Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яңгырларга карамастан, Кукмара районы басуларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә

“Восток” җәмгыяте бригадиры Расим Нуриев әйтүенчә, бер эштән икенчесенә бүленергә туры килә, шуның аркасында эш барышы тоткарлана һәм вакыт күбрәк сарыф ителә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләү эшләре кызу темп­лар белән бара. Әмма һава торышының көйсезләнүе, әледән-әле яңгыр явып тору эшкә үз төзәтмәләрен кертә.

“Восток” җәмгыяте бригадиры Расим Нуриев әйтүенчә, бер эштән икенчесенә бүленергә туры килә, шуның аркасында эш барышы тоткарлана һәм вакыт күбрәк сарыф ителә.

– Һава торышы уңай торганда, басудан кайтып кергән юк. Күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж әзерләп куйдык, хәзер инде икенче катның 200 гектарын чабарга өлгердек. Ләкин аннан вакытлыча катнаш азык басуларына күчтек. Яңгырлар нәтиҗәсендә берьеллык үләннәр егылды, шуңа күрә аларны кичекмәстән урдырып алу кирәк. Комбайннарга да мондый шартларда эшләү җиңел түгел – техника авырдан хәрәкәт итә. Бу эшне тәмамлагач, яңадан печән хәзерләүгә кайтачакбыз, – диде ул.

Хуҗалыкның күпьел­лык үлән мәйдан­нары – 1200, берьеллыклар 600 гектарны тәшкил итә. Хәзерге вакытта җәмгыять басуларында ике “МакДон” комбайны берьеллык үләннәрне ура, тагын бер “Ягуар” белән РСМ комбайннары үләннәрне турата. Биш КамАЗ машинасы (өчесе прицеп белән) әзер массаны мегаферма территориясендәге базга ташып тора. Расим абыйның сүзләренә караганда, механизаторлар кырга иртәнге сәгать җиденче яртыларда чыгып китеп, кич белән җиде-сигезләргә кадәр кайтып керми. 

Мегаферма янындагы сенаж траншеясында бер трактор яшел массаны өеп, берсе тыгызлап тора иде. Түбән Шәмәрдән авылыннан Равил Рәхимҗанов “Амкодор”ны иярләгән. Ул – хуҗалыкта иң өлкән механизаторларның берсе. Аңа быел 68 яшь тула. Бүгенге көндә пенсиядә булса да, яшьләрдән калышмый, хәтта төнге сменага да чыга.
Равил абый гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган. 1976 елдан башлап хуҗалыкта хезмәт куя, ара-тирә башка эшләргә китеп торса да, күңеленә якын булган хезмәтенә яңадан әйләнеп кайта. Пенсиягә чыккач та, ярдәм кирәк дигәч, эштән читләшеп калмый.

– Хезмәт юлымны чылбырлы тракторда башлаган идем. Аннары Т-150, МТЗ-1221гә утырдым, хәзер менә “Амкодор”да сенаж таптатам. Техникам да “яшь” түгел инде, әмма борчыганы юк. Нинди эш кушалар, барысын да башкарабыз. Әмма яшь барган саен, күтәреп эшләп булмас иде, ә техника руленә көч җитә, бирешмибез әле, зарланган юк. Яшьләр белән эшләве үзе бер рәхәт, күңелләр күтәрелеп китә, – диде ул.

Сенаж базында эшләүче тагын бер трактор-төягечтә – Ядегәр авылыннан Дамир Хәлимов. Ул хуҗалыкка беренче тапкыр Янилдәге училищеда укыган вакытта практика үтәргә килә. Уку йортын тәмамлагач, шәһәргә китә, төрле җирләрдә эшли. Әмма соңрак кабат туган якларына әйләнеп кайта һәм 2018 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куя. 

– Беренче утырган тракторым да төягеч иде. Ике елдан соң миңа әлеге яңа техниканы тапшырдылар. Нинди эш кушылса, шуны башкарабыз. Хезмәт көне иртәнге сәгать җидедә башлана, ә кайту вакыты эшнең күләменә карап төрлечә була. Җәй көне тракторда йөрү аеруча рәхәт һәм күңелле. Авылга кайтканыма бер дә үкенмим. Бүген хезмәт хаклары да, яшәү шартлары да шәһәрдәгедән әллә ни аерылмый. Үзебез дә мал асрыйбыз, хуҗалык терлек азыгы белән ярдәм итә. Аллага шөкер, барысыннан да канәгать, – ди Дамир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев