Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара егетләре үз көчләре белән бозауларны ашату өчен электрон җайланма ясаганнар

Районыбызда алтын куллы, рационализаторлык сәләтенә ия булган яшьләр бик күп. Кукмара егетләре Рифат Әхмиев белән Марсель Басыйровлар да үз көчләре белән бозауларны ашату өчен электрон җайланма ясаганнар. "Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында хәзер бу четерекле эш күпкә җиңеләйгән. Рифат белән Марсель кечкенәдән дуслар, 4нче урта мәктәптә дә бер сыйныфта укыганнар....

Районыбызда алтын куллы, рационализаторлык сәләтенә ия булган яшьләр бик күп. Кукмара егетләре Рифат Әхмиев белән Марсель Басыйровлар да үз көчләре белән бозауларны ашату өчен электрон җайланма ясаганнар. "Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында хәзер бу четерекле эш күпкә җиңеләйгән.

Рифат белән Марсель кечкенәдән дуслар, 4нче урта мәктәптә дә бер сыйныфта укыганнар. ТИСБИның филиалын тәмамлап, юрист һөнәрен үзләштергәннәр.

-Без кечкенәдән электроника белән кызыксынабыз. Китапханәләрдә төрле фәнни әдәбият укып, схемалар өйрәнеп, күп вакытыбызны үткәрә идек. Радио, магнитофон ише вак-төяк әйберләрне җыйганыбыз булды, ә менә яшь бозауларны ашату җайланмасы - "Кормомама" кебек зур масштаблысын беренче тапкыр эшләвебез, - диләр егетләр. Алар инде моңарчы "Кукморагрохимсервис"та эшләгән булганнар, оешма җитәкчесе Валерий Тимофеев егетләрнең мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларга әлеге техниканы ясау тәкъдиме белән чыккан. Чит илдә ясалган "Сөт такси"ларыннан Вахитов исемендәге хуҗалык инде берничә ел файдалана. Ул нигездә яшь маллар өчен азык хәзерләү һәм аны билгеле бер температурада тоту өчен көйләнгән. Ә Рифат белән Марсель ясаган җайланма азык да хәзерли, һәр бозауны үзе ашата да. Мәгълүматларны Интернет челтәреннән табып булса да, аны ясау җиңел генә бирелми егетләргә. Саба районының бер хуҗалыгына барып күреп, өйрәнеп кайталар. Әмма үзләре әйтмешли, техниканы тышкы яктан карап булса да, компьютер системасының эченә күз салып булмый шул.

-Әлеге җайланманы март аенда ясый башладык, шушы берничә ай эчендә тәҗрибәләр күп булды. Әле хәзер дә төгәлләдек дип әйтә алмыйбыз, чөнки һаман саен әле бер детален, әле икенчесен алыштырып төзәтәбез, камилләштерәбез. Материалны үзебездәге кибетләрдән, шулай ук Мәскәү, Кировтан да заказ биреп кайтартабыз, - дип сөйләделәр Рифат белән Марсель. Яшь бозауларны электрон ашату җайланмасының эшләү тәртибе, өстенлекле яклары белән дә кызыксындым. Иң мөһиме - ул терлекчеләр ярдәменнән тыш, яңа туган бозауларны әнисе сөтен алыштырырдай азык белән тукландыру мөмкинлеге бирә.

-Һәр бозауның муенына аның турында мәгълүмат тупланган датчик бәйләнә. Бозау ашату җайланмасына борын төртүгә, аның турындагы информация компьютерга билгеле була. Бозауның туклану вакыты җиткән булса гына сөтне эчә ала, - дип аңлаттылар уйлап табучылар. Әлеге җайланмада су һәрвакыт 45 градуста саклана. Мал ашарга килгәч кенә сөт порошогы су белән болгатыла, ә бозау эчеп киткәч, имчәкләре автомат рәвештә дезинфекцияләнә, ди. Тукландыру җайланмасын иртәнге сәгать дүрттә кабына, кичке сәгать сигездә сүнә торган итеп көйләгәннәр, бер бозауны ашату аралыгы өч сәгать, димәк, ул тәүлеккә биш тапкыр сөт эчә ала.

-Терлекчеләрнең эше күпкә кимеде, чөнки алар эшкә килгәнче маллар ашатылган була, элеккеге кебек һәр бозауга сөтне шешәдән эчертәсе юк. Билгеле, әлеге җайланмага малларны ияләндерү өчен бер-ике көн вакыт кирәк, аннары үзләре килеп ашый башлыйлар, - диде ферма мөдире Артур Тимофеев.

Әлегә үзләре ясаган "Кормомама"ның ничә сумга төшкәнен әйтә алмадылар, чөнки тәҗрибә дәвам итә. Икенче экземплярны ясаганда тагын да яхшыртыбрак эшләргә ниятлиләр егетләр. Һәм күпкә тизрәк тә җыярбыз, диләр алар. Ә Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, чит илдә эшләнгән автомат ашату җайланмасының бәясе бер миллион сумнан артып китә икән.

-Әгәр без әлеге җайланманы ясауны җайга салабыз икән, яңа эш урыннары да булачак дигән сүз. Бу, әлбәттә, зур финанс чыгымнары сорый, хәзерге вакытта шул мәсьәләне хәл итү өстендә эш алып барабыз. Моны үзебез генә башкарып чыгу мөмкин түгел, дәүләт ярдәменә ышанабыз, - диде Валерий Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk