлек материал, минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә тупланган. Иң мөһиме – технологияләрне тиешенчә башкарып чыгарга кирәк», - ди агроном.

Хуҗалыкның барлыгы 10 мең 303 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 3 мең 450 гектарын – бөртеклеләр, калганын азык культуралары алып тора. 1500 гектарны силос өчен кукурузга бүлеп биргәннәр. Моңа биш төрле кукуруз орлыгы сатып алынган. Күпьеллык үләннәр 1500 гектар мәйданны били, аларны өч елдан өч елга яңартып торалар.  

Арпаяз авылыннан Рамил Мөлеков «Туман» агрегаты белән җилдереп кенә килеп туктады. Аның уҗым культураларын минераль ашламалар белән өстәмә тукландырган вакыты иде. Хәзерге техникаларны элеккеләр белән чагыштыра торган түгел, беренче утырган тракторым Т-40 иде, ди ул.

«Хуҗалыкта 1994 елдан бирле хезмәт куям. Билгеле, берара китеп тә тордым, әмма кире әйләнеп кайттым. Җирләр өлгереп килә, шулай да агачлыклар янында бата торган урыннар бар әле», - диде тәҗрибәле механизатор.  

К-744 тракторын иярләгән Арпаяз авылыннан Айрат Сираҗетдиновның «Әсәнбаш» бүлекчәсе басуларында дым каплаткан вакыты иде. Аның әлеге тракторны иярләгәненә беренче ел гына әле, аңа кадәр мастерской мөдире булып торган, шулай ук Киров өлкәсендә дә хезмәт куйган.

Механизаторның тимер аты да яңа икән. Үткән ел көзлектә ике ай тирәсе генә  җирләрне туңга сөрүдә эшләгән. «Заманча  техника яхшы инде. Тузан керми, җәен эссе һава торышында, кондиционерын кушып, кабинаны суытырга мөмкин. Тырмага ияргән чүпләрне дә трактордан төшеп чистартасы юк, күтәртелә торган, бик уңайлы», - ди ул.

«Ел саен яз җитүен әзерләнеп көтеп алам, чөнки үземнең дә 25 гектар җирем бар. Анда эшләү өчен бөтен техникаларны булдырдым. Шәхси хуҗалыкта сарыклар, үгезләр асрап гомер итәбез.  Башка елларны басу эшләренә апрель ахырларында, май башларында гына керешә идек, быел яз иртәләде. Бу арада җил бик көчле, көннән-көн киптерә, шуңа күрә тиз-тиз эшләргә кирәк, бер ай тирәсе яңгыр юк, корылыкка гына китмәсен инде. Кырда эшләү үзе бер күңелле ул, кызлар төшке, кичке аш белән сыйлыйлар, рәхмәт, тәмле пешерәләр. Иң мөһиме – хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрергә язсын», - дип сөйләде механизатор.

Фотода Айрат Сираҗетдинов

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk