Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенчелек тармагына караш үзгәрә

Тагын өч елдан республикада игенчелек тармагыннан кергән гомуми табыш күләме 45 миллиард сумга җитәргә тиеш. "Татарстан - 2030" стратегиясе кысаларында кабул ителгән махсус проект авыл хуҗалыгы тармагы алдына менә шундый бурыч куя. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан - 2030" стратегиясе кысаларында 2020 елга кадәр республикада игенчелек тармагын камилләштерү...

Тагын өч елдан республикада игенчелек тармагыннан кергән гомуми табыш күләме 45 миллиард сумга җитәргә тиеш. "Татарстан - 2030" стратегиясе кысаларында кабул ителгән махсус проект авыл хуҗалыгы тармагы алдына менә шундый бурыч куя.


Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан - 2030" стратегиясе кысаларында 2020 елга кадәр республикада игенчелек тармагын камилләштерү буенча махсус программа кабул иткән. Аның максаты - игенчелек продукциясен җитештерү күләмен арттыру.

"Татарстан - 2030" стратегиясе ярдәмгә килә

Бу программаны кабул итү юкка түгел, билгеле. Мәгълүм ки, соңгы елларда һава торышы авыл хуҗалыгы өлкәсен корылык белән сыный. Игенчелек тармагындагы проблемалар исә терлекчелеккә генә түгел, ә агросәнәгать өлкәсенең гомуми икътисадына да турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә җитәкчеләр игенчелек тармагында дымлылыкны саклау технологияләренә күчәргә булган да инде.

- 2015 елда игенчелектән кергән гомуми акча күләме 24 миллиард сум тәшкил итте. Тагын өч елдан исә бу күрсәткеч 45 миллиард сумга кадәр җитәргә тиеш. Әлбәттә, игенчелек продукциясенең бер өлеше терлек азыгы буларак кулланыла. Шулай да, без бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирешә алабыз әле, - дип белдерә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Кукуруз, рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм соя...

Мәсәлән, игенчелек тармагына өстәмә 15 миллиард сум акчаны аеруча зур табыш китерергә сәләтле культуралар "бирә" ала. Болар - кукуруз, рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм соя. Әлеге культураларның рентабельлеге 100 проценттан да артып китәргә сәләтле. Бу - чиста табыш якынча 8 миллиард сум тәшкил итәчәк дигән сүз.

- Һәр культурага аерым тукталсак, кукуруз җитештерүне 600 мең тоннага кадәр арттыру күздә тотыла. Бу игенчелек тармагына өстәмә 4,5 миллиард сум табыш китерәчәк. Рапс һәм көнбагыш күләмен исә киләсе өч елда шулай ук 600 мең гектарга кадәр җиткерү кирәк. Бу очракта гомуми акча күләме 9 миллиард сумнан артып китәргә тиеш, - дип дәвам итте сүзен министр.

Шикәр чөгендеренә өметләр шулай ук зурдан. Аның күләмен 2,5 миллион тоннага кадәр арттыру күздә тотыла. Бу игенчелек тармагындагы гомуми акча күләмен 1,2 миллиард сумга кадәр җиткерергә ярдәм итәчәк.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Солтан ИСХАКОВ фотосы

http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/52872-igenchelek-tarmagyina-karash-%D2%AFzg%D3%99r%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk