Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илһам Ганиев: Маллардан югары продукция алу өчен, аны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк

Бүгенге көндә районда дүрт азык цехы бар, алга таба аларның саны унга җитәр дип көтелә.

«Без гомер буе малларны печән ашатып үстердек. Хәзер исә монокормны мактыйлар. Аның өстенлеге нидә?» – дип шалтыратты безгә өлкән яшьтәге бер абзый. Әйе, соңгы вакытта монокорм турында күп сөйлиләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының урынбасары Илһам Ганиев белән шул турыда сөйләштек.

«Элек, без кечкенә чакта, хуҗалык печән өләшкән көн үзе бер вакыйга була иде. Чөнки бөтен гаилә белән бергә җыелып басуга барасы, фәлән сутый печәнне кул белән тырмалап җыярга кирәк. Ярый да яңгыр яумаса, юешләнә икән - әйләндерәсе. Ул вакытларда хәзерге кебек пресслагычлар юк бит, төяү - үзе бер мәшәкать. Моның белән генә дә эш бетми, алып кайткач, печәнлеккә менгезәсе. Ә пресслагычлар барлыкка килә башлагач, аңа чират торулар... Ә әби-бабайларыбызга тагын да авырга туры килгән, алар болыннардагы үләннәрне чалгы белән чапканнар, ат арбаларына салып ташыганнар», - диде Илһам Райнур улы, сүзне ерактан башлап.

Әйе, чыннан да, печән хәзерләү - бик авыр, зур тырышлык һәм көч сорый торган хезмәт. Монда эшче куллар да, техника да кирәк. Әмма авыл хуҗалыгы да заманадан артта калмый, технологияләр үзгәрә, яхшыра бара. Әйтик, бүгенге көндә күп хуҗалыклар күпьеллык үләннәрдән печән хәзерләми, ә аны пайчыларга тапшыру һәм сенаж өчен генә үстерә. Районда игенчелек белән шөгыльләнмичә генә мал асраучы фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар барлыкка килә.

«Безнең районда элек-электән ясалма орлыкландыру, нәсел яхшырту буенча зур эш алып барыла. Һәм күп очракта сөт нәселе буенча орлыклар сайлап алына. Бу материал авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә түгел, ә шәхси хуҗалык малларында да кулланыла. Әгәр ясалма орлыктан туган тананы сыер итәбез икән, ул көнгә уртача 35-36 литр сөт бирергә сәләтле. Хәтта кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, “Вахитов” җәмгыятендә тәүлегенә уртача 72 литр сөт бирә торган сыерлар да бар. Маллардан югары продукция алу өчен, аны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Монда сүз абзарда тиешле микроклимат булдыру, рацион нигезендә дөрес тукландыру турында бара. Салам, печән ашатып кына югары нәтиҗәгә ирешеп булмый. Безнең эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кулланыла торган технологияне шәхси хуҗалыкларга да өйрәтәсе килә. Бу сүз сөт, эремчек, каймак өчен генә бер сыер асраучыларга кагылмый, аеруча продукция сатып акча эшләргә теләүчеләр турында бара», - диде Илһам Райнур улы.

Соңгы елларны эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык цехлары эшли башлады. Аларда рацион нигезендә монокорм җитештерелә. Ягъни терлекләр барлык кирәкле элементлар белән баетылган, сыйфатлы азык белән ел дәвамында туклана.

Бүгенге көндә районда дүрт азык цехы бар, алга таба аларның саны унга җитәр дип көтелә. Әлеге предприятиеләр үзләренең терлекләрен генә түгел, ә якын-тирәдә урнашкан авыллардагы шәхси хуҗалык малларын да сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә сәләтле.

«Монокорм ел дәвамында бертөрле ризык ашату дигәнне аңлата. Билгеле, яшеллек чыкканнан соң, күп кеше малларын болынга җибәрә, бу вакытта сөтләре дә әйбәт була. Тик бер ай, ай ярымнан соң үләннәр кибә, туклыклылыгын югалта башлый, һәм сыерларның сөтләре кими, ә аны кабат үз хәленә кайтару бик авыр. Картайган үлән бик авыр эшкәртелә, күп энергияне сарыф итә. Шуңа күрә хуҗалыклар күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне тиешле фазада җыеп алырга ашыга, аннан сенаж, кукуруздан силос сала. Мондый үлән мал организмы тарафыннан җиңел үзләштерелә, энергия юкка сарыф ителми. Әлеге эшләрне тиешенчә башкарып чыгу өчен, хуҗалыклар машина-трактор паркын яңарта, куәтле техникалар сатып ала. Бу җитештерелгән азыкның үзкыйммәтен киметергә булыша. Ә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының мондый мөмкинлеге юк. Бәлки мал асрап керем алырга теләүчеләргә терлек азыгы хәзерләү кебек авыр эшкә вакытны сарыф иткәнче, монокорм сатып алырга һәм сыер санын арттырырга кирәктер», - ди Илһам Ганиев.  

Монокорм составының төп өлешен печән, салам, күпьеллык, берьеллык үләннәрдән сенаж, силос, фураж, көнбагыш һәм рапс түбе, макро, микроэлементлар тәшкил итә, мал өчен куркыныч бер матдә дә юк, дип сөйләде Илһам Ганиев.
Мәмәшир авылыннан, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Шаһиев та үткән ел савым сыерларына монокорм ашата башлаган.

«Мин монокормның 20 килограмм сөткә исәпләнгәнен алам. Аның составында малларга кирәкле барлык элементлар да бар, бу исә сөтне бер күләмдә тотарга ярдәм итә. Әгәр азык кушылмаларын аерым сатып алырга туры килсә, бик кыйммәткә төшәр иде», - диде ул.

Югары Шәмәрдән авылыннан Рашат Даутов белән дә сөйләштек. Ул шәхси хуҗалыгында өч сыер, сарык, бозаулар асрый, малларын бер елдан артык монокорм белән сыйлый. Алар бер сыердан уртача 20-24 килограмм сөт сава:

«Элек монокормны сарык, бозауларга да ашаттым. Хәзер исә сыерларга гына көнгә ике тапкыр: иртән һәм төш турысында бирәм. Кич белән башак болгатабыз. Үзебез хәзерләгән печән, салам, фураж бар, аны да әрәм итәсе килми. Көтү чыга башлагач та, сыерларны монокормнан аерып булмас, кич белән шуны салырбыз, дип уйлыйм», - ди Рашат Даутов.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk